Туганайлар

Керәшенлегебезне югалтмыйк

Яңа ел бәйрәме кунаксыз буладимени? "Туганайлар"да да бүген кунак бар. Ул - Татарстанның халык артисты, сөекле җырчыбыз - Галина Казанцева. Укучыларыбыз да кызыксына, безнең дә беләсебез килә: үтеп киткән ел аның тормышында нинди истәлекләркалдырган, агымдагысына нинди планнар белән керә? Җырчы белән шулар хакында гәпләшеп алдык. - Галина Александровна, 2014 ел...

Яңа ел бәйрәме кунаксыз буладимени? "Туганайлар"да да бүген кунак бар. Ул - Татарстанның халык артисты, сөекле җырчыбыз - Галина Казанцева. Укучыларыбыз да кызыксына, безнең дә беләсебез килә: үтеп киткән ел аның тормышында нинди истәлекләркалдырган, агымдагысына нинди планнар белән керә? Җырчы белән шулар хакында гәпләшеп алдык.

- Галина Александровна, 2014 ел Сезнең өчен нинди ел булды? Сөенечләр китерә торганмы, әллә, киресенчәме?

- Исән-сау булган кешегә, яңа туган һәр көн уңыш китерә. Исәнлек-саулык булганда, һәр кеше үзенә-үзе сөенеч тудырып, матурлык табып яши ала. Дөнья киң һәм шундый матур, кеше профессия эчендә генә яшәми - профессиядән башка бик күп юнәлештә дә тормыш бара икән. Мин моны әле соңгы елларда гына бөтен тулылыгы белән аңладым.

2014 ел - минем өчен йорт, хуҗалык һәм җир белән бәйле булды. Бала чакта шундый әкиятне укыганым бар иде. Имеш, бер патша, ил белән идарә итүеннән туеп, качып, бер авылга барып чыккан. Үзенең кем икәнен берәүгә дә белдермичә, крестьян хуҗалыгында эшли башлаган. Бакчасыннан искиткеч мул уңыш җыеп алган. Сораша торгач, вәзирләре аны эзләп тапканнар, кире кайтуын үтенгәннәр. Ул аларга: "Мин үстергән кәбестәләргә бер күз төшерсәгез дә, сез минем тәхеткә кайтуымны сорамас, миңа монда ничек рәхәт булганын аңлар идегез", - дигән.

Тәхеттә утырганым булмаса да, быел үземне зур кәбестә үстергән патша хәлендә тойдым. Әнием инде шактый олы яшьтәге кеше, янәшәсендә кемнеңдер булуы кирәк. Узган ел аның янында, күбрәк, миңа булырга туры килде. Тукай районы Иске Җирекле авылындагы йортыбызда яшәдек. Теге патша кебек, кып-кызыл, эре-эре җиләкләр, әкияттәгедәй алсу алмалар үстердем. Күптән түгел утырткан груша агачым да беренче җимешләрен бирде. Болардан тыш, үземнең балта эшләренә дә оста булуымны ачыкладым: тавык-чебешләр өчен, үз кулларым белән кетәклек ясап куйдым. Материал алып, кирәгенчә кисеп, шөрепләр белән беркетеп куюлар, аннары үз эшеңә үзең бәя биреп, куанып басып торулар, әйтеп-аңлатып бирә алмаслык шатлыклы минутлар тудырды.

- Авыл тормышы белән генә яшәп, иҗат, сәнгать дөньясына бөтенләй нокта куймагансыздыр бит...

- Сәнгать кешесе, үзе бик теләсә дә, җыр, иҗат дөньясы белән арасын өзә алмый. Ул бит безнең барлыгыбыз, безнең халәтебез. Иртән торгач та, тавышыңны барлыйсың, өйрәнелгән күнегүләреңне үтисең, күңел кылларыңны табигать белән бер нотага көйләп куйгач кына, башка эшләреңә күчәсең. Соңгы вакытларда фольклор белән кызыксынуым көчәйде (дөрес, минем беркайчан да аннан ераклашкан булмады), шуның белән бәйле иҗади планнарым туып килә. Хәзергә бөтен карталарымны да ачып салмыйм әле, шулай да, газета укучыларыбыз тиздән бу хакта ишетерләр дип ышанып калам. Керәшен фольклоры, аны башкару - бик четерекле мәсьәлә, суктым-бәрдем белән генә аны күтәреп булмый. Нинди дә булса җүнле эш китереп чыгарып булыр дип өметләнәм.

- Яңа ел төнендә һәр кеше күңеленнән үзенә дә, якыннарына да теләкләр тели. Шәхси тормышыгызны үзгәртердәй берәүнең килеп чыгуын теләмәдегезме?

- Юк, теләмәдем. Минем әби: "Авыртмас башка тимер тарак нигә кирәк ул?" - дигән әйтемне кулланырга ярата иде. Мин дә шулай дим. Һәрхәлдә, хәзерге планнарымда андый пункт юк. Аллага закон сала алмыйм, анда ниләр язылып куелганын алдан берәү дә әйтә алмый. Мин дә белмим. Якыннарыма исәнлек теләдем. Исәнлек-саулык теләү беребезгә дә артык булмас. Улым семьясына саескан борынында
китергән бер бик сөенечле хәбәр бар: ишәергә, нәселебезне арттырырга исәпләре. Шуңа бәйләп, аларга исәнлек-саулыкның иң-иң югары дәрәҗәдәгесен телим.

- Газета укучыларыбызга, карендәшләребезгә җиткерәсе нинди теләкләрегез, сүзләрегез бар?

- Тормышта нинди генә аңлашылмаучанлык, көйсезлек килеп чыкмасын - туганлык хисен югалтмаска, күңел җылысын саклап кала белергә кирәк. Заманалар безнең тормышларга да күп үзгәрешләр, төзәтүләр кертте. Кызганычка каршы, аларның күбесе безнең файдага түгел. Карендәшләрем, керәшеннәргә генә хас кече күңеллелекне (тар күңел димим!), самимилекне, беркатлы ышанучанлыкны саклап кала алсак иде. Керәшенне керәшен иткән төп сыйфатыбыз бит ул безнең сабыйларча беркатлылыгыбыз. Әбием әйтә торган тагын бер әйтемне искә алам. Ул: "Яхшы якны күтәрә бел, начар якны оныта бел", дип тә әйтә иде. Бик мәгънәле сүзләр бу. Туганнарга карата да, күршеләргә карата да, башка халыкларга карата әйтсәң дә нәкъ урынында.

Яңа елда да, гомумән, тормышыбызның буеннан-буена янәшәбездә дөрес күңелле, чын кешеләр булсын, битлек киеп йөрүчеләр очрамасын иде. Үземә теләгәннәрне карендәшләремә дә телим. Бергә яшик, аңлашып яшик. Яңа еллар белән барчагызны да!

Әңгәмәдәш: Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: