Туганайлар

Кәҗә-Мәкәрҗә

(Әкият) Зәңгәр Ат елын озатып, Зәңгәр Кәҗә елына кереп барабыз. Кәҗәнең дә ниндие генә юк. Безнеке сөтле, мамыклы, тәүфыйклы мал булсын. Борын-борын заманда, Кәтри исемле Әби патша хакимлек иткән чакта Зичәбаш авылында булган бу хәл. Яшәгән, ди, булган, ди, Кәҗә Җәкәү исемле бер бәндә. Кәҗә Җәкәүнең бик уңган, бик чибәр...

(Әкият)

Зәңгәр Ат елын озатып, Зәңгәр Кәҗә елына кереп барабыз. Кәҗәнең дә ниндие генә юк. Безнеке сөтле, мамыклы, тәүфыйклы мал булсын.

Борын-борын заманда, Кәтри исемле Әби патша хакимлек иткән чакта Зичәбаш авылында булган бу хәл. Яшәгән, ди, булган, ди, Кәҗә Җәкәү исемле бер бәндә. Кәҗә Җәкәүнең бик уңган, бик чибәр карчыгы да булган. Ул карчыкны Үкчинҗә җиңги дип җөртә торган булганнар.

Менә шул карт белән карчыкның Җәмәлҗән исемле бердән-бер уллары Кәтри патша өчен сугышта һәлак булган. Шуның кайгысын кичерә алмаенча, Җәмәлҗәннең катыны Үгәпи килен дә иртә дөнҗа куя. Җәкәү карт белән Үкчинҗә карчык янында бердән-бер Гөрпинә исемле оныклары кала. Карт белән карчык кайгыра:

- Бу җәтим җәш баланы ничек үстерербез? - дип җылашалар икән.

- Җарар, карт, - ди Үкчинҗә җиңги. - Болай утырып эш чыкмас. Бар, Мәкәрҗә базарыннан бер кәҗә алып кайт. Шуның сөте Гөрпинә балакаемның ризыгы булыр, - дип әби тәңкәләр тезелгән түшлеген салып бабайга бирә.

Җәкәү бабай түшлекне сатып, Мәкәрҗә ярминкәсеннән бик зур мөгезле бер кәҗә алып кайта. Мәкәрҗә җәрминкәсеннән алып кайтканга күрә малга Кәҗә Мәкәрҗә дип исем кушалар.

Һәй сөенешәләр әби белән бабай.

Алардан битәр бәләкәй кыз Гөрпинә шатлана. Шуннан соң Гөрпинә кәҗә турында җыру әйтә:

Кәҗә, кәҗә, Мәкәрҗә,
Кермә минем бакчага!
Кысылырсың, үләрсең,
Биш тиен акча түләрсең!

Бу Кәҗә Мәкәрҗә гади генә кәҗә булмаган. Бик мут кәҗә булган. Ә мут булмаган кәҗә бармы соң ул? Юк! Булмый мут булмаган кәҗә дөнҗада. Кәҗә Мәкәрҗә өстәвенә бик карак та булган, ди. Ә карак булмаган кәҗә бармы соң ул дөнҗада? Юк, булмый карак булмаган кәҗә! Шулар өстенә Кәҗә Мәкәрҗә тәмле тамак булган. Алагаем күп ашаган, күп ашаса да, сөт бирмәгән. Сөтсез булганы өчен бу кәҗәне әби белән бабай бик каты тиргәгәннәр. Мәкәрҗә кәҗәсе хуҗаларының сөйләгәннәрен тыңлап торган да кычкырып торып үзенчә җырлап җибәргән:

Бабай мине Мәкәрҗәдән

Сатып алды акчага:
Сатып алса да акчага,
Керми түзмәм бакчага.

Бакчаларга керермен лә,
Болыннарда йөрмәмен:
Кишер, шалкан ашасам да.
Бер тамчы сөт бирмәмен.

Әби белән бабай да, онык кыз Гөрпинә дә мут кәҗәнең бу сүзләрен ишетмәгәннәр. Ишетсәләр дә, аңламаган булырлар иде, кәҗә бит ул үзенчә җырлый. Икенче көнне Үкчинҗә җиңги Кәҗә Мәкәрҗәне болынга, көтүгә куган.

- Бар, бар, кәҗәкәй, болыннарда җөр, тау битләрендә кыркын. Бәләкәч кызыбыз Гөрпинәгә күп итеп куе сөт җый! - дип сөйләнә икән карчык.

Ә Кәҗә Мәкәрҗә мөгезен кәкрәйтеп, шөлдерен шөлдерәйтеп, тавышын мекердәтеп, сакалын сәлперәйтеп теләртеләмәс кенә көтүгә киткән.

Күп тә узмастан, Кәҗә Мәкәрҗә шөлдерен шөлдердәтеп, тавышын мекердәтеп, сакалын сәлперәйтеп кайтып та җиткән. Җәкәү шаккаткан. Кояш әле төш турына да җитмәгән, ә Кәҗә Мәкәрҗә әрсезләнеп, бакчага кереп, чәчәкләрне, кыярларны, суган кыякларын кыркып йөри, ди.

Шуннан соң бабай әйткән кәҗәгә:

- Җә, Кәҗә Мәкәрҗә, бу ни кыланышың? - дигән. - Мин сине кыйбат бәягә Мәкәрҗә тик ле Мәкәрҗәдән сатып алып кайттым. Ә син көтүдән качкансың - бер җазык. Бакчага кергәнсең - ике җазык. Алай ярамый. Бар, къазер үк болынга, көтүгә кит! Бабайның сүзен хуплагандай кәҗә:

- Җарар, бабай, җарар, - дигәндәй баш селкетеп, сакалын сәлперәйтеп торган да болын җагына таба киткән.

- Матри, кәҗә, мөгезеңә чорнап куй, кабат караклашсаң, кабаттан качып кайтсаң, чыбык белән тиреңне тунармын! - дигән карт.

Кәҗә тыкрыктан борылгач та, бура почмагына күләгәгә кереп киткән. Көне буе рәхәтләнеп шунда күшәп яткан-яткан да кич җиткәч кенә өйгә кайткан. Кайтуынкайт кан, ләкин җиленендә бер тамчы да сөт булмаган.

Бабай тагын кәҗәне бик каты ачуланган. Зичәбаш къалкы Җәкәү картның көн саен шул мур кыргыры кәҗә белән интегеп җәшәгәнен күреп, аңа Кәҗә Җәкәү кушаматы тагып куйган, имеш.

Икенче көнне кәҗәне онык кыз Гөрпинә куып караган.

Кәҗәне ул болынның иң түренә, сусыл-тәмле үләнле җиренә илтеп куйган. Илтеп куйган да җырлый-җырлый авылга кайтып киткән. Капка төбенә кайтып җиткәч, мекердәгән тавышка борылып караса, ни күрсен? Кәҗә Мәкәрҗә аңа ияреп кайткан лабаса. Кайткан да туп-туры өйгә дә кереп киткән бу.

Бабай тагын кәҗәгә үгет-нәсихәт бирергә уйлаган.

- Минем карактирым шулай, - дигән кәҗә. - Мин ирекле кәҗә. Тау битләрендә сикерә-сикерә җөрергә, мин кыргый кәҗә тәкәсе түгел, панимаешь. Мин Макарҗа Җармаркинский кәзә, понял? Минем дә сезнең кебек өйдә, гүрнәчәдә яшисем килә. Абзарда түгел, гүрнәчәдә. Астыма ястык-мендәр салып, өстемә юрган ябынып, кешечә яшисем килә.

- Син кәҗә! - дип кычкырган Җәкәү карт. - Син кешеләргә сөт, мамык, җон бирергә тиешсең! Кәҗәләрнең вазифасы шул!

- Юк! - дип кычкырган кәҗә, үзе сәкегә сикереп менгән.

Җәкәүнең шул кадәр ачуы кабарган ки, түзмәгән, киребеткән кәҗәсенең койрыгын урап тоткан да, чыбык белән кыйный башлаган.

Ул вакытта, Кәтри патша заманында, кәҗәләрнең койрык лары бик озын булган, ди.

- Къодайның ачы кагаре суккыры! Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел дип белеп әйткәннәр картлар. Менә сиңа гүрнәчә, менә сиңа җурган! - дип, Җәкәү карт Мәкәрҗәнебик каты кыйнаган.

Кәҗә Мәкәрҗә көч-хәл белән хуҗасы кулыннан ычкынган. Шулай тарткалаша торгач, кәҗәнең койрыгы өзелеп чыккан. Менә шул көннән алып барлык кәҗәләрнең дә койрыклары кыс ка булып калган. Кәҗә Мәкәрҗә мөгезен кәкрәйтеп, шөлдерен шөлдердәтеп, сакалын сәлперәйтеп, аяклары кая атлый, шул җакка качып-чабып киткән.

Авырту-сызланулары басыла төшкәч, мур кыргыры, үзалдына зарлана башлаган:

- Сөт, мамык кирәк булган аларга! Итем белән тирем дә кирәк түгелме тагын?

Кая барырга инде хәзер, дип кәҗә җул буйлап киткән. Шулай бара торгач, Кәҗә Мәкәрҗә карурманга барып керә. Монда хуҗа булып рәхәт тормышта яшәргә тели ул. Тик урманда җаңа килмешәк пәйда булуын җанварлар тиз ишетеп алалар. Җитмәсә, Кәҗә Мәкәрҗә алар биләмәсендә теләсә ничек башбаштаклык та кылып йөри икән.

Бервакыт Кәҗә Мәкәрҗә бүрене очрата.

Бүренең исеме Азаутеш икән.

- Урманда нишләп йөрисең? - дип улаган Азаутеш. - Урман минеке! Килгән җулыңнан кит, җукса кабам да җотам. Мин - Азаутеш!

- Ә мин Җармарка Макарьевский кәзә булам, понял? Не таких видали, - дигән Кәҗә Мәкәрҗә. Моны ишеткәч, Азаутеш, ни йөрәкле булса да, кәҗә җаныннан аттырган гына. Куркуыннан үзенең бүре икәнен дә оныта язган.

Шулчак Кәҗә Мәкәрҗә каршына Гөрес-Мәрес исемле аю чыга.

- Һа-й, илбасар, ычкын моннан, ычкынмасаң мин сине ботарлап кырмыска өеменә ыргытачакмын! - дип үкергән аю.

Кәҗә Мәкәрҗә мөгезләрен төбәп аюга таба килә башлаган. Үзе нидер сөйләнә икән. Мәкәрҗәдә урысчаны су урынына эчәргә өйрәнгән шул.

- Не таких видали, - дигән Кәҗә Мәкәрҗә.

Урманда яшәүче әтәч бу хәлләрне күреп, ишетеп торган. Әтәчнең исеме Чалгый-Болгый икән. Ул бу килмешәк кәҗәгә каршы бер хәйлә уйлаган. Кәҗә Мәкәрҗә бер карт имәнгә ышкынып торганда, моның янына Чалгый-Болгый әтәч килгән. Йомшак кына сүз кушкан.

- Исәнмесү-ү-үз, Кәҗә Мәкәр җә әфәнде-ү! - Чалгый-Болгыйның болай кешечә исәнләшүе Кәҗә Мәкәрҗә күңеленә хуш килгән.

- Кыхым, кыхым, беләсеңме, Кәтри әби патша җаңа указ чыгарган, - дигән әтәч.

- Юк, белмим, не таких видали, - дигән кәҗә.

- Кәҗәләргә налуг салырга указ бар ди! Әби патша писерләре авыл саен җөреп һәр кәҗә башыннан налук җыя икән. Әгәр дә кәҗә налук түләмәсә, аны суеп, тиресен тунап, Кәтри патшага оек тегәләр, ди.

Шулчак Чалгый-Болгый башын артка борып музыка уйнаган тавыш чыгара башлый:

- Айт-ва, айт-ва, ту-тут-тур-ту…

- Әнә, музикәләре ишетелә. Писерләр гөрнәдирләрне ияртеп монда килә. Айтва, айтва! Шагуумарыш! Гөрнәдирләр килә атлапатлап, Урман печәнен таптап, айтва! Кәҗәләр капуут! Чоортт!

Кәҗә Мәкәрҗә куркуыннан алга ыргылган. Имән ботакларына эләгеп хәтта мөгезләре дә сынып калган. Аңа игътибар итәр чакмы? Башны сакларга кирәк, башны! Урманны чыккач кына бераз тынычланган Кәҗә Мәкәрҗә.

- Не таких видали, - дигән.

Ләкин моннан соң урманга җакын да бармаган. Әрәмәлекләр, җәшелчә түтәлләре булганда нигә кәҗәгә урман?

Мөгезсез калгач, Кәҗә Мәкәрҗәгә Мүкләк дигән яңа кушамат такканнар. Мүкләк кәҗә кышын да, җәен дә азык таба алмыйча интеккән. Ачка үлмәс өчен авылларга барып карак лаша башлаган. Караклашкан саен аны тотып кыйный торганнар. Шуннан соң, Кәҗә Мәкәрҗә-Мүкләк турында Зичәбаш халкы бәет чыгарган:

Кәҗә кергән бакчага сәбәп белән,

Пәкъри аны сугып еккан сәнәк белән;
Кәҗә әйткән: Алла, билем сынды, дигән,
Пәкъри әйткән: инде җаным тынды,дигән.

Соңрак кәҗә Җәкәү карт каралтысына кайтырга булган. Әйләнеп кайткач күп итеп сөт җыя башлаган. Гөрпинә кинәнгән тәмле сөткә. Кызганыч, мутлыгы аркасында күргәннәре үзенекен иткән: кәҗә озак та тормаган, дөнҗа куйган.

- Кәҗә Җәкәү кәҗә асрап карады, уңмады, - дип Зичәбаш калкы шул көннән чучка асрый башлаган, ди.

Чынлап, чынлап, валлаһи, ышанмасагыз, Зичәбашка барып карагыз. Казер дә Зичәбашта һәр ишегалдында чиелдый-чиный бик матур дуңгыз балалары чабышып җөри.

Рабит БАТУЛЛА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: