Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Күкәй жыйганда

Начтый белән Наҗия - бер авыл кызлары. Алар - яшьтәшләр, беренче сыйныфка укырга бергә керделәр һәм курше авыл урта мәктәбенә бергә йөреп, аны бергә тәмамладылар. Аннан соң, аларның тормыш юллары аерылды. Әмма аерылышу озакка булмаган, язмыш аларны яңадан очраштырды.

Очраштырып кына калмады, алар бер заводта эшли башладылар. Тору урыннары да бер-берсеннән ерак түгел. Начтый ире белән шәһәрнең бер урамында үз йортлары белән, ә Наҗия ире белән әлеге урамның 5 катлы йортында яшиләр.

Начтый белән Наҗиянең дуслыклары хәзер тагын да ныгый, көчәя төште. Алар очрашкан саен эч серләрен уртага салып сөйләшәләр, үзара киңәшеп алалар. Бәйрәмнәр бер-берсенә кунакка йөрүсез үтми. Бер тугандай бу ике яшь хатыны үсмер чакларыннан бер генә нәрсә аера, ул да булса, Наҗия Начтыйны хәзер Настя дип йөртә, Настясы да Наҗиягә урыслар алдында Назия дип эндәшә.

Яшь хатыннарнын дуслыгы балалар үстергендә тагын ныгыды. Настяның ике баласы бар: кызы Лена һәм малае Сережа. Наҗиянең дә балалары икәү, икесе дә кызлар: олысы Эльмира, кечесе Римма исемле. Лена белән Эльмира гимназиянең 2 сыйныфында укыйлар. Сережа Риммадан бер яшькә олырак.

Настянынң биеме белән биатасы шушы ук шәһәрнең 9 катлы йортында бер бүлмәле фатирда яшиләр. Алар инде картлар, әлеге фатирларына шәхси йортларын малае белән килененә тапшырып күчкәннәр. Ә Наҗиянең каенанасы гына исән, ул иренең энесе белән яши.

Язгы көннәрнең берсендә Настя белән Наҗиянең чираттагы бер очрашуында Олы көн-Пасха бәйрәме турында сүз чыкты. Настя белән Наҗиянең туган авыллары керәшен катнаш татар авылы булганлыктан, балачакларында үзләренең кемнең кем булуына карамастан, өй саен кереп, күкәй җыеп йөрүләрен искә алдылар.

- Бала вакытта үзеңнең кем икәнлегеңне белмисең, татар кызы була торып, күкәй җыяр өчен ярыша-ярыша янчык теккәнем хәзер дә хәтеремдә, - ди Наҗия.

- Нигә, без дә Корбан гаетендә ит ашап, "Аллаһе әкбәр" әйтеп, чыгып китә идек, - дип җавап кайтара Настя.

 - Кайткач Ленамны янчык тегәргә утыртам әле, Эльмираң безгә килсен, аны да өйрәтермен, - ди Настя. Наҗиясе берсүзсез ризалаша.

Менә көткән Олы көн дә килеп җитте. Бу көнне күкәй җыярга чыгучы балалар йокыдан гадәттәгедән иртәрәк торалар. Кичтән сойләшенгәнчә, берничә бала бергә җыелышып, кемнәргә бару турында сөйләшәләр. Наҗия кызы Эльмира да иртүк Леналарга килде. Настя апасы аны елмаеп каршы алды, чәченнән сыйпап, үзенә һәм сеңлесе Римма да дип берәр кызыл шатлы күкәй бирде, аркасыннан яратып кагып алды. Кызның шатлыгы йөзенә чыкты.

Настя апа, әни Лена белән Сережага күкәй биреп җибәрде, менә алыгыз, - диде Эльмира. Настя кызыл төскә манылган ике күкәйне Эльмира кулыннан алып, берсен шундук Ленага бирде. Шулвакыт күптән киенеп, түземсезлек белән көтеп торган Лена:

- Әни, әни, без кемнәргә керербез, кергәч нәрсә дип әйтербез? -дип сорый.

- Бабаңнарга, Эльмираның әбиләренә, күршебез дядя Петяларга керерсез, берүк, кызым, чит, белмәгән кешеләргә керә күрмәгез. Кергәч, Христос терелеп торган, дип әйтерсең, бу сүзләрне, кызым, син генә әйт, яме, - дип, аркаларыннан сөеп чыгарып җибәрде Настя.

Кызлар урамга чыккач, үзләре белән бергә укучы Ксюша һәм аның дусты - урыс кызы Любаны очраттылар. Люба Ленага да, Эльмирага да күптән таныш. Шуңа күрә кызлар бергә йөрергә булдылар. Кызлар башта Ленаның бабаларына бардылар. Кыңгырау шалтырауга, ишектә елмаеп әбисе каршы алды.

- Менә безнең кызларыбыз ничек дәү үскәннәр, - дип әби кызларның башларыннан сыйпап, һәрберсенә берәр кызыл күкәй бирде. Ленаның янчыгына Сережага да дип тагын бер күкәй салды.

- Күкәй җыючылар сөйләшә белмиләр, ахрысы, - дип Ленаның бабасы шаяртып алды. Шунда Лена: "Христос терелеп торган, без аны сездә генә әйтмәдек шул", - дип куйды. Картлар сөенешеп, кеткелдәшеп алдылар.

Ленаның әбисе, кызларны сөя-сөя, берүк, балалар, алдыгызны-артыгызны карап йөрегез, машина таптамасын дип, озатып калды. Кызлар Эльмираның әбиләренә дә килеп җитте. Ишектән кергәч тә, алга Эльмира белән Лена баса һәм Лена:

- Христос терелеп торган,- ди. Эльмираның әбисе елмаюлы йоз белән:

- Шулай булсын, балам, шулай булсын, - дип куйды да балаларның янчыкларына берәр кызыл күкәй салды. Эльмираның янчыгына Римма өчен дип тагын бер күкәй остәде.

Кызлар, чиратлап, Ксюша белән Любаның туганнарында да булдылар, кайтып җитәрәк, дядя Петяларга да керделәр. Барысы да якты йөз, күңелгә ятышлы, ягымлы сүзләр белән каршы алдылар. Шулай итеп, балалар иртәдән бирле шатлыклы мизгелләр кичерделәр, дуслык, туганлык хисләрен татыдылар. Чөнки бүген олы бәйрәм-Олы көн иде.

Иван Глухов, "Якын миңа туган як" китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев