Туганайлар

Ялтыр-йолтыр күлмәгеңнең якаларын кем уйган?

Кряшенский узор

2007 елда "Туганайлар" газетасында керәшеннәрнең заманча тегелгән костюмнары турында тәнкыйть мәкалә бастырылып чыгарылган. Бүгенге көндә дә бу мәсьәлә, кызганыч, тулысы белән чишелеп бетмәгән

"Килешсез кием кызны әбидәй, әбине пәридәй итәр", - дигәннәр борынгылар. Мәгәр, хак та сүзләр инде. Питрау көннәрендә җыеннарда йөргәндә, төрле төбак ансамбльләренең "заманча" керәшен киемнәрен күреп, кабат бу әйтемнең дөреслегенә ышандым. Ходаем, булса да булыр икән, керәшен киемен шул дәрәҗәдә ямьсез, килешсез итеп күрсәтергә. Бу эшкә кемнар генә алынды икән? Бу киемнәрне тектерергә биргән ансамбль җитәкчеләренең (тегүчеләрен әйтмим дә инде) бер дә чын керәшен күлмәген, баш киемнәрен, тәңкәле түшлекләрен, кәсилә-дәвәтләрен дә җилән, алъяпкычларын күргәннәре булмагандыр инде. Шулай булган очракта да хәзер кулланма, әсбаплар, китаплар да күп бит. Этнографлар Ф.Баязитова, Л.Суслова, Р.Мөхәммәдова керәшен авылларынд йөреп, төрле киемнәрне, тәңкәле бизәнү әйберләрен фотоларга төшереп, күләмле китаплар чыгардылар. Алай тына да түгел, безнең әбиләребезнең сандыкларында да сакланалар бит әле борынгы киемнәр. Ул киемнәрне киеп, ансамбль сәхнәгә чыга алмый инде, дип, күпләр, бәлки, каршы да төшәрләр. Ә менә борынгы киемнәре белән йөрүче мамадышлылар, менделеевлылар күпкә оттылар. Халык аларга күбрәк тартыла. Иске киемнәр белән сәхнәгә чыгу бүгенге таләпләрга туры килеп тә бетмәс. Әмма каш ясыйм дип, күз чыгарудан ни файда. Ялтыр-йолтыр тасма тегеп, ала-тилә итәк тaгып, яңа төр "супер" сүрәкәләр киеп, халык алдына чыгып басу да дәрәҗәне арттырмый бит.

Элеккеге үрнәкләргә таянып, бүгенге сәхнә таләпләрен истә тотып, милли киемнең асылын югалтмый да, керәшен киемен сәхнәгә чыгарырга мөмкин бит. Ләкин моны бик сак, белеп эшләргә кирәк, димәк, иң элек белгечләр белән киңәшләшү, өлкәннәрнең дә сүзенә колак салу мәҗбүридер. Кашка тау җыенына килгән Кәҗәбаш түтиләре үзләренең киемнәреннән оялып еламыйлар гына. Ә бит алар һәммәсе дә әле керәшен киемнәре киеп, күреп үскән кешеләр. Елап-сыктап "супер керәшенчә" киемнәрдән йөрүчеләр бер алар гына түгел икән. Ялтыр-йолтыр килеп торган Якты Күл авылы ансамбленең дә киемнәрен кабул итеп булмый. Гомер-гомергә керәшен түшлеге (эле сакал да диләр) тәңкәләрдән генә тора, ә хәзергәчә елтыр тасмалардан түгел. Ә менә Иске Зәйнең "Җиләк" ансамбле һәм Мирный поселогы ансамбле киемнәре "Иң килбәтсез киемнәр" конкурсында "Гран при"алырлар инде. Чөнки аларның костюмнары бер халыкныкына да охшамаган. Кашка тау җыенында бер генә ансамбльнең киеменә дә күз тукталмады. Комазан башы түтиләрен исәпләмәсәк. Алар, елдагыча, үз киемнәреннән. Җыенга килгән күп ансамбль җырчылары белән сөйләшеп йөрдек. Кигән киемнәрен ошаткан бер генә кеше да очрамады. Бер-тавыштан: "бездән сорамыйлар, ни киертсәләр, шуны киябез инде, күңел тартмаса да" дип җавап бирделәр. Ә бит бу килбәтсез киемнәрне дә бушка текмиләр, чыгымнары ай-һай. Шулай булгач, бер булсын, бәрәгәйле булсын инде. Җөри җыенында күз азрак тынычланды, күңел тынычланмаса да. Чөнки анда "җиде йолдыз" фестивалендә катнашучыларга азмы-күпме керәшенчәрәк итеп тегелгән яңа киемнәрне күрдек. Районнардан килгән ансамбль җитәкчеләре дә, күреп, үз костюмнары белән чагыштырып, берәр нәтиҗә ясаганнардыр әле, дигән өметтә калдык.

Ә бит ансамбльләрнең чыгышлары тел-теш тидерерлек түгел. Берсеннән-берсе оста. Җырулары йөрәкләрне айкап чыга. Чыгышлары буенча бер гене ансамбльне дә аерып алып булмый, һәммәсендә дә талантлар. Ә талант - җәүһәр. Җәүһәрләр оста зәркән ясаган кысада булырга тиеш. Җәүһәр кысада тына бәяләнә. Туры әйткән туганына ярамаган, бигайбә, туганнар!

2007 елның 16 августында “Туганайлар” газетасында чыккан материал

 

Теги:
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама