Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Кечтиләргә күчтәнәч...

Әлмәт районы Кәләй авылы кызы Зинаида Захарованың инде берничә китабы дөнья күрде. Аның шигырьләрен укыгач, бай тарихлы Кәләй авылына барып кайткандай буласың, шул якларның матур табигатен, киң күңелле, кунакчыл кешеләрен якын итәсең. Өлкәннәр өчен язылган шигырьләре белән рәттән, аның балалар өчен язылган иҗат җимешләре дә байтак. Ул аларны әкият итеп...

Әлмәт районы Кәләй авылы кызы Зинаида Захарованың инде берничә китабы дөнья күрде. Аның шигырьләрен укыгач, бай тарихлы Кәләй авылына барып кайткандай буласың, шул якларның матур табигатен, киң күңелле, кунакчыл кешеләрен якын итәсең. Өлкәннәр өчен язылган шигырьләре белән рәттән, аның балалар өчен язылган иҗат җимешләре дә байтак. Ул аларны әкият итеп тә, шигырь-табышмак рәвешендәдә, юмористик шигырь формасында да иҗат итә. Кышка бәйле берничә шигырен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Аларны, күңелдән өйрәнеп, чыршы, Рождество бәйрәмнәрендә сөйләргә була. Шигырьләр "Нурлы җиһан" китабыннан алынды.
Әйтегезче
Әйтегезче,
Ак карларсыз
Буламы кыш?
Беләсезме,
Пар канатсыз
Очамы кош?
Ишетәмен,
Җавап бирә
Җитез җилләр,
Игътибарлап
Тыңлый аны
Барча җирләр.
Ап-ак карлар
Бик тә кирәк
Ак кышларга.
Пар канатлар
Һәрчак терәк -
Пар кошларга.
Кыш
Килеп җитте ак кыш та,
Бигрәк салкын шул тышта.
Ялгыз калган урам да,
Чыгар идем мин анда.
Тик шул салкын чыгармый,
Мине ич тә кызганмый.
Эшләрем минем харап,
Йөрим тәрәздән карап.
Салкын булганга тышта,
Үпкәләдем мин кышка.
Табышмак-сүз
Бүген көне
(?) лый,
Бик рәхимсез
Ул дулый.
Тәрәзләргә
Кар өйгән.
Кай арада
Өлгергән?
Ишекләрне
Каплаган.
Чыгар урын
Калмаган.
Нишләргә дә
Белмибез.
Туктавын бик
Телибез.
Әйд(ә) әле, әйтеп кара,
Нәрсә шулай котыра?
Ул нәрсә?
Күкләрдән очып
Төшәләр җиргә.
Биеп уйныйлар
Курыкмый җилдә.
Кыш җиткәч, аны
Көтеп алалар.
Бик теләп, чаңгы
Шуа балалар.
Ап-ак була ул,
Тик шикәр түгел.
Яз җитү белән
Эреп бетә гел.
Синең дә аны
Күзәткәнең бар.
Матур энҗедәй
Сибелә ич (?).
Күбәләк карлар
Кар бөртекләре коела,
Ак күбәләкләр булып.
Рождество таңын каршылый
Күңел шатлыкка тулып.
Кар бөртекләре, пышылдап,
Үзара серләшәләр.
Бәйрәм икәнен белдереп,
Сөенеп көлешәләр.
Рождество төне үткәнче,
Теләкләр әйтү кирәк.
Куаныч тула күңелгә,
Ашкынып тибә йөрәк.
И Ходаем, ташлый күрмә,
Иманда сакла мине.
Кичерүләреңне сорыйм,
Үтенәм, акла инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев