Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Умартачы

1926 жылда 30 июнендя "Киҥяш" газитында басылган язма

Матур кӧнняр житте, дӧнья балкый:

Чебен-черкей уйный кояшта,

Агач жапрак жара, кошлар сайрый…

Рахят хазер минем шалашта.

 

Умарталарымны караштыргач,

Барыб кайтам чишмя сыуына,

Коро-сары жыйыб чяй кайнаткач,

Княгя-китаб алам кулыма.

 

Княгя-китаб минем дусларым кюк

Алар белян жалан сӧйляшям.

Укыу белян минем тамагым тук,

Тормош белян жиҥел кӧряшям.

 

Укыб кюзем талса, тагы китям

Умарталарымны карарга.

Кючлеляре булса, ӧмӧт итям

Биш-алты баш бала жабарга.

 

«Очасызмы, дуслар, гӧрлӧйсезме?

Аласызмы талдан табышны?

Äлля чит иллярдян эзлейсезме –

Арттырамсыз кӧнгӧ сагышны?

 

Сездя ней хал, дуслар, номер третий,

Ник чыктыгыз тышка жыйылыб?

Эчтя тыгыз меней, эссе меней?

Жарый… бабаҥ жабар айырыб…

 

Сайрашыгыз, кошлар, жырлашыгыз,

Кычкыр, кюке, урман жаҥратыб.

Гӧрляшегез, кортлар, тырышыгыз,

Жакты кояш, жирне жаҥартыб.

 

Бер башым мин монда, туганайлар,

Ӱткян гумер тирян уйлата.

Матур дӧнья, кош-корт, тулган айлар,

Княгя-китаб мине жуата.

Давид Григорьев     

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев