Туганайлар

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

--, 4 декабрь 2015 - 07:12
78
0
0

Усали урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганда, Лидия алдында, укырга кая барыйм икән, дигән сорау бөтенләй тормый. Чөнки инде биш яшьлек чагыннан ук, әти-әниләрем, дәдәй-түтиләрем кебек, укытучы булам, дигән хыял белән яши ул. Алабуга педагогия институтының филология факультетын бик яхшы билгеләргә бетергән кызны Чаллы мәктәпләренең берсендә калырга кыстыйлар. Тик кая ди ул шәһәрдә калу?! Усали мәктәбендә укыган чакта ук башлап куйган эшләрен дәвам итәсе бар аның. Туган як тарихын өйрәнәсе, керәшеннәрнең моңарчы өйрәнелмәгән тамыр төпкелләрен барлыйсы, булдыра алганча, үз төбәге мәгарифен күтәрәсе. Шушындый уйлар белән, үз районына кайтып, җиң сызганып эшкә керешә.

Бу көннәрдән соң инде өч дистәгә якын гомер узган. Ул еллар эчендә нинди генә хыяллары тормышка ашмаган да, нинди генә үрләр яуланмаган. Шатлык-сөенечләр арасында, әрнү-рәнҗешле чаклары да аз булмагандыр, билгеле. Тик Лидия тормыш авырлыкларына бирешә торган затлардан түгел. Еласа да, яшертен генә елап, кеше алдына, берни булмагандай, елмаеп-балкып килеп чыгучы көчле хатын-кыз ул.

Бер канатын югалткач, ялгызы гына, ике кыз тәрбияләп үстерде. Ике кызы да "Керәшен чибәре" конкурсы җиңүчесе. Бу - үзе генә дә Лидия Семеновнаның нинди көчле әни, нинди оста педагог икәнен күрсәтеп тора.

Лидия Семеновна зирәк акыллы укытучы да, үз сүзен өздереп әйтүче көчле шәхес тә, шул ук вакытта, нечкә күңелле, шигъри җанлы каләм иясе дә. Укучыларыбыз аның язмаларын яратып укыйлар, көтеп алалар.

Лидия Семеновна! Бүген гомерегезнең иң күркәм чорына килеп җиттегез. Яулаган үрләрегез, ирешкән уңышларыгыз югары. Ләкин әле алдагылары - тагы да биегрәк, текәрәк. Шуларны яуларга Ходай сезгә кирәкле көчен дә, җегәрен дә, сәламәтлеген дә җитәрлек итеп бирсен. Әле тагын күп еллар буена бергә-бергә эшләргә, тырышырга язсын.

Олы юбилеегыз белән Сезне!

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы, "Туганайлар" коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: