Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Мәнди

Бу мәсәлне бәләкәй чакта әнием Макарова (Дятлова) Анна Федоровна (1927–1979) сөйли иде. Әниемне Зәй районы Федоровка авылында Тукран Аннасы, яисә Почта Аннасы дип беләләр иде. Ул сугыш чорында, 1941–1946 елларда тирә як авылларда почтальон, почта бүлеге мөдире булып эшләгән. Әни сөйләүе буенча, бу мәсәлне аның үз әбисе – Кирҗә Мекетә кызы (Лукерья Никитична, 1881-1955) сөйли торган булган.

Мәнди

Керәшен әкият үрнәге

Бер ир белән хатын җакшы гына гумер итеп өч малай бер кыз тапканнар. Малайларын болар барында өйләндергәннәр. Бер малае сәүдәгәр, бер малае җир эшкәртеп иген игүче, өченче малае тегүче булган. Ата-аналары үлеп киткәч, болар үзләре генә калган. Боларның бер сеңелләре генә ятим булып кала. Малайлары өйләнгән була. Әти-әниләре үлгән багытта “сөекле кызыбыз кечкенә кала инде, аны кагып-сугып тотмагыз, иркә генә тотыгыз, җакшы гына үстерегез, дип, васыят әйтеп үләләр.

Шулай итеп болар сеңелләрен бик яратып яшиләр. Агай-эне дә бик тату торалар. Сөекле сеңелләрен бик иркәләп, яратып торгач, аларның катыннарының бик ачулары килә. Бердән-бер көнне боларның ирләре ярминкә базарына китәләр.

Шуннан пайдаланып киленнәр киңәш итә. Бу сеңелләрен кая булсада, ничек булсада берәр нәстә эшләтергә, дип. Кече килен бигрәк тә чая була. Бу килен әйтә: Мин аны урманга алып китеп адаштырам, ди. Шуннан сеңелләрен бик җакшы, ачык чырай белән тәмне әйберләр пешереп сыйлыйлар. Шуннан әйтә кече килен: Әйдә, Мәнди печкәчәм, без урманга барып кайтыйык әле, ди. Урманга китәләр болар, урман эченә керәләр дә баралар, баралар, байтак ук җир китәләр.

Шуннан килен биек агач башына менә дә: Эй, Мәнди печкәчәм, бигрәк матур күренә икән моннан: уманнардан урманнар күренә, таулардан таулар күренә, бигрәк эямне, син дә мен әле монда, син дә кара әле, ди. Бу кыз менә тегенең җанына. Менә дә карый башлый. Шул багытта җиңгәсе чәченнән тотып ала да, агачка бәйләп тә куя. Үзе төшеп кайтып та китә. Мәнди нишләргә дә белми.

Җылый бу. Җылый-җылый торган багытында моңа бер аваз килә, бу аваз җырыу авазы була. Тыңнып-тыңнап тора да, бу бит минем дәү дәдәмнең авазы, ди. Моның дәдәсе җырлый-җырлый кайта торган була урманнан:

Алым да бар Мәндигә, гөлем дә бар Мәндигә

Алты кадак алма-шикәр, барысы да Мәндигә.

Шулай җырлап кайтып торган чагы була. Мәнди моны тыңнап бетерә дә, уйлый, миндә җырлап карыйым әле, ди, минем дә авазымны ишетмәсләр микән, ди. Шуннан җырлап җибәрә:

Алың да булсын җиңгигә, гөлең дә булсын җиңгигә,

Алты кадак алма-шикәр, барысы да җиңгигә.

Карлыгачтай кара чәчем, карга оясы була, ла,

Карлыгачтай кара чәчем, карга оясы була, ла...

Җырлый бу. Шул багытта моның бәләкәй дәдәсенең дә кайтып килгән чагы була. Ул бу җыруны эшетә дә, бу безнең сеңнебезнең авазы бит, дип, эзләп урман эченә кереп китә, аваз килгән якка бара. Бара торгач бу моны күрә. Сеңнем, ди, монда сине кем бәйләде, дип сорый. Сеңнесе әйтә: җиңги, ди. Дәдәсе агач башына менеп чәчен чишә дә төшерә. Агайнеләр сөйләшәләр. Кече энеләренең үзе бәлән тегүче сандыгы да була. Шулай сөйләшеп кайтып җиткәндә сеңлесенә тегүче дәдәсе әйтә: Менә бу сандыкка кереп утыр, ди. Сеңнесе сандык эченә кереп утыра. Сандыкка бер тишек тишә. Шуннан сеңнесенә кайчы тоттыра. Менә шушы тишеккә ни тыксалар, шуны кисеп ал, ди.

Хәзер боларның кайтып керүенә сөенеп олы килен җөгереп чыга. Җанагай, бу сандыкта нәстә апкайттың, дип, әйтә. Тегесе әйтә: телеңне тыгып кара, белерсең, ди. Мәнди аның телен кайчы белән кыскарта. Ул “лү-лү-лү” дип җөгереп китә. Кара, аны, бигрәк тәмне әйбер булгандыр, әйтмиче чыгып китте, ди, икенче килен. Ул да сорый: җанагай, ни алып кайттың, ди. Телеңне тыгып кара, белерсең, ди. Анысы да телен тыга. Мәнди аның телен дә кыскарта. Минем иремнең тәмне әйберләрен алып бетерәләр инде, дип, үзенең катыны да җөгереп чыга. Шуннан суң, картым, нәстә апкайттың, ди. Телеңне тыгып кара, белерсең, ди, анысы да телен тыга. Шулай итеп боларның өчесенең тел очларын да Мәнди кыскарта.

Казер агай энеләре дә өйгә керә. Шуннан сандыкны ачып сеңелләрен чыгаралар да куанышалар. Мәндигә дип алып кайткан матур киемнәрне киертәләр, тәмне әйберләр ашаталар. Теге киленнәргә җаманнык эшләгәнәре өчен ирләре борылып та карамый. Тегеләр сөйләшә дә алмый, начар эш эшләгәннәренә бик тә үкенә.

Кичә бардым, бүген кайттым, бер самауар чәй эчтем. Шуның белән мәсәлә дә бетте.

Бу материалны Геннадий Макаров әзерләде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев