Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

ЯҢА ЕЛ ҺӘМ РОЖДЕСТВО БӘЙРӘМНӘРЕ БЕЛӘН!

Узып баручы ел яңалыкларга, вакыйгаларга бай булды. Халык санын алу керәшен халкының оешканлыгын, бердәмлеген күрсәтте. Республика керәшен оешмасы II отчет-сайлау конференциясендә ике еллык эше өчен халык һәм җәмәгатьчелек алдында отчет тотып, алга таба эшләргә яңа бурычлар куйды, активын барлады. Керәшен тарихын, культурасын яктырткан өр-яңа басмалар дөнья күрде. Башкортстанда һәм Чиләбе...

Фестиваль хәрәкәте ки-ңәйгәннән-киңәеп, Питрау мәй-даннарына гына сыймыйча, республикабызның шәһәр һәм район сәхнәләренә күтәрелде. Яңа елга аяк басар алдыннан, "Туым жондызы" - "Рождественская звезда" фестивале кысаларында керәшен җырын башкаручы яшь талантларыбыз барланды.

Инде ишекне кагучы 2012 Аждаһа елына да керәшен җәмәгатьчелеге зур өметләр баг-лап керә. Керәшен яшьләренең II форумы узачак елда яшьләр, балалар белән эш тагын да активлашыр, киңәер, яңа формалар, киләчәккә перспективалы юнәлеш алыр, дигән уйда калабыз. Киләсе ел - зур даталар елы да, керәшеннәрнең бердәнбер басмасы булган "Туганайлар" газетасы үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп узачак. Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбак карендәшләребез казак бабаларының батырлыкларын - зур җиңүләрен - 1812 елгы Ватан сугышында җиңүнең 200 еллык юбилеен зурлап уздырырга җыеналар.

Киләсе ел илебез өчен үтә дә җаваплы - илбашыбызны сайлау елы да. Халкыбыз оешканлык, аек акыл белән, үзен эшләгән эшләре белән күрсәткән, илебезне алга алып барырлык лаеклы кандидатка тавыш бирер, дип ышанам.

Аждаһа елы безгә теләктәшлек күрсәтер, ә без бернигә бирешми, барын да җиренә җиткереп эшләрбез, дигән өметтә калабыз.

Яңа ел барыгызга да сә-ламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, гаилә җылысы алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев