Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Өлкән буында дини шигырьләр әле дә саклана

Өлкән буында дини шигырьләр әле дә саклана

Әлеге шигырьләрнең үсеш тарихы шулай ук аз өйрәнелгән

Хәзерге көндә  дә керәшеннәрнең өлкән буынында православ дини стихләр  саклана, әмма аларның күбесе теркәлмәгән. Әлеге шигырьләрнең үсеш тарихы шулай ук аз өйрәнелгән. Күпчелеге билгеле булмаган авторлар,  керәшен  монастырларында  яшәгән монахлар һәм монашкалар  тарафыннан язылганлыгы турында без халыкта сакланып калган риваятьләрдән беләбез. Берничә буын алмашынып, атеизм өстенлек иткән чорлар аша үтеп, арыу стихләр, дини сюжетлар язылган җырлар  инде аз калды.

Элек дини бәйрәмнәр вакытында керәшен авылы яшьләре славутлар  әйткәннәр. Керәшеннәрнең күпчелек районнарында Иисус Христос, башка изгеләргә багышланган данлау җырларын “славут” яки “салават” дип атаганнар һәм аларны үткән буын яхшы хәтерли. Әлеге стихләрне  (Ходайны даннау, теляк ӓйтеӱ, славут ӓйтеӱ)   өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да башкарган. Риваятьләр буенча, дини җырларны керәшеннәрнең хәерчеләре (дярбешляр) дә башкарган. Бәйрәмнәр вакытында алар аны чиркәү янында яки халык  күп җыела  торган авыл  урамнарында басып җырлаганнар.

Бүгенге көнгә кадәр керәшеннәр җирләү йолаларын үткәргән вакытта туган телләрендә дини шигырьләр башкара. Бу шигырьләрне белүчеләр һәм башкара белүчеләр саны елдан-ел кими бара, гәрчә бу аларны  яшь буынга тапшыру традициясе сакланса да.

Төрле елларда язылган керәшеннәрнең берничә дини шигыре белән танышырга тәкъдим итәм.

Сiон тауы, Изгi тауым
Гора Сион, Священная гора

Татарстаннын Питряч районында жырлана. Казанда Тихвин чиркяӱiня килiӱчiлярдян – Николаева Мария Степановнадан (1938 жылда туган) 2003 жылда жазыб алынган буйынча.

Поется в Пестречинском районе Татарстана. Стих был записан в 2003 году в Тихвинском храме г.Казани от прихожанки этой церкви Николаевой Марии Степановны (1938 г.р.)

Сiон тауы, Изгi тауым, Алланын пристолы синдя;
Тартылам сиҥа, Изгi тауым, мяҥгi кояш балкый синдя.

Жук дауыл да, жук тулкын да, тик сöйöнöч кiня синдя;
Ходай шунда жöзöн ачар, сагныб алган улларына.

Сiон тауын кюргяннярнiҥ кюзiндя жяшi сöртöлöр;
Сiоннын мяҥгi тюрiндя туктаусыз жыр iшiтiлiр.

Аҥнаталмас ул жырларны кiшiлярнiн тiлi гiня;
Торсак ыйы уҥ жагында без Сiонда Суҥгы кöндя.

Каныҥ бiлян коткарганны, бiзгя кылган ряхимiҥнi,
Онытмабыз мяҥгiлiккя, онытмабыз мяҥгiлiккя.
 

Фото  автор архивыннан

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев