Туганайлар

"Покрау бөккәннәре пешердем"

Начало конкурса: 15 октябрь 2020 - 17:22
3572
2
0

15- 19 октябрь аралыгында сайтта тавыш бирү барачак

14 октябрь - Покрау. Керәшеннәр өчен Покрау - иң мөһим көзге бәйрәмнәрнең берсе. Халык бу көнгә өйләр юып, Покрау бөккәннәре пешереп әзерләнә. Пируг-бөккәннәрне яңа уңыштан - кишер, чөгендер, кабак, кәбестә һәм башкалардан пешерәләр. Әлеге уңайдан, редакция "Покрау бөкәннәре пешердем" дигән конкурс игълан иткән иде.

Конкурска барлыгы 14 фото килде. Әлеге фотолар "Туганайлар"ның Вконтакте группасында #покраубөккәннәрепешердем хештегы белән урнаштырылып барылды.

Нигезләмә буенча, җиңүче "Вконтакте"да урнаштырылган фотолар астына җыелган "лайклар" һәм сайттагы тавышлар суммасыннан чыгып билгеләнәчәк.

Конкурска нәтиҗә 19 октябрь көнне 14:00 да ясалачак.

Игътибар! Накрутка ясаган катнашучы конкурстан төшеп калачак.

Реклама
Поделиться:
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 19 октябрь 2020 - 13:43
    Без имени
    Молодцы, супер!
  • 16 октябрь 2020 - 08:08
    Без имени
    Классный конкурс! Молодцы!!!