Туганайлар

“Елабута”лы практика

Җәй. Кызу. Владимир си­гезьеллык мәктәбе бакчасын­да эшләтәм. Алабуга пед­институтын тәмамлап, эш­ли генә башлаган елларым. Үзем мөмкин кадәр таләпчән булырга тырышам, үзем чын күңелдән баш күтәрми чүп утаучы балаларны кызга­нам. Җәйге практика чорында ун­-унбергә кадәр йоклыйсы балага җидедә үк уянып, мәк­тәп бакчасына эшкә килергә кирәк. "Үзебезнең мәктәп өчен тырышабыз, кышка үзебез...

Җәй. Кызу. Владимир си­гезьеллык мәктәбе бакчасын­да эшләтәм. Алабуга пед­институтын тәмамлап, эш­ли генә башлаган елларым. Үзем мөмкин кадәр таләпчән булырга тырышам, үзем чын күңелдән баш күтәрми чүп утаучы балаларны кызга­нам. Җәйге практика чорында ун­-унбергә кадәр йоклыйсы балага җидедә үк уянып, мәк­тәп бакчасына эшкә килергә кирәк. "Үзебезнең мәктәп өчен тырышабыз, кышка үзебез өчен яшелчә, җиләк­-җимеш үстерәбез", - дип, күпме тәр­бияләсәң дә, бу кызуда бер дә эшлиселәре килми шул. Шук малайларны карап тормасаң, иелгән килеш озаклап сөйлә­шеп утырулары да, "йомыш белән" барып киләсе җирдән ярты сәгать йөреп килүләре дә бар. Түтәл арасында ма­тур гына сөйләшеп утыручы малайлар янына якынлашам. Мин килгәндә сүзләре дә бетә, куллары да кыймылдый башлый. Ике­-өч көнгә бер уталып торган түтәлдә, орлык җитештерергә калдырылган диярсең, суганнар арасында алагаем озын бер алабута үсеп утыра. Рус теле укытучы­сы буларак микән инде, мин, үзем дә аңламастан, "прак­тиканы фән белән бәйләп", янәсе, сорау бирәм:
- Кайсыгыз белә, алабу­таның русчасы ничек була? - дим. Кара­-каршы утыручы ике малай, бер мизгелгә уй­чанланып, тын калды. Икен­чесе тиз җавап тапканына сөенеп:
- Елабута инде! - дип кыч­кырып җавап бирде.
"Елабуга - Алабуга" педин­ститутын тәмамлап кайткан укытучы буларак, алабуТаның ничек "елабуТа"га әйләнгә­нен секунд эчендә аңладым. Күзләремнән яшь чыккан­чы рәхәтләнеп көлдем. Тик кычкырып көләргә ярамый, якында гына эшләүче зур­рак малайлар ишетсә, куша­мат тагасыларын көт тә тор. Уңайсызланып калган, әле башлангычны гына тәмамла­ган сабыйлар:
- Апа, ничек була соң рус­часы? - дип миннән сорыйлар.
- Ә мин сезгә өй эше бирәм. Практикадан өй эше биреп кайтарган укытучы бул­магандыр да әле үзегезгә. Иртәгә сүзлектән русчасын табып килегез, яме, - дим - Шулай итсәгез, беркайчан да онытмассыз!
Сүзлектән кара­ганнардырмы, өлкәннәрдән сораганнардырмы, белеп кил­гәннәр сабыйлар. Рус телен белү кирәклеген мин дә колак­ларына "киртләп" куйдым те­геләрнең. Сентябрьдән үземә киләсе балалар бит.
Шунысы кызык, "Елабу­Та!" дип җавап биргән малай гаиләсе белән Алабугада яши. Күрешкәндә һаман да: "Елабу­Тада хәлләр ничек?" - дип ел­маешабыз.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали
урта мәктәбе укытучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: