Туганайлар

Урта Пәнәче авылынннан Нина Данилова 85 яшьлек юбилеен каршылый. Котлыйбыз!

Туганайлар, 6 сентябрь 2019 - 09:18
239
0
1

Зәй  районы  Урта  Пәнәче авылында туган Нина Павловна  ДАНИЛОВА 6 сентябрьдә 85 яшьлек юбилеен каршылый.

Нина  түти,  Сезне  чын күңелдән  туган  көнегез белән  котлыйбыз!  Туачак таңнарыгыз,  киләчәк  көннәрегез  кояш  кебек  якты, нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.

Сез һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз – без Сезне ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Гаиләбездә генә түгел, яраткан эшегездә дә сезне нык хөрмәт иттеләр. Авыл  хуҗалыгы тармагында бухгалтер, экономист булып күп еллар  эшләдегез,  фидакарь  хезмәтегез белән күпләр өчен Сез үрнәк кеше. Алдагы тормышыгыз  кайгы-хәсрәтсез  үтсен, сәламәт булыгыз, матур гомер итегез, балаларыгызның, оныкларыгызның  игелеген  күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшәгез.

Без Сезне нык яратабыз!

Туганнар исеменнән, Владислав Агапов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: