Сарман районында "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли

11.01.2018 11:10 | Хәбәрләр Печать

Сарман районында "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли

10 январьдан Сарман районында Ямаш Игәнәйнең "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Бу турыда Сарман муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шагыйрь, журналист, публицист Ләке авылында туып үскән - Ямаш Игәнәйнең (Ананий Нестер улы Малов) тууына 80 яшь тулу уңаеннан, Ләке авылы китапханәсендә "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
 
Районның үзәкләштерелгән китапханәсе хәбәре буенча, күргәзмәдә газета-журнал битләреннән алынган материаллар һәм әлбәттә шагыйрьнең китаплары урын алган.
 
 
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Фото: Салават Камалетдинов
 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить