Иске Гришкин авылында булган мәзәк хәл

Туган якны өйрәнүче педагог Иосиф Камашевның "Шәп көтүчеләр" дигән мәзәге
Авыл советы рәисе булып эшләгән чак. Күрше удмурт авылыннан урман каравылчысы килеп төште. Бу миңа: “Авыл көтүегез яңа утырткан посадкага кергән, таптап бетергәннәр. Разберитесь, понимаешь”, – дип китеп барды. Шулай да иртәгә иртән шул посадкада очрашырга булдык.
Кич белән көтү кайткач, көтүчеләрне күрдем. Ул вакытта авыл көтүен договор буенча алып көтәләр иде (хәзерге кебек өй чираты белән түгел). Мин әйтәм боларга: “Нигә көтүегезне күрше авылның яңа утырткан посадкасына керттегез. Урман каравылчысы килде, штраф түләтәм дип кайтарды. Иртәгә иртән шул посадкада безне көтеп торачак дим”. “Ярый, бер дә борчылма, иртәгә иртән безнең янга көтүлеккә кил, ул да килсен”, диләр, исләре китмичә.
Икенче көнне иртән ат җигеп, киттем мин шул көтүлеккә. Барсам, теге урман каравылчысы шул посадка буенда, авыл көтүе дә ашап йөри, тик көтүчеләр генә юк. Бетте баш, мин әйтәм, бар икән күрәселәр. Шулай урман каравылчысы белән бер-беребезгә эндәшми карап торабыз. Берзаман таллыклар арасыннан башына бүрек колагын алга каратып төшергән, бер җиңле пиджак кигән, кулына күсәк тоткан, телсезләрчә сөйләнеп, үгез кебек мөгерәп озын гәүдәле Микулай килә. Икенчесе, Яшкә, ике сүзнең берсендә немец сүзе катыштырып нидер мыгырдана.
Каравылчы сораулар бирә, ачулана башлады. Тегеләр тагын да ныграк кызалар. Микулай миңа да, каравылчыга да күсәге белән кизәнә, болгана. Яшкә гел һавага таба күрсәтеп, үзенчә сөйләнә.
Каравылчы торды, торды да әйтә:”Шушымы сезнең көтүчеләр, каян боларны таптыгыз, дураки чтоли?” ди. Мин әйтәм:”Башка кеше юк, менә аларны ялладык инде”дим. Шуннан бу кулын селтәп китеп барды. Менә аннан соң көләбез өчәүләп. Шулай котылдык каравылчыдан.
Фото: pixabay.com
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 13:37Татарстанда иң кирәкле һәм иң күп түләнә торган һөнәрләр билгеле Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 33,9 мең сум тәшкил иткән 60 мең эш урыны тәкъдим ителгән11500
-
24 май 2022 - 10:15Кардиолог: Ковидтан соң йөрәк-кан тамырлары авырулары бер ел узгач та барлыкка килә Йөрәк-кан тамырларында яңа авыруларның 5-10 проценты авырганнан соң 3-6 ай эчендә барлыкка килә10400
-
24 май 2022 - 09:55Наил Дунаев: “Артист булу – алтын балык биргән бүләк ул” “Театрда Наил Дунаев дигән артистның булуы зур бәхет. Аның кыяфәте Голливуд “йолдызлары” көнләшерлек. Сәхнәдә эшләгәндә аның кебек нечкә күңелле артист юк. Ул сәхнәдә күз яше белән елый торган бердәнбер ир-егет. Вакыйгаларны шундый ихлас кичерә ул”10100
-
24 май 2022 - 09:21Әйдәгез, күзәтеп карыйк әле, май сынамышлары туры киләме икән Халык күзәтүләреннән чыгып, күпсанлы сынамышлар барлыкка килгән10501
-
24 май 2022 - 09:18Кирилл Спичков – "Золотой камертон" конкурс-фестивале лауреаты Кирилл Казан шәһәрендә туган, бүгенге көндә Питрәч районында яши11000
-
24 май 2022 - 09:12Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” фольклор ансамбле Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең тавыш яздыру студиясендә җыр яздырды 18 майда Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” фольклор ансамбле Казанга шәһәренә сәфәр кылды11202
-
24 май 2022 - 09:11В селе Сетяково прошла ночь музеев в «Кряшен жорты» Всероссийская акция «Ночь музеев 2022» прошла с 21 по 22 мая9200
-
24 май 2022 - 09:00Людмила Аланлы: "Айга менсәм, керәшен җыруларын җырлап төшәр идем" Редакциябезгә танылган шагыйрә, үзешчән җырчы Людмила Аланлы килде. Тиз арада гына блиц-сораштыру үткәрдек. Сорауларыбызга бик теләп җавап бирде ул16902
-
24 май 2022 - 08:58Парижане присоединились к «Ночи музеев» Учреждения культуры Нагайбакского района приняли участие во Всероссийской акции8700
-
24 май 2022 - 08:42В Янцеварах отремонтируют дороги Глава Пестречинского района Ильхам Кашапов посетил Янцеварское сельское поселение12100
-
24 май 2022 - 08:29Нарат-Асты авылында яшәүче Карповлар оранжерея ясаганнар Нарат-Асты авылында гомер кичерүче Галина һәм Михаил Карповлар яшәгән йортларында оранжерея ясаганнар16400
-
24 май 2022 - 07:50Май аенда нинди файдалы үләннәр җыярга? Дару үләне дигәч тә аны теләсә кайчан һәм теләсә ничек җыярга ярамый икән. Үзенең тәртибе бар. Әгәр шуны санга сукмыйча, “бардым, күрдем, алдым” – дип кенә йөрсәң, ул дару үләне түгел, ә гап гади печән генә була икән. Аларның дәвалау үзенчәлекләре озак саклансын, шифасы көчле-куәтле булсын өчен бик күбесен май урталарында җыярга кирәк икән.9100
-
23 май 2022 - 10:14Геннадий Макаров: “Пенсиядә булсам да, ял турында уйлыйсым килми әле” Геннадий МАКАРОВ — фольклорчы, җырчы, музыкант, этномузыка белгече, педагог, галим, уен коралларын реконструкцияләүче, дистәгә якын китап авторы...16901
-
7 февраль 2022 - 13:03«Туым җондызы» фестивале
-
24 май 2022 - 10:32В селе Савалеево пройдет благотворительный концерт Виталия АгаповаВсе вырученные средства пойдут на продолжение работ по строительству храма8200
-
22 май 2022 - 07:00Язгы Микула яки Кодрәтләр кылучы Изге Николайның сөякләре Миры каласыннан Бар каласына күчерелгән көн 22 май - Язгы Микула220202
-
22 май 2022 - 07:21Алабуга керәшеннәренең борынгы бабалары славяннармы Алабуга керәшеннәре — Нократ елгасының аскы өлешендә: Алабуга районының Черкас, Олы Елово, Үмәк, Олы Шүрнәк, Кече Шүрнәк һәм башка авылларында, Мамадыш районының Керәшен Пакшины авылында яшиләр22500
-
22 май 2022 - 07:24Керәшен авылларының этимологиясе Кама аръягының көньяк-көнчыгышында урнашкан керәшен авыллары исемнәренең килеп чыгышы21600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика