Туганайлар

Галина Тазовага 65 яшь

Туганайлар, 12 июль 2018 - 11:30
107
1
6

Кадерле әниебез, әбиебез Галина Григорьевна ТАЗОВА 9 июльдә үзенең 65 яшьлек юбилеен каршы алды.
Сине шушы зур, шатлыклы бәйрәмең белән котлыйбыз! Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен бу әле гомернең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк - сәламәтлек!


Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк,
Гашыйк таңга, гашыйк кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка,
Тагын матур бер ямь өстәргә.


Балаларың белән бергә-бергә,
Тигезлектә язсын яшәргә.
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә.


Сине яратып - ирең, улың, ике кызың, кияүләрең, дүрт оныгың исеменнән кызың Лилия.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 12 июль 2018 - 13:34
    Без имени
    Миндэ кушылам галина григорьевна!юбилеен белэн!исэнлек,саулык,тазалык хэм байлык!