Иван Алексеев "Мин - табигать баласы"

Татарстанның Бик матур төбәге - Менделеев районының Иске Гришкин (Бигәш) авылында туып үскән карендәшебез Иван Алексеевның иҗатын тәкъдим итәбез
Автор үзенең "Мин - табигать баласы" дип атлаган китабының кереш сүзендә болай ди: "Мин балачактан ук поэзияне яратам. Үзем дә шигырьләр язам, алар аша үземнең уй-кичерешләремне, табигатькә булган тойгыларымны, гомумән, тормышка карашымны башкалар күңеленә җиткерәсем килә".
Иван Алексеевның күп кенә шигырьләрендә табигатькә булган мәхәббәте, аның белән хозурлануы зур урын алган.
Чишмә
Тау битеннән чишмә агып чыга,
Камышлыкка кереп югала.
Татлы суы, дәртле суы белән
Гөлчәчәкле илне сугара.
Челтер-челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары.
Су өстендә җем-җем итә
Алтын кояш нурлары.
Эчеп тумас тәмле суларында
Сихри көч бар, тыңла, эч аны!
Җырларында ишетелә сыман
Әби-бабайларның моң-зары.
Челтер-челтер чишмә җырлаганда
Ярсып тибә башлый йөрәгем.
Тик чишмәләр генә югалмасын -
Шушы минем изге теләгем.
Туган ягына багышланган иҗат җимешләре дә күп:
Туган ягым
Минем өчен иң зур бәхет -
Гомер итү туган җиремдә.
Кирәк булуыңны тоеп яшәү
Шушы газиз җиргә синең дә.
Кояш чыгып, алсу таң атуын
Каршы алу үзе ни тора!
Туган туфрагыңда шатлык арта,
Кайгы-сагышлар да онытыла.
Күкрәк тутырып суласаң
Туган якның һавасын -
Тәнгә сихәт, җанга рәхәт,
Чиксез шатлык аласың.
Болындагы кошлар җыры
Күңелне дәртләндерә.
Саф, чиста чишмә сулары
Тәнгә көч-куәт бирә.
Кая барсам, сагынып кайтам -
Гашыйк табигатенә.
Менә тагын шигырь яздым
Туган як хөрмәтенә.
***
Кырларында гөрләп иген шаулый,
Кошлар оча биек һавада,
Елгаларда су челтерәп ага,
Дөнья матур, рәхмәт Ходайга.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 11:11Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды13000
-
28 февраль 2021 - 06:58Татар дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсе булачак Концертта филармониянең джаз-оркестры, Татарстанның атказанган артистлары, Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнашачак8100
-
28 февраль 2021 - 06:50Кәрәзле телефонның зыянын киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бүгенге көнне кәрәзле телефоннарсыз күз алдына китерү кыен. Кем өчендер телефон аралашу чарасы гына булып торса, күпләрнең эшчәнлеге телефон белән тулаем бәйле4900
-
28 февраль 2021 - 06:30Происхождение фамилий нагайбаков: Яковлев Самые распространённые фамилии жителей Остроленского сельского поселения: значение и происхождение фамилии Яковлев4500
-
28 февраль 2021 - 06:16Фотоларда керәшен тарихы - Бахта авылы үзешчәннәре Узган ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, үзебезнең “Туганайлар” газетасындагы “Гасыр җөзе” дигән махсус рубрикада керәшеннәрнең элекке тормышын, көнкүрешен чагылдырган фотолардан архив туплый башлаган идек4900
-
28 февраль 2021 - 06:01Из истории деревни Комаровка Мамадышского района Известна с 1762 года. До 1860-х годов жители относились к категории государственных крестьян. Занимались земледелием, разведением скота, лыко-мочальным промыслом9100
-
27 февраль 2021 - 11:07Питрәч керәшеннәре айлыгы тәмамланды Җырчы Җәкәү йортында матур концерт оештырылды10700
-
27 февраль 2021 - 10:11Василий Иванов белән блиц-сораштыру Тракторист-профи, блогер Василий Ивановтан кызыклы сораулар ишеттек8500
-
27 февраль 2021 - 09:118 мартка нәрсә бүләк итәргә ярый һәм ярамый? Киләсе атнада кабат озын бәйрәм яллары көтә, җәмәгать. Бу юлы инде гүзәл затларыбызны тәбрикләячәкбез. Якыннарыңны нинди бүләк белән сөендерергә? Бәйрәм кәефен бозмас өчен, 8 март көнне нинди бүләк бирүдән сакланырга?7600
-
27 февраль 2021 - 06:57Ансамбль «Натукай» сохраняет народную культуру кряшен В феврале 2011 года талантливыми женщинами, коренными кряшенками села Назаровка, в целях сохранения народных традиций, обрядов и обычаев кряшен был создан фольклорный ансамбль «Натукай» (перевод - Наталья) на базе сельского клуба села Назаровка10501
-
27 февраль 2021 - 06:48Елизавета Малова туган авылында иҗат кичәсе уздыра 7 марта шагыйрә Елизавета Малованың ижат кичәсе булачак.17601
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
26 февраль 2021 - 16:12В Казани откроется выставка художника-чеканщика Александра Иванова «Гостеприимный Татарстан»Выставка продлится до 28 марта 2021 года11100
-
26 февраль 2021 - 06:29Йомырканы суыткычта сакламагыз Ни өчен алай эшләргә ярамаганын белә идегезме?26200
-
27 февраль 2021 - 06:48Елизавета Малова туган авылында иҗат кичәсе уздыра 7 марта шагыйрә Елизавета Малованың ижат кичәсе булачак.17601
-
28 февраль 2021 - 11:11Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды13000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика