Туганайлар

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

--, 1 гыйнвар 2016 - 06:12
73
0
0

Кадерлебез безнең! Чын күңелдән барыбыз да сине туган көнең белән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, ярдәмчел кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз булып яшисең. Син тормышта ир-ат ирешергә тиешле һәр нәрсәгә ирештең: йорт төзедең, агач утырттың, уллар үстердең. Гомерең буе тырышып хезмәт иттең. Бүген дә син семья, балалар, оныклар дип яшисең. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Көннәрең шатлык белән үтсен. Һаман шулай көчле рухлы, изге күңелле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, тыныч күңел белән, кайгы-хәсрәткә бирешмичә, бер-беребезнең уңышларына, шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа.

Яшә әле җирдә, бирешмичә,

Баш имичә, кырыс җилләргә.

Саулык-сәламәтлек ташып торсын,

Кайгы орынмасын иңнәргә.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә, утын сүндермичә,

Балаларың үскән ояның.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Галина, улларың Константин, Николай, киленең Фәридә, оныкларың Даниэль, Эвелина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: