Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Трушка чикмяне

Трушка чикмяне

А.Караев исемле авторның кем икәне әлегә билгесез булыб кала, ул 1920-нче елларда керәшеннәр арасында билгеле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Р.Т.Каранаев булырга мөмкин

Трушка чикмяне (мясял)

Трушка дядяй чикмяненен терсякляре тишелгян,

Кюб уйламый тороб аны жамарга да керешкян.

Беряр чирек жиҥен кисеб, терсяклярен жамаган;

Трушка дядяй тагы шуннан хабярсез жӧрӧб алган.

Ӧйдя кейеб жӧргян чакта бик жакшы чикмян булган.

Бер ӓзеряк жӧргяч тышта, беляклярен туҥдырган.

Трушка дядяй шуннан ары ачыуланган ӱзеня,

Итягеннян кисеб алыб тегеб куйган жиҥеня.

Жиҥняреня тегеб куйгач чикмян булган бик ӓйбят;

Тездян ӧшкӧря башлагач, камзулдан да киреряк.

Шуннан ары Трушка дядяй ӧмнӧ була башлаган,

Жамаулыгын алдан тауыб кейемнярен жамаган.

А. Караев (Кызыл Ӓлям газиты, 24 ноябрь 1922 жыл)

Фото: Zen.yandex.ru

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев