Туганайлар

Роза Григорьевна ПАСЫЕВАга 75 яшь

Туганайлар, 9 июнь 2018 - 09:43
158
0
0

Мамадыш районы Владимир авылында туып, Усали авылында гомер итүче Роза Григорьевна ПАСЫЕВАга 9 июнь көнне 75 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, алдагы тормышыңда да исәнлек-саулыкта әтиебез белән тигезлектә яшәвегезне телибез. Сез матур парлар булып гомер иттегез. 50 елдан артык гомер иткән парлар булганга да сезне аерым-аерым котлау, теләкләр теләү мөмкин түгел. Үзегезнең барлыгыгыз белән безне сөендереп, рәхмәтләргә төренеп яшәгез. Йөзегездән беркайчан да елмаю китмәсен, табыннарыгыз һәрвакыттагыча мул, тормышыгыз түгәрәк булсын.


Әни, диеп әйтер кешең булу,
Олы бәхет бит ул дөньяда.
Әти-әни тигез, исән булса,
Юк-бар күңелсезлек югала.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Төп йортыбыз һәрчак гөрләп торсын,
Бар туганнар, якын дусларыбыз,
Җыелганда җыр-моң белән тулсын!


Балаларыгыз Лидия, Светлана, Владимир һәм аларның гаиләләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: