Туганайлар

Эзей буйлары

Әйдәгез әле, карендәшләр, бергәләп зәй керәшеннәренең җыруын җырлап алыйк

Эзей буйларында җөри торгач,

Алтын тәңкә тактым әләли.

Алтын тәңкә безгә зур мал түгел,

Бер җәй уйнаулары әлләни.

 

Эләлиләр белән җүләлей –

Җегетләрнең җыру башлауы.

Каз канаты кебек сызылып киткән

Җегетләрнең кара кашлары.

 

Җирнең җиләккәе пешкән чакта,

Җирләр җарылырга җитешә.

Эзей буе бездән кала, дигәч,

Җөрәгем җарылырга җитешә.

 

Керәшен җырулары. Зәй типографиясе. 1999 ел.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: