Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Тары җире, киндер җире...

Нәрсә ул киндер? - дигән сарауга безнең әбиләр, туендыручы да, киендерүче дә, җылытучы да, ул бик кирәкле үсемлек, диярләр иде. Минем 6уын – киндер ул суккан тастымаллар, алача күлмәкләр, дисә, бүгенге буын балалары күзләрен зур ачып: “Что вы, это же наркотик”, - дип җавап бирер.

Киндер безгә Урта Азиядән килгән. Безнең әби-бабайлар, якынча, тугызынчы гасырдан бирле киндер үстереп, көн-күрештә куллана башлаганнар. Беренче чиратта ул тукыма җитештерү өчен кирәк булган. Тукыма булып кешене эсседән, суыктан саклаудан тыш, бу усемлекнең орлыгы утыз-утыз биш процент майдан тора. Димәк, ул айбагыр игүгә карый күпкә отышлырак. Киндерне үстерү, эшкәртү мәшәкатьле булса да, тырышу үзен аклый. Чөнки үсемлек калдыксыз була. Киндер сабагы 30 процент файдалы җепселләрдән (сүс) тора. Киндернең сүстән соңгы калдыклары черемгә китә, орлыгыннан май сыккач, түбе маллар өчен ризык, маен, тукланудан тыш, буяулар һәм олиф ясау өчен кулланганнар.

Бездәге табигать шартлары икесе өчен дә кулай булып, әле егерменче гасыр башларына чаклы җитен һәм киндер культуралары тигез күләмдә чәчелгән. Бары тик Алабуга, Чистай өязләрендә генә киндергә өстенлек бирелгән. Җитен киндердән яхшырак сыйфаты буенча бераз аерылып торса да, нигәдер, сөйләмдә халык икесен дә бер исем белән - киндер дип кенә йөри. Әле бүгенге көндә дә әбиләребезнең сандыкларында җитен, киндер бистәрләр, алача күлмәкләр шактый. Безнең керәшен озак вакыт өйдә сугылган киндер, җитен тукымаларын мануфактурага алыштыра алмый аптыраган. Берәүләр моны хәерчелектән дип, икенчеләре керәшенне мәҗүсилеге көчле булудан дип аңлата. Бусы аерым тема. Бугенге язмам Мамадыш тутиләреннән ишеткән "киндерне җамансулау” турында.

 – Үсемлек ике төрле була. Орлыксызы - ата үсемлек - анысы баса дип атала. Орлык бирә торганы -ана киндер. Иң элек басаны йолкыйсың, ә орлыклы киндерне орлыгы җитешкәч кенә, әр чакта да кул белән генә йолкыдык...

– Киндер сабакларын йолкыгач, ике-өч атна суда тоталар, аннары киптерәләр. Күп чагында мунчада киптерәләр иде. Аннан ары гына талкыда йомшартып кагалар, аннан болвай тарыйлар...

– Сүс өмәләре булырые элгәре. Кыз-хатыннар җыелышып, үз талкыларын алып, өмәгә киләләр иде, җырлый-җырлый сүс җомшарттылар. Сыуннан зур агач килеләрдә төя-төя, кага-кага киндеренең талкышын, икенчеләй әйткәндә, киндер сөяген коялар, кабыгы инде ул аның. Аннан соң гына кат-кат тәрәш тарагы  - көрәк күк ясалган сөям тараклардан тарыйсың инде. Беренче кат тараган тәрәш капчык сугарга, мүк белән бутап бүрәнә арасына кыстырырга китә, ә инде икенче кат тараган тәрәш,  - китә ыштан, тастымал, чаршау кебек нәстәләргә. Иң соңгысы – анысы инде иң җакшысы санала...

– Киндернең соңгы тәрәше (сүсе) иң җакшысы саналып, җепәк күк булыр ие. Ансын инде бистәрләр, күлмәкләр сугу өчен тоттылар. Болар өчен бары басадан гына таралган сүс алына иде. Орлыклы үсемлекнең сүсе тупас була.

– Киндерне дә хәзерге кебек кабаларда, чыгырларда җегерләдек инде. Сүс җегерләү йон җегерләүгә карый ансатрак. Аны савып кына утырасың...

– Җолага бала көе сүс эрләргә утырта иделәр. Үзеңә күлмәк була дип. Утырасың инде булыр-булмас нечкә генә бармакларың белән сүс бөтереп, нишлисең, яңа күлмәк кызыктыра бит. Бала-чагага башта шул өйрәнер өченгә беренче тәрәшләрне генә җегерләтә иделәр. Тотканнардыр инде капчык ише тупас әйберләргә...

— Орлыклы киндерне орлыгы орлыгы җитешкәч кенә йолкыдык. тканда, киндер сеяген орлыгы житешкач кена на коялар, кабыгы инде ул йолкыдык. Орлыгыннан май сыктылар. Элгәре үз өйләрендә дә май сыкканнар, мин белгәндә, күрше авылга заводка илтәләр иде. Өйдә орлыгын төеп, шуңа май манып ашый идек...

–  Бәрәңге, чөгендер бөккәне пешергәндә, киндер орлыгын төеп кушалар иде. Бик тәмле тоела торганые...

Әбиләребез җамансулаган киндер бүген "опальный", чөнки аның тилерткеч сыйфаты үзенең барлык яхшы сыйфатларын да капларлык булып чыкты. Бүгенге буын киндернең дәрәҗәсен шуңа төшерде. Ә бит тугызынчы гасырдан егерменче гасырга чаклы безнең әби-бабайлар киндернең "тилертүен" уйларына да китермәгәннәр. Кадерләп кенә, җитәрлек итеп кенә (ел саен чәчмәгәннәр дә), иң уңдырышлы җирләрендә генә үстергәннәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев