Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Закар псевдонимы белян чыккан "Мескенняр" атлы шигерь

Закар псевдонимы белян чыккан "Мескенняр" атлы шигерь

Калыкнын 1921 жылдагы ачлыктагы кюргян азаблары турында

Кряшен поэзиясе историясеннян.
Кызыл ӓлӓм газетасы. 23 декабрь 1921 жыл.
Закар псевдонимы белян чыккан "Мескенняр" атлы шигерь. Калыкнын 1921 жылдагы ачлыктагы кюргян азаблары турында.

Мескенняр

Урам белян жӧрӧй беряӱ,
Баласы да кулында,
Бик зур гына иске кабчык
Ул мескеннен муйнында.

Буран бураб жулны кюмгян
Жомошак кар бик бата,
Öстӧндя дя жыртык чикмян,
Айагында чабата.

Керя дя ул ӓйтя башлый
Эшнен ничек булганын.
Ашаучылар кимесен диб,
Ӓнекясе кыуганын.

Питер байнын малайына
Киткян эйем кеяӱгя,
Ул ӱлгячтен кайткан ыйым
Мин ӱземнен ӓнейгя.

Шуннан ары эшляб тордым
Гел аларга пайдага,
Казер инде туйдырмыйлар
Китсенняр диб калага.

Чыккан ыйык улым белян,
Ӓзерлянеб калага,
Барыб булмый ач булгачтын,
Борономнан кан ага.

Бирмяссезме малайыма
Бер ӓз геня гючтиняч,
Бер туктамый жылый ул да
Тамакайы ач булгач.

Малайы да дер-дер киля
Öстӧ баша бик шяря,
Тышка чыккач сикергялей,
Жак-жагыннан жил бяря.

Жӧрӧй-жӧрӧй бу мескеннен
Кул-айагы талыккан,
Ашарына булмагачтын,
Тӧсӧ-бите жабыккан.

Ӓрлей-ӓрлей жӧрӧй мескен,
Ул ӱзенен тормошон,
Кюб кешегя ӓйтмей уза
Ойалыудан жомошон.

Закар
Кызыл ӓлям газиты, 23 декабрь 1921 жыл

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев