Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Туй машагяте. Димче карчык бяйете

1927 жылда 13 январьда "Киҥяш" газитынын №2 санында басылган язма

Малайны ӧйляндерергя кердем быйыл исябкя;

 

Бер карчыкка, димчегя, керер булдым киҥяшкя.

Карчыкнын бик булганын табтым ауылдан эзляб,

Бар кешенен кызларын жӧрӧй торганын кюзляб.

Ауылдагы кызларнын барын чутлый башладык;

Безгя жарарлыкларын бик тиз геня табмадык.

Сатыйга барасы булдык, кызынын жылы тулган,

Тагы исябляб туктадык, комсомолга жазылган.

Барсак бирмейче калмас, дип, кызынын берсен Гӧрӧй,

Только рятле эш чыкмастыр, бу кыз ышкулга жӧрӧй.

Бер чирек кумышка эчеб бар кызларны тикшердек,

Уйлый-уйлый тирляб пешеб, бик абтыраб утырдык.

Утыра торгач карчыгым китреб сукты ӧстялгя,

Малай сиҥа бер кыз табтым, бӧгӧн барам димняргя.

Мына сиҥа бер алла, кулым кисяргя бирям,

Ике жылда ӧч бала китермягянен кюрсям.

Биш поттада туктамас Бячкя кызы Ӱгяпей,

Бердя китмейче калмас – укыу-жазыуны белмей.

Бер нястя дя белмяся дя, ауылда бер жырыучы,

Жегерме биш житмяся дя, урамда бер ызгышчы.

Бу табыуга сӧйӧнӧб тагы бер чирек эчтек,

Жакшы гына кейенеб, Бячкя кызына киттек.

Димче карчык бик теляде бу эшлярнеҥ уҥыуын,

Кабкадан ук чишеб керде билгя бяйлягян бауын.

Безнеҥ килеӱгя башырыб хужалар кабыл алды,

Самауарына ашыгыб жаҥадан кюмер салды.

Кыздан сорау-нитеӱ жук, ике сюздян килештек.

Жырлый-жырлый туйдагы кюк таҥ беленгенче эчтек.

Кайтырга чыгыу дигяндя эшляр китте кызыкка

Теге бауын бяйляргясен димче карчык оноткан.

Бик белям тыҥнаучыларны бу сюзлярдян кӧлярсез,

Аягыгызны чалсалар, атлау жайсыз, белясез.

Чутладым мин ӧйгя кайтыб кюбме акча бетярен,

Ике жӧз пот соло сатыб туйнын нейгя тӧшярен.

Туй беткенче жится житяр житмеш чирек кумышка,

Аҥар кюбме икмяк китяр, нейляр киряк бу эшкя.

Эй, туганнар, бу жоланын сез берсен дя тотмагыз,

Алдагы кӧн балагызнын ризыкларын тотмагыз.

Мансуров

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев