Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Саллар ӧстӧндя

1920 еллар кряшен прозасысы мирасыннан. Е.Герц исемле бу авторның биографик белешмәләре әлегә билгесез булып кала. Газетаның битләрендә бу автор Е. Ястребова-Герц, Малмыж өязе керәшен шкулларының инструкторы буларак та телгә алына. Бу материал 1920 елда "Кызыл ӓлям" газетасының №21-22 саннарында (24 март, 1 апрель) басылган

Бик эйямне тӧн. Кюктя ай жактырта. Бар нястя жоклой. Тик жокламыйлар саллар ӧстӧндя жӧзя торган ике кеше. Икесе дя дӧньядя кюбне кюргян кешеляр. Сал уртасында ут жакканннар; ӧйляре тактадан гына жасаган. Ӓлля ней эшляб жамансы. Жоколары да киля. Аларнын берсе озон буйлы, таза, киҥ кюкрякле, ӓӱялеге суда жӧзгян батырлар шикелле, сары сакаллы, иптяшеня ӓйтя – жя, иптяш, ӱз тормошоҥнан бер-бер нястя сӧйля ӓле миҥа, син элгяре бай кеше эйеҥ, казер ней эшляб жарлы, жаҥгыз да жӧрӧйсеҥ? Иптяше ӓйтя – Анын турында сӧйлӧй башласам, ӓлля нейгя хадяр житяр; минем тормошом кайгылы, тик мин ӱткян тормошно жяллямейем. Аллага да ӱбкялямейем, – дей. Зур сулаб ала да, сӧйлой башлый: «Ашлык булмады, боз сукты жяшлей ӱк. Шул кӧзнӧ килделяр теге нястяляр, аклармы дейляр шунда, калдыгында ашлыкны да табтаб бетереб киттеляр. Шулай итеб, мин бӧтӧнняй игенсез калдым. Мин жыҥгыз тӧгӧл эйем. Ике малайым, киленнярем, аларнын да балалары бар ыйы. Малайларым акларга карышы сугыш башлангач та, Красный армиягя доброволец булыб киттеляр. Кюрясеҥ алар коммунист булганнар. Мин киленнярем белян, уак балалар белян геня калдым. Бер киленнен оло улы унике жяштя эйе, бик ӱткен жегет буласы ыйы. Алар белян сӧйонӧшеб торорга жазмаган икян миҥа.

Аклар килеб житя башлагач, оло киленем бар балаларын жыйыб: Мин ирем жанына барам, ничек булсада аны эзляб табарым, – диб, малайым жанына китте. Табкандырмы, табмагандырмы, белмейем. Кагярляӱле булсыннар бу аклар! Мин кече киленем белян жаҥгыз калдым. Анысы бик ӱткен дя, тяӱкял, кыйыу ыйы.

– Минем Ибаным кайтыр, анын белян без бергя акларга карышы чыгарбыз, – диб ӓйтер эйе дя, тярязя жанына барыб бик озак караб торор ыйы, аннары утырыб бик жамансы гына итеб жырларга тотонор ыйы. Анын жырлауына минем жыласыларым киля торган ыйы. Алдан ук кюҥеле сизгян икян мескеннен.

Бер табкыр килен белян кич утырабыз: ул жеб эрлей, мин чабата жасыйым. Кинят шакылдаткан тауыш эшетеля, кабканы бик каты дӧбӧрдятяляр. Бар, килен, ач кабканы, кем жӧрӧй икян бу караҥгы тӧннӧ? Ул ачарга чыгыб китте. Бер минут та ӱтмяде, калтыраб ӧйгя килеб керде: Аклар килгянняр, ӧйӧҥя керт диб кычкыралар. Мин кабканы ачмадым, ӓтекяй, дей. – Курыкма, килен, бер нястя дя булмас; Алла ташламаса, бюре ашамас, дидем дя, кабканы ачарга чыгыб киттем.

Аклар кара каргалар шикелле ӧйгя килеб керделяр, кычкыралар, оятсыз сюзляр белян сюгеняляр. Шул арада килен жукка чыкты; качкандыр бу алардан диб торам. Бер старшый дигянняре минем жаҥга киля: – Бир миҥа акчаҥны! диб, кюзлярен акайта-акайта кычкыра. Минем акчам жук, кайан алыб бирейем мин сезгя, – дим. Ӱзем куркыуымнан дер-дер калтырыйым. – Мине алдый алмассыҥ, китерегез камчы, жарыгыз мынын кабыргасын! – диб, ӱзенен иптяшляреня кычкырды. Мин анын аяк астына жыгылыб ӱтеня башладым: – Теймягез миҥа, калдырыгыз, – диб, тилмерям.

Ул минем сюзлярне эшетясе дя килмей, ӱзенен этляре белян ӧстял арасына утырыб, бер калдык бӧтӧн икмякне, бер чюлмяк сӧтӧмне ашый башладылар. Минем бик ачыуым кабарды. – Нялят син, мин картны киленем белян ачка ӱтермякче буласыҥ меней, диб кычкырдым. «Килен» диб ӓйткян чакта жӧряк ӓлля ней эшляб китте.

– Ӓ – ӓ! Синеҥ киленеҥ бар меней? Кайда качырдыҥ аны, казер эзляб таб! Ул мескенне эзлясе дя жук: сюндяря почмагына, караҥгы жиреня менеб жаткан. Шул ара да булмады, полковник тороб ӓйтя: – Картны сарайга алыб чыгыб камчы белян сыдырыгыз, киленне мин ӱземя калдырам.

Бу сюзлярне эшеткяч кюз алларым караҥгыланыб китте, кычкырмакчы булган ыйым, шул арада ике кулымнан житякляб алыб чыгыб киттеляр. Аннары миҥа нястя булганын белмейем. Тик шунысы гына исемдя: бик кычкырдым. Аҥга килмей кюбме жатканмын, анысын белмейем: тик тороб жак жагыма карасам, сарайда жатканымны белдем. Чыгыб карасам, атымны кюрмядем. – Алыб киткянняр икян атымны, – дидем дя, утырыб жыладым. Бик читен тейеб китте. Ничек киряк алай ӧйгя кердем. Анда киленем жата, – ӱтергянняр, мыскыл иткянняр.

Бу сюзлярне ӓйткяч, карт байтак дяшмей тордо. Иптяше: Аннары нястя булды? – диб сорады. – Аннары булган нястяляремне барын жыйдым да, Камы сыуына саллар ӧстӧндя эшляргя китяргя исяб иттем. Киленемне ӓйбятляб кюмдем, каберен тӧрлӧ чячякляр белян матурладым. Öйдян чыгыб китеӱе бик читен булды. Ӓня, казерге кюк, сандугачлар сайрыйлар ыйы, тӧрлӧ чячякляр матурайыб торалар ыйы, – диб сӧйляб бетерде дя, башын эйеб бик зур сулаб куйды.

 

Е.Герц  [Е.Ястребова-Герц, Малмыж ӧйязе кряшен шкулларынын инструкторы]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев