Туганайлар

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Николай Петрович Никифоровның 27 ноябрьда 70 яшлек юбилее. Котлыйбыз!

Туганайлар, 27 ноябрь 2019 - 06:00
2898
0
4

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әтиебез

Николай Петрович Никифоровның 27 ноябрьда 70 яшлек юбилее.

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.

Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын!

Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез Анна Григорьевна белән бер-берегезнең күңел яктысын, җан җылысын тоеп, саулыкта гомер итегез!

Чын йөрәктән яздык бу юлларны,

Көн туганда якты нур булып,

Туганнарның җылы рәхмәтләре

Барып җитсен сиңа гөл булып.

Сиңа иң изге теләкләр белән улың Александр, кызың Валентина, киленең Наталья, киявең

Алексей, оныкларың Оксана, Сергей, Анастасия һәм тормыш иптәшең Анна.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: