Ата-бабалар җоласы

Олы көнне каршылау, бәйрәм итү йолаларын керәшеннәр төрле җирдә төрлечә үткәрәләр. Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Фершампенуаз авылында булганда, Анна түти Маметьевадан (1928 елгы) "үле мунчасы" турында язып алган идем. Башкортстанның Бакалы районы керәшен авылларында да бу йола бүгенгә кадәр үтәлеп килә. "... Үлеләр мунчасы пасханы каршылау атнасында среда көнне ягыла....
Олы көнне каршылау, бәйрәм итү йолаларын керәшеннәр төрле җирдә төрлечә үткәрәләр. Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Фершампенуаз авылында булганда, Анна түти Маметьевадан (1928 елгы) "үле мунчасы" турында язып алган идем. Башкортстанның Бакалы районы керәшен авылларында да бу йола бүгенгә кадәр үтәлеп килә.
"... Үлеләр мунчасы пасханы каршылау атнасында среда көнне ягыла. Дөнҗа кешеләре кояш баеганчы юынып бетәргә тиешләр. Өйдәге һәркем мунча кереп беткәч, мунчаны юып чыгарасың. Тазларны, чүмечләрне чайкап, аларга талымлап су салып калдырасың. Элгәре, шампуньнар юк чакта, каен көленнән селте ясап, анысын аерым таз белән куя идек. Яңа башланмаган сабын калдырырга кирәк, тотылганы ярамый. Бистәрләр элеп куясың. Шулай әзерләп бетергәч: "Әйдәгез, килегез, безгә үпкәләмәгез, юыныгыз," - дип әйтеп, ишекләрне ябып чыгасың. Ишек тоткаларын да сөртеп, ишекне бүтән ачмыйбыз. Кире керергә ярамый.
Икенче көнне җыештырып алабыз. Ничек калдырган булсаң, шул көе тора инде. Җоланы гел үтәп килдек. Хәзер генә яшьләр бик саңга сукмый инде. Олылар исә ата-бабадан калган җола дип онытмыйлар.
Ә менә четверг көнне кер юалар, юарга керең булмаса да, ич җугы, мендәр тышларын чайкап эләргә кирәк, диләр ие. Казлар уңсынга - ырымы шундый."
Анна түти сөйләгәннәр белән минем мамалар үскән Үмер авылы җолалары гел бертөсле. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, чөнки 1842 елда Фершампенуазга Башкортстанның Үмер һәм Илек авылы кешеләре казаклар итеп күчерелгән бит. Әби-бабаларыбыз - бер тамырдан булып чыга. Элгәре Фершампенуазның бер урамында "үмерләр" яшәсә, икенчесендә "илекләр" яшәгән. Хәзер инде буталганнар.
Арада озак еллар, биек Урал таулары ятса да, ике якта да җолалар сакланган. Чиркәү мондый җолаларны өнәп бетермәсә дә, ата-бабалардан килгәч, шулай тиеш кебек канга сеңгән.
Валентина Максимова,
Мамадыш районы Колышчы авылы
-
20 апрель 2018 - 13:55В Казани определят знатоков татарского языка С 22 по 25 апреля в Казани пройдет VI Международная олимпиада по татарскому языку и литературе
-
20 апрель 2018 - 12:09Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ 14 апреля на площадке IV Форума кряшенской молодёжи провели секцию, посвящённую кряшенским семьям и духовной жизни
-
20 апрель 2018 - 11:08"Ягымлы яз" бәйгесенең олы төркем конкурсанткалары "Ягымлы яз" IV керәшен гүзәллек конкурсының олы төркем (26 яшьтән башлап) катнашучылары:
-
20 апрель 2018 - 11:06"Ягымлы яз" бәйгесенең урта төркем конкурсанткалары "Ягымлы яз" IV керәшен гүзәллек конкурсында катнашачак урта төркем (16 яшьтән 25 яшькәчә) кызлары:
-
20 апрель 2018 - 11:00"Ягымлы яз" бәйгесенең кече төркем конкурсанткалары "Ягымлы яз" IV керәшен гүзәллек конкурсында катнашачак кече төркем (12 яшьтән 16 яшькәчә) кызлары белән таныштырып үтәбез.
-
20 апрель 2018 - 10:53Ягымлы яз бәйгесенең җиңүчесе кем булыр? “Ягымлы яз” бәйгесендә сигез конкурсант катнашачак
-
19 апрель 2018 - 16:20Марина Тараканова "Созвездие - Йолдызлык" фестивале җиңүчесе 13 апрель көнне “Уникс” концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" XVIII республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче гала-концерты булды
-
19 апрель 2018 - 14:39Лилия Галимова: Все должно начинаться с раздельного сбора мусора В течение четырех лет в Казани появятся 14 сортировочных станции и несколько предприятий по переработке отходов
-
19 апрель 2018 - 14:31Интеллектуальная игра «Что? Где? Когда?» ФОТОРЕПОРТАЖ 14 апреля на площадке Форума кряшенской молодёжи прошла интеллектуальная игра «Что? Где? Когда?»
-
19 апрель 2018 - 14:27Татарстанда Сабантуе көннәре билгеле булды 2018 елда Сабан туе бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады
-
18 апрель 2018 - 09:51Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ 13 апреля в Казани состоялось официальное открытие IV форума кряшенской молодёжи
-
19 апрель 2018 - 13:40По стопам отца 12 апреля в Татарском театре оперы и балета имени Джалиля была представлена опера Петра Ильича Чайковского “Евгений Онегин” по одноименному роману Александра Сергеевича Пушкина
-
18 апрель 2018 - 11:25Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ Для делегатов IV Форума кряшенской молодёжи была подготовлена обширная программа, где они не только поближе познакомились с историей и культурой своего народа, но и смогли прикоснуться к его фольклору
-
18 апрель 2018 - 14:20“Айбагыр” – яхшылык үрнәге 13 апрель көнне Халыклар Дуслыгы йортында “Айбагыр” фольклор ансамбленең Олы көн уңаеннан оештырылган “Яхшылык һәрберебезнең йөрәгендә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Инде традициягә кергән әлеге чара быел да тамашачыны сюрпризлар белән куандырды.
-
19 апрель 2018 - 16:20Марина Тараканова "Созвездие - Йолдызлык" фестивале җиңүчесе 13 апрель көнне “Уникс” концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" XVIII республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче гала-концерты булды
-
19 апрель 2018 - 14:27Татарстанда Сабантуе көннәре билгеле булды 2018 елда Сабан туе бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады
-
18 апрель 2018 - 10:59Кряшенскую молодежь призвали активно участвовать в грантовых проектах 13 апреля в рамках IV Форума кряшенской молодёжи для делегатов провели лекцию "Интеграция молодёжи в реализацию этнокультурных проектов в сфере молодёжной политики".
-
19 апрель 2018 - 14:31Интеллектуальная игра «Что? Где? Когда?» ФОТОРЕПОРТАЖ 14 апреля на площадке Форума кряшенской молодёжи прошла интеллектуальная игра «Что? Где? Когда?»