Туганайлар

Карендәшебез Александр Кузьмин шигырьләре

Александр Ефимович Кузьмин Зәй районы Урта Баграж авылында 1940нчы елда туган. Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлап ун ел мәктәптә укытучы булып эшли

Киләчәкне көтәм

Хәшәрәтләр тулган илгә,

Калмагандыр чиста урын.

Без имансыз бәндәләргә

Ни әйтер соң килер буын?

Яз да килер, кар да эрер,

Пар эчендә калыр басу.

Илемдәге чүп-чарларны

Алып китәр, бәлки, ташу...

Яз да җитте, кар да бетте,

Ташулар да акты шаулап...

Без йөрибез үзгәрмичә,

Уйлар белән бура бурап.

Киләчәкне белел булмый.

Бизмәнгә дә булмый салып.

Үзе килеп терәлмичә,

Булмый аны тартып алып.

Әле явар ләйсән яңгыр,

Бөреләнер тагын чәчәк.

Хәзер авыр, ничек булыр

Көтеп алган бу киләчәк?..

 

Яшьләргә

Кеше туа җиргә, атлап китә,

Бәлки әле ниләр күрәсен,

Тирән упкын, текә таулар,

Кин елгалар аша үтәсен.

Тормыш дигән урман-чытырманны

Ерып барулары, һай авыр,

Ул гынамы, фани дөнья бит ул,

Каршы исә әле җил-давыл.

Матур көннәр була, шыксыз көннәр,

Елларның да була төрлесе.

Киләчәген белми бер кеше дә,

Язмышны да шулай, кем белсен?!

Еллар тыныч, күгең аяз булмый,

Бәхет кенә булмый юлдашың,

Шатлык кына алып килми тормыш,

Гел хәерле булмый юл башы.

Ә шулай да...

Нигә үкенергә, кидем диеп

Муеныма тормыш камытын.

Җиһандагы бармак гүзәллекне

Кочагыңа җыеп,

Җырлап кына яшәр вакытың.  

 

Туган авылым - Багражым

Синдә генә бит ул саф чишмәләр

Синдә генә бит ул тау ягы.

Синдә генә еракларда калган

Ямьле яшьлек илем - Багражым.

 

Тугыз җирдә ага тугыз чишмәң,

Тугыз торле дәва халкыңа

Алыштырмас идем сине һич тә

Асылташка. көмеш, алтынга.

 

Бакча артларына сынып кына

Чылтырап ага ике инешең.

Бөдрә талларыңа карый-карый.

Авылым, сиңа кайтып килешем.

 

Тирәк асларында кача-поса

Серләшүләр үзе ни тора!

Сандугачлы әрәмәсе белән

Багражым үзенә чакыра.

 

Тау астында челтер-челгер ага

Шифалы су - Минәй чишмәсе.

Салкын суын акың авыз итми

Ничек инде узып китәсең.

 

Ул болының, урманың, суларың

Җыйганнар бит барлык төсләрне.

Тарихларга кергән Кашка тавың

Узенә тарта һаман яшьләрне.

 

Авыр елпар сиңа көн бирмәде.

Кыерсытты сине һәрьяклап.

Нигезеңнән йолкып алыр булып

Торды сине һәрчак чабаклап.

 

Гаярь ирләрең дә бик аз калган,

Биргәнсең шул инде билеңне.

Тынып калган моңсу урамнарга

Яшьлек кабат кайтып керерме?

 

Уйсулык та, моңга күмелгән дә,

Уйлый кебек ул да яшь чагын...

Уйланырга вакыт җиткәндер шул,

Туган авылым - моңлы Багражым.

 

Җырчы кошларыңны тыңлый-тыңлый,

Үтте бала чагым, яшь чагым.

Нинди генә хәлдә булсаң да син,

Сиңа кайтам, сиңа Багражым.

"Керәшен сүзе"ннән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: