Туганайлар

Аннуш әби ниләр сөйли (Хикәя)

Без күргәннәрне адәм рәтле кешенең эте дә күрмәгәндер, безнең баштан үткәннәрне хәзерге яшьләргә кабатларга язмасын, берүк Ходай үз бәндәләрен каргышлы-рәнҗешле язмышка тарытмасын. Каргыш-рәнҗеш тота ул, бигрәк тә, гөнаһсыз, нахакка рәнҗетелгән бәндәләрнең күз яше болай гына узмый. Ә аналарның ана кадерен белмәүче, тәртипсез балаларына булган рәнҗеше Ходай җибәргән җәзага әйләнә. Бу...

Без күргәннәрне адәм рәтле кешенең эте дә күрмәгәндер, безнең баштан үткәннәрне хәзерге яшьләргә кабатларга язмасын, берүк Ходай үз бәндәләрен каргышлы-рәнҗешле язмышка тарытмасын. Каргыш-рәнҗеш тота ул, бигрәк тә, гөнаһсыз, нахакка рәнҗетелгән бәндәләрнең күз яше болай гына узмый. Ә аналарның ана кадерен белмәүче, тәртипсез балаларына булган рәнҗеше Ходай җибәргән җәзага әйләнә. Бу сүзләрне әйткән Аннуш әбинең, җыерчыклы йөзе тагын да хәсрәтләнде, сүнеп барган нурсыз күзләре яшьләнде. Аның хәленә кереп, Аннуш әби, күп нужалар, кайгы-хәсрәтләр күргәнең сизелә, сөйлә, бераз җиңел булып китмәсме, дидем. Ярый, улым, рәхмәт, янган йөрәгем басылып китмәсме, ичмасам, дип ул сүзгә кереште.

Заманында мин дә авылыбызның егетләр күзе төшәрлек чибәр, кайгы-хәсрәтсез, юктан да көләргә әзер торучы, шат күңелле бер кызы идем. Егетләр дә артымнан күп йөрде. Шулай булмаса, мин унсигез яшем дә тулмыйча, кияүгә чыгар идеммени? Ирем Иван, үземнән биш яшькә олырак иде, бик яратып, теләп киттем мин аңа. 1928 елда улыбыз туды, аңа Сандыр исеме куштык. Әтисенә җир сөрешергә ярдәмчебез булды, дип бик сөенештек. Аның артыннан 1930 елда кызыбыз, 1932 елда тагын бер малаебыз, 1934 елда тагын кызыбыз туды. Шулай итеп, җиде ел эчендә ишле гаилә булдык.

Утызынчы елларда колхозлашу башланды, безне дә колхозга димләделәр. Без, берничә гаилә, ни сәбәпледер, картлар сүзенә карапмы, колхозга кермәскә булдык. Атыбыз, мал-туарыбыз, җиребез бар. Беләктә көч, йөрәктә дәрт ташып торганда, колхозга кермичә дә, тормышны алып барырга була, дип уйлаштык. Көт син андый тормышны?! Шуннан башланды инде безнең ябалак каргаган кире тормышыбыз.

1934 елда көтмәгәндә ирем үлеп китте. Егерме биш яшемдә дүрт бала белән тол, сыңар канат булып калдым. Ирсез хатын күрә икән тормышның ачысын-төчесен: минем өчен ул чагында дөнья җимерелеп, асты өскә килгән кебек булды. Өстәвенә, без-биш җан төп йортка да сыеша алмый башладык. Ярый инде, бием-биатайга, үземнең туганнарыма рәхмәт, алар ярдәме белән авыл башындагы чокыр ярына мунча кадәр генә бәләкәй йорт салып, шунда көн күрә башладык.

Әмма безне, шушылай ятим, ярдәмсез, эт типкесендә калып та, хөкүмәт аңламады. Кая ул ярдәм итү? Колхозга кермәгән өчен өсте-өстенә налук салдылар, барлы-юклы мал-туарыбызны тартып алдылар, әйтми-нитми җиребезне колхоз җиренә куштылар. Атыбызны ничек кирәк алай алып кала алган идек, озакка бармады, тартып алырга кыҗрап йөргән колхоз рәисе әмере белән, атыгыз колхоз басуында йөри, шунда туклана дигән сылтау белән, аны колхоз абзарына ябып куйдылар. Колхоз рәисе миңа, йөзенә мыскыллы елмаю чыгарып, Аннуш, атыңны колхозда калдырасыңмы, әллә колхоз басуында йөргән өчен атың бәясеннән дә күбрәк штраф түлисеңме, диде. Теләгеңә ирештең, сөен инде, балалар күз яше сиңа да төшәр, дип кайтып киттем. Атым яңадан ишегалдына кайтып кермәде. Бөтен мал-мөлкәтемне, җиремне колхозга биреп тә, мине колхозчы итеп санамадылар, нык араладылар, колхозчыларга 25-30 сутый йорт-каралты җире бирсәләр, безгә нибары 10 сутый гына тиде, алай гына да түгел, аерым хуҗалыкка санап, икеләтә-өчләтә налук түләттеләр, бер малың булмаса да, 80 килограмм ит, 300 литр сөт, тагын күпмедер данә йомырка, йон заданиесе җиткереп тордылар. Кыскасы, җелекне суырдылар, тереләй тирене тунадылар. Балалар тиешле тәрбия күрмәделәр, шуның аркасында, утыз икенче елны туган малаем рахит чиреннән вакытсыз үлеп китте.

Сугыш башланды. Ул чорда бер телем икмәк күрмәгән еллар булды. Шул 10 сутый бакчабызның бәрәңгесе генә җаныбызны саклап калды. Үземне, колхозчы итеп санамасалар да, бушка - таяк хакына колхозның бөтен кара эшенә җиктеләр. Улым Сандырны 14 яше тулуга, елатып, ФЗОга озаттылар. Ул Казанда хәрби заводта биш ел эшләгәч кенә авылга кайта алды, кайтып атна-ун көн үтмәгәндер, армиягә алдылар.

Сугыштан соң да яхшы тормыш тиз генә килмәде. Ул налук, заем белән тәңкәләргә тиюләрен һич онытырлык түгел. Ашарыңа, кияреңә юк икәнне, беркаян бернәрсә килерлегең булмаганны белеп торалар, юк, син теләсә нишлә - түлә, заемга языл! Колхозчы булып саналмагач, безнең бер хокукыбыз да булмады - эндәшә, каршы әйтә алмадык, безгә һәрчак бармак белән төртеп күрсәттеләр. Шулчакларда кемнәрнең безгә каргышы төшә икән, кемнәрне без рәнҗеттек икән, югыйсә, беркемгә дә зыян эшләмәдем, Ходайга тел-теш тидермәдем, дип уйлый идем. Уйларымның очына чыга алмагач, бер мин генә түгел, минем кебек җәфа чигүчеләр күп бит дип, язмышым белән ризалаша идем.

Сугыштан соңгы кырык алтынчы ел булса кирәк, төгәл генә хәтерләмим, бер көнне безнең тавык алачыгы кадәр өебезгә авыл Сәвите рәисе, районнан килгән берничә налук җыючы килеп керделәр. Налук җыючыларның берсе үзебезнең авылныкы иде. Бәлки ул минем хәлгә керер, дип өмет иттем. Кая, ди ул, нәкъ шунысы, ярсый-ярсый, түлисеңме налугыңны, юкмы, дип йонлач йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Өстәл тактасы сынды, ике кызым куркып елый башладылар. Мин аптырап, нәрсәм белән түлим, сатарга да бер әйберем юк бит, дидем. Болар эзләнә башладылар, баз капкачын алып ташладылар. Базда 10-15 чиләк бәрәңгебез булгандыр, аны тутырырга куштылар. Кызларым белән капчыкларга тутырып бирдем, берсе лапастан ашатырына булмаганлыктан ябыгып, йөнтәсләнеп беткән кәҗәбезне сөйрәп чыкты. Шулай итеп, яз башында соңгы ризыгыбыз, соңгы малыбыздан мәхрүм калдык. Өчәүләшеп идән уртасына утырып, үкси-үкси еладык. И Ходаем, нинди языкларыбыз өчен безне шушы дошманнардан җәберләтәсең, безнең хәлне дә күр, ичмасам, дидем. Яшермим, иле белән кадалып китсен, хөкүмәте, колхозы тончыксын, дип каргадым. Нәрсә эшләргә иде безгә ул чакта? Ходай җан биргәнгә юнь бирә, ди. Олы кызым, ул инде унбишенче яшендә, уй-исәп йөртерлек, әни, мин үземне ничек тә туйдырырмын, чыгып китәм, диде. Кай якларга юл тотасын да әйтмичә, бу дошманнарның чырайларын күрмәс өчен авылга беркайчан да кайтмаячакмын, дип китеп барды. Һәм кайтмады да. Аны жәлләүдән үзәкләрем өзелеп калды, туктатып калырга көчемнән килмәде.

Унбер яшьлек кече кызым белән, икебез ачлык белән күзгә-күз терәшеп, өйдә калдык. Әмма үләсе килми бит, кызымны ияртеп күрше авылга хәер сорашырга чыгып киттек. Кызым хәлсезлектән арыды, берничә җирдә - кайда утырып, кайда сөялеп ял иттек, көч-хәл белән барасы авылыбызга килеп җиттек. Уф, Аллакаем, нишлим... Нинди кыз идең син, Аннуш, дәртләнә-дәртләнә тормыш көттең, эштән курыкмадың, балаларыңны үстерим-үстерим дип көчеңне кызганмадың, соңгы ризыгыңны авызыңнан өзеп, шуларга бирдең. Ә хәзер син кем? 36 яшеңдә - хәерче, өй борынча теләнеп хәер сорашучы адәм заты бит син, дип бик нык үртәлдем. Ә моңа кем гаепле? Бер Ходай үзе белә... Без ул елны, иртә яздан җирләр кипкәнче, тишек чабатадан пычрак ярып, авыл саен хәер сораштык.

Хәер сорашканда, җир йөзенең гел туң йөрәкле, кеше хәсрәтен бар дип тә белмәүче кешеләрдән генә тормавын аңладым. Ярлы-ябагай, гади халык арасында ярдәмчел, кешелекле, кеше кайгысын үз хәсрәте кебек уртаклашучы затлар күп икән. Күрше авылда хәер сорашканда шундый бер ир-атка тап булдым. Ул колхозда атлы эш башкара икән, гаиләле, йорт-җире дә нык күренә. Минем нигә мондый хәлгә калуым, гаиләм турында сорашты бу. Уйлап-уйлап торды да, күрәсең, бер ипи сыныгы яки бер бәрәңге биреп чыгарырга читенсенгәндер, май аеның матур көне булгангадыр, син бәрәңге утыртасыңмы, дип сорады. Мин, бик утыртасы идем дә, орлык та юк, бакчам да сукаланмаган, дидем. Ярар, сеңлем, борчылма, әйдә, орлык тутырыйк та, авылыңа барып, бәрәңгеңне утыртыйк, диде. Кызым белән капчыкларга бәрәңге тутырдык, абзый кеше аларны арбага төяде дә, безне утыртып, авылыбызга алып кайтты, шул ук көнне ун сутый бакчабызны сукалап, бәрәңгене утыртып бирде. Без аңа нинди генә рәхмәтләр укымадык! Нинди мәрхәмәтле, олы җанлы кеше булган ул - без, мескеннәрне ачлык тырнагыннан йолып калды, алдагы тормышыбызны ризыклы итте. Югыйсә, без аның беркеме дә түгел идек. Орлыктан калган бәрәңгесе безгә ашар өчен яңа бәрәңге җитешкәнчегә кадәр җитте. Шул көннән башлап, без бу абзыйны атабыз урынына күрдек, аңа йөргән җирләрендә бәхет-уңыш теләдек.

Шулай, улым, михнәт-газаплар кичерү кешеләрнең кемлеген танып белергә өйрәтә икән, дип дәвам итте сүзен Аннуш әби. Безне ач үлемнән исән алып калган, киләчәгебезгә өметебезне сүндермәскә ярдәм кулы сузган әлеге чит татар абзые бик озак еллар яшәде, авылларында абруйлы булды, олы хөрмәт казанды. Без дә аның белән элемтәләрне өзмәдек, тормышлар рәтләнгәч, (инде ул бик картайган иде) янына хәл белергә, хәер-бүләк бирергә еш бардым, ул да барган саен бәхиллеген бирә торды.

Ә менә авылыбыз кешесе булып та, мал-туарыбызны, атыбызны тартып алган, безгә көн күрсәтмәгән колхоз рәисенә безнең көн килде - паралич сукты, янына хәлен белергә баручы да булмаган, үләр алдыннан теле беткән, кеше күзенә карап яткан, дип сөйләделәр. Шулай ук, авыл кешесе, кызларым белән үземне күз яшенә батыручы, хәер сорашуга китереп җиткерүче налук җыючыны да газраил хастаханәгә дә китереп җиткермичә, ярты юлда җанын алды. Боларга, тагын шундыйларга бер минем рәнҗешем төште, каргышым тотты, дип әйтә алмыйм, чөнки алар мине генә рәнҗетмәделәр.

Аннуш әбинең сүз башында ана рәнҗеше турында да нәрсәдер әйтергә теләгәнен исенә төшердем.

Ярый, улым, боларын сөйләгәч, анысын да әйтермен, анысы монысына караганда да яманрак аның. И, Ходаем, ана-бала арасындагы низагларны, аңлашылмаучанлыкларны бәндәләреңә берүк күрсәтмә, аларны арала, үз юлларыннан җибәр.

Хәер сорашудан яхшы адәмнәр ярдәме белән котылгач, боларны никадәр җәфаласак та, үлмәячәкләр диптерме, безне колхоз эшенә куша башладылар. Колхозлар да бераз мантый башлады шикелле - эшләгәненә карап әз булса да, әҗерен түләделәр. Аерым хуҗалык дигән яман атыбыз да әкренләп усал телләрдән төшеп калды. Кешегә ничек - безгә шулай. Кыскасы, ачтан үләрлек түгел. Иң мөһиме - читләтүче, кыерсытучы юк. Улым Сандыр армиядән кайтты, беркая да чыгып китмәскә хәл итте. Башта ул шул иске өебезне бик әйбәтләп яңартты, аннан колхозда балта остасы булып эшли башлады.

Янымдагы кече кызым авылда әнисе белән генә торучы егеткә кияүгә чыккан иде. Озакламый Сандыр да, үзенә тиң кыз табып, өйләнде. Шулай итеп, тормышыбыз түгәрәкләнде. Киленебез бик уңган булып чыкты, колхозда аның шикелле эшкә батыр хатыннар бик сирәк булгандыр. Ул елларда колхоз шикәр чөгендере игә башлады, бөтен эш кулдан башкарылды. Безгә дә һәр елны өчәр гектар чөгендер кишәрлеге бирделәр. Ул чагында әле үзем дә егәрле идем, килен белән бер көн калмыйча, көнне төнгә ялгап, бик яхшылап эшкәртә идек без аны. Кара көзләр җитеп, җир туңганчы, басуда чөгендер алып, шикәр заводына озаттык. Бер елны чөгендер үстерү буенча колхозда беренчелекне яуладык. Безгә өч йөз сум акча, ике капчык писук бирделәр. Ул чагында бик күп акча, бик күп писук иде ул. Ул хәтле байлыкны күрербез дип башка да китергән булмады - бик сөенештек. Шулай елдан-ел тормышыбыз алга барды. Иске өебез дә канәгатьләндерми башлады. Сандыр өй җиткерү артыннан йөрде. Бер хәселенә кергәч, ике ел эчендә Сандыр алтыпочмаклы, биек, калай түбәле, таш нигезле йорт төзеп куйды. Кулыннан теләсә нинди эш килә иде шул аның.

Тормыш гел шулай гына барса иде ул... Юк, бармый икән шул. Әллә йөрер сукмакларыбызны "кара мәче" кисеп чыкты, әллә үзебез белмәгән языкларыбыз өчен кемнеңдер каргышы төште, әллә кайсыдыр безнең бераз алга китүебезгә көнләшеп, күз тидерде - белгән юк, тормышыбыз бөтенләй тискәре якка борылды да куйды. Дөрес, бу хәл кинәт кенә килеп чыкмады, элегрәк тә чамалап булды аны.

Озак кына көтсәк тә, килен бала тапмады. Килен белән улым арасында "син гаепле" дә "син гаепле" дип, әйтешүләрен киләчәктә юньлегә илтмәвен сизенә идем. Ләкин үз балаң булса да, яшьләр тормышына кысылуны кирәк тапмадым, бәлки әле балалары да туар дип уйладым. Ләкин бала булмады. Үзләре дә артыннан йөрмәделәр. Югыйсә, кайбер шундый яшь парлар брачына, имчесенә йөри-йөри теләкләренә ирешәләр бит. Аның каравы, килен үзенә җайлы "тынычландыру" юлы тапты - эчә башлады. Эчкән кеше сылтауны һәрвакыт таба - тегенең туган көне булган, иптәш хатыннары сыйлаган, бүген хезмәт хакы алганнар да җыелышып эчкәннәр, тагын әллә ниләр, санап бетерерлек түгел. Сандыр гел эштә-күбесен күрми-сизми дә кала. Тавыш-гауга чыкмасын дип, вак-төяген мин дә яшереп калам. Тора-бара, киленнең эчүе яшерүдән узды, ул хәтта эчкән урынында төн кунып кала башлады. Билгеле инде, өйдә ызгыш-талаш китте.

Азган эчкече үзен беркайчан гаепле санамый, гаеплене читтән эзли, өстәвенә хәйләкәр, оста алдый белә. Килен шундый сыйфатлары белән Сандырны үзенә каратты да куйды, мине - анасын, дошмандай күрәлмас итте. Азакы чутта, ул минем алда: "Сандыр, синең белән торып булырые, син алай ук начар түгел, ләкин анаң - газраил, ул безнең тормышны болгата, йә аны тый, йә мин, ярты байлыкны алып, китәм, чыдарлыгым калмады", - диде. Шулай итеп, бөтен нәрсәгә гаепле булып мин калдым. Ә Сандыр, беркатлы Ходай бәндәсе, аның бөтен сүзенә ышанды, аның ягына ауды. Авып кына капмады, мине кага башлады. Шул көннәрдән башлап, мин Сандырдан да, киленнән дә юньле сүз ишетмәдем, алар һәр көн куып чыгарырга сәбәп эзләделәр. Ләкин төрмәдә яшәгәндәй яшәсәм дә, чыдадым, түздем, беркемгә сер чишмәдем, аңларлар, бәлки бу тормыш Ходай кушуы белән үтеп китәр, дип өметләндем.

Кая, ди ул үтеп китү, килен элеккедән дә уздырып эчүен дәвам итте, хәзер ул беркемнән курыкмый, өйдә тулы хуҗага әйләнде. Азындырды шул аны Сандыр, әле берзаман аны үзе дә авызлыклый алмас, ләкин хәзергә аңламый. Сандыр үзе дә киленгә ияреп, салу ягын каера башлады, кайчагында икәүләшеп икешәр-өчәр көн сәрхушләнеп йөрерләр иде. Аракы эзлисе, сатып аласы юк - заводлары үзләрендә, беткәннән-беткәнгә көмешкәне куып кына торалар. Минем тыярга, үз аңнарына китерергә маташулар стенага борчак сибү белән бер булды, алай гына да түгел, ачуларын кабартты. Аларга яхшылык эшлим дип, үз-үземә авырлык, өсте-өстенә чир генә ала идем. Чебен дулап тәрәзә вата алмаганны аңлап, мин дә бөтенләй кысылмаска, эндәшмәскә карар иттем. Юк, шул, бер кирегә киткәч, уңайга борам димә икән, болай да ярый алмадым. Эчкән саен хәзер алар үзләре миңа бәйләнә башладылар, мин алар өчен тәмам сөймәс җанга әйләндем. Өйдә кара болытлар йөзгәндәй, кояш мәңгегә баткандай булды, кабер тынлыгы урнашты.

Ниһаять, моның бер чиге җитте. Пасха көн иде. Бәйрәм йолалары буенча мин кичтән үк күп итеп күкәй пешердем, иртән күкәй җыючы балаларны тиешле күчтәнәчләр белән озаткач, өстәл көйләдем: уртага табагы белән кызыл күкәйләрне утырттым, башка сый-хөрмәтләрне тездем. Өстәл әзер булгач, тегеләрне йокыларыннан уяттым. Тордылар, юындылар, өстәл арасына утырдылар. Сизәм: килен бик кәефсез, нәрсәгәдер канәгать түгел, кичтән эчкәне дә бетеп җитмәгән, башын төзәтәсе киләдер. Сандырның да чырае караңгы. "Сандыр, менә син миңа гел ышанмыйсың, кара инде күкәйләргә, анаң үз каршысына эреләрен, ә минем якка вакларын тезеп куйган. Менә мине ничек аера бит ул, мин аның сөймәс сөяге булдым инде. Бүген бәйрәм бит, юньле кешеләр күкәен дә ашый, аракысын да эчә. Ә анаң юри безне, бәйрәмне мыскыл итеп, өстәлгә аракысын да куймаган, безне соңгы эчкечеләргә саный, янәсе, үз куллары белән безгә аракы эчертәсе килми", - ди килен. Бу инде күкәйләрнең эре-ваклыгыннан да, аракы чыкмавымнан да түгел, ә киленнең махсус тавыш чыгарасы килеп, сәбәп эзләве булды. Нәрсә дип тә җавапларга аптырагач, тиз генә күкәй табагының миңа караган ягын аңа таба борып куйдым. "Аракы эчмәгәнемне беләсез, кирәк икән, үзегез табып эчегез", - дидем. Күзләремә яшь килде, елыйсы иттем, ләкин Ходайдан сабырлык сорап, тыелып калдым. Киленнең мәкер тулы, ялагайлы сүзләреннән Сандыр бөтенләй котырды, моңынчы ишетмәгән әшәке сүзләр дә әйтә башлады. "Безнең тормышны җимерер өчен генә торасың монда, бар чыгып кит, кызларыңда тор", - диде ул соңыннан. Мондый ызгыш-талаштан соң бүтән монда торып булмаячакны аңладым, өстемдә нинди кием-салымым бар, шуның белән, Пасха күкәйләреннән дә авыз итмичә, гомер иткән йортымнан чыгып киттем. Чыгып киткәндә бусагада: "Сандыр, Дарҗа, аналарын куып чыгарган кешеләрнең рәхәттә яшәгәннәрен дә, мантып киткәннәрен дә күрмәдем, сез дә рәхәт күрербез дип сөенеп калмагыз, Ходайның каһәре сезгә дә төшәр, бер заман мине исегезгә төшерерсез, ләкин мин булмам", - дип, Ходай исемен телгә алып каргадым, күз яшьләремә батып, кая барасымны да белмичә, китеп бардым.

Гарьлек, оят иде миңа. Кеше күзенә чалынмаска тырышып, тыкрыклар, бакча артларыннан барып, авылыбызда яшәүче кече кызым, киявем йорты бусагасына килеп егылдым. Минем нинди хәлдә булуымны алар шундук аңладылар, киявем: "Борчылма, әби, бездә торырсың, өй киң, сыярбыз", - диде.

Ләкин мин кияү йортында озак тормадым. Пасха атнасы узуга, Зәйдә яшәүче олы кызым безнең хәлләрне ишетеп, авылга кайткан иде, аңа ияреп китеп бардым. Китеп баруның сәбәбе - Сандыр белән киявем арасында минем аркада андый-мондый тарткалаш, ачу куыш чыкмагае дип курыктым. Кызымда да начар тормадым. Ул төзелештә эшләп бер бүлмәле фатир алган иде, эшендә дә гел мактаулы булды. Мин аның эштән кайтуына ашарга әзерләп тордым, кибетләрдән ризык ташыдым. Шулай, бер-беребезне аңлап, юатышып, озак еллар яшәдек. Инде узган вакыйгалар да бераз онытыла, сүрелә төшкән кебек булды. Әмма үзәк өзгеч хәлләрне күңел түреннән барыбер куып булмый икән. Өстәвенә, авылдашлар белән сирәк-мирәк очрашып сөйләшүләр, яралы йөрәкне яңартып торды. Аерылышу мизгелләре гел күз алдымнан китмәде, һаман бергә тора алмауның сәбәпләрен эзләдем. Авылдашларымнан алар тормышының рәте булмавын, Сандырның тәрбиясезлектән бөтенләй сулыгып калуын, чирли башлавын ишетү мине олы кайгыга салды, миңа якын арада ниндидер олы фаҗига булыр сыман тоелды. Мондый мизгелләрдә тормышыбызның каһәрле хәлгә төшүенә киленебез Дарҗа сәбәпче булса да, гаепне үз өстемә алып, ничек тә Ходай каршында җазыкларны юарга, алар тормышын рәткә салырга дигән уйлар күңелемә тынгы бирмәде. Гаебемне мин, сабырсызланып, шайтан коткысына бирелеп, үз баламны каргаудан күрдем. Ә Ходай балаңны каргарга кушмаган бит. Бала ничек кенә булып тумасын, ул синеке, синең каныңнан яралган, аның дөньяга яралуына син сәбәпче. Шулай булгач, аны каргап, син үзеңне дә каргыйсың - үз каргышың үзеңә төшүе дә ихтимал.

Үземне-үзем битәрләп йөргән көннәрнең берсендә Сандыр безгә килеп керде. Өйдә берүзем генә идем, көтелмәгән очрашудан йөрәгем күкрәк читлегеннән атылып чыккандай булды, бик сагынганымны аңладым. Әзмәвердәй ир урынында кибеп, саргаеп, бәләкәйләнеп калган Сандырымны күреп, тетрәнеп куйдым. Мине күрүгә, Сандырның ике яңагыннан күз яшьләре тәгәрәп төште, мин дә үземне-үзем белешмичә елый башладым. Сандырым: "Әни", - диде дә кочагыма ташланды, сүзләрен дә әйтә алмыйча, яшь баладай, озак кына сулкылдап елады. Шулай аналы-уллы озак кына елаштык. Бераз тынычлана төшкәч, Сандыр: "Әни, бөтен әшәкелегем өчен, Ходай хакына булса да, кичер, болай Сак белән Сок шикелле яшәмик, кайт үз өеңә", - диде. Сандырның да мине нахакка рәнҗетеп, зар елап яшәвен аңладым. "Кичерәм, улым, мин күптән кичердем инде, тик Ходай гына бер үк барлык җазыкларыбызны кичерә күрсен",- дидем.

Их, балалар, белмисез шул, аналарыгызның сезнең өчен җаннарын да ярып бирергә әзер икәнлеген. Бер генә ана да үз баласына начарлык теләми бит. Сандыр миңа ышанычын белгертәсе килеп, елмаеп карады. "Ярар, улым, сеңлең эштән кайтсын, уйлашырбыз, бәлки кайтырмын да", - дидем, аны озатканда.

Ул китте, бер яктан, өстемнән тау төшкәндәй булса, икенче яктан, аның чирле йөзен күреп, яңадан хәсрәткә чумдым. Бетә бу малай, дидем. Кызым эштән кайткач: "Әни, әле аның хатыны бар, аның белән ничек торырсың, бер киселгән ипи яңадан ябышмый бит", - дип мине тагын шөбһәгә салды. "Кичерешкәнсез бит инде, бәлки тынычланырсыз, узган хәлләр дә әкренләп онытылыр", - дигәч, мин күңелемдә бернинди чит, шикле уйлар калдырмыйча, киләчәк язмышымны Алла кулына тапшырдым. Киленем Дарҗаның якты чыраен яңадан караңгылатасым килмәде, үземнең дә ниндидер киеренкелекләрне чишәргә көчем җитмәс кебек тоелды, бәлки Сандыр үзе минем янга килеп йөрер, шулай итеп, барысы да җайланыр, дигән уйлар белән кайтмаска булдым.

Әмма тагын нык ялгышканмын булып чыкты. Сандыр безгә килеп китүдән соң озак яшәмәде. Күп булса, бер ел үткәндер - ул якты дөньядан китеп барды. Соңыннан аның минем янга килүен, миннән бәхиллек алырга килүе булгандыр дип юрадым. Сандырның үлеменә сәбәпләр күп булгандыр, анысын Ходай үзе генә белә, шулай да, бөтен гаепне үз өстемә алдым, аның үлеменә сәбәпче - мин. Мин аны каргадым. Ходаем, ник аның җанын алганчы, минекен алмадың, дип күп еладым, хәзер дә елыйм. Тик башыңны ташка орып булмый шул. Хәзер бары бер генә юанычым калды, ул да булса, кызларыма - Сандырым кабере янәшәсендә урын билгеләргә куштым. Дөньялыкта аңлашып та, сыенышып та булмады, Ходай теге дөньяда безгә барысын аңлатыр, урынын табар, дидем.

Аннуш әбинең күп елаудан күзләре нурсызланган, дөньясына кул селтәве, яшәүгә өмет чаткылары калмавы йөзенә чыккан иде.

- Сандыр үлгәч, киленең Дарҗа бәлки акылга утыргандыр? - дидем.

- Белмим, Ходай аңа да тиешлесен җиткерер, - дип Аннуш әби сүзен тәмамлады.

Аннуш әби улы Сандырдан соң озак яшәмәгән. Улының үлеме кайгысын ул авыр кичергән, кызлары да тынычландыра алмаган, Сандыры белән исән кешедәй гел сөйләшеп йөргән. Шундый көннәрнең берсендә ул якты дөнья белән хушлашып, бакый дөньяга китеп барган, аны, үзе кушуы буенча, улы янәшәсенә җирләгәннәр.

Дарҗа да үзе башлап җибәргән бу мәхшәрдән җиңел, шома гына котыла алмый. Ире Сандырны да анасы белән дошманлаштыруга ирешә, барысы да аныңча була, ләкин ул көткән тынычлык кына килми йортка. Бер-бер артлы ире белән биеме үлеп киткәч, ачу куарга да, барысын уртага салып сөйләшергә дә кешесе калмый. Бер генә юаныч кала, ул да булса, аракы. Элек тә өзми эчкән кешегә, хәзер бигрәк тә иркен, ник эчәсең дигән кеше юк. Ул эчүгә сабыша. Ниһаять, эссе җәй көннәренең берсендә, чираттагы эчүдән, эчтән бикле өенең идән уртасында Дарҗа җан бирә. Берничә көн буена өй янына килүче булмый. Күрше-күлән янәшә-тирәгә таралган истән генә аның үлгәнлеген белә. Көн кичкә авышуга карамастан, мәетне юмый-нитми, шулай ук бернинди йолаларсыз, зиратның үз-үзләренә кул салучыларны күмә торган почмагына җирлиләр. Болай эшләү, әлбәттә, бозык бәндәнең фани дөньядагы начар гамәлләре өчен авылдашлары тарафыннан эндәшмичә генә җәза бирү кебегрәк кабул ителә.

Әнә шулай киң, биек, калай түбәле йорт бөтенләй бушап кала.

Күптән түгел миңа якын танышымны җирләүдә катнашырга туры килде. Аннуш әби белән Сандыр дәдәй каберләрен күрдем. Аларны тәбәнәгрәк зур бер рәшәткә белән әйләндереп алганнар, өсләрендә җыйнак кына һәйкәлләр тора. Кабер өемнәре читләрендә сирень куаклары моңсу гына кыштырдый. Янымда басып торучы танышым, минем нәрсәләр уйлаганымны сизгәндәй, боларның барысын да Аннуш әбинең кияве хәстәрләде, диде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: