Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Мәләнчек киеп, яулык бәйләу мастер-классы – Видео

Мәләнчек киеп, яулык бәйләу мастер-классы – Видео

Керәшен хатын-кызының баш киеме бик үзенчәлекле. Бу хакта этнограф Валентина Максимова республикакүләм чараларда чыгыш ясый, аңлатып сөйли.

Валентина Петровна баш киеме элементларын үзе дә тегә. Гаҗәеп мәләнчекләрне ул Мамадыш районы Дүсмәт авылы “Җиңгәчәйләр” халык ансамбле җыручыларына да әзерләгән. Әлеге авыл хатыннарының “баш бәйләү” рәвеше мондыйрак булган: иң әүвәл хатын кеше башына түгәрәк калаклы мәләнчек кигән, аннан соң чигәчә бәйләгән һәм өстән ефәк чукол япкан.

“Җиңгәчәйләр” ансамбле баш киемнәрен ошаткан. “Мәләнчек киеп, яулыкны күтәреп бәйләгәч, үзебезне бай хатыннары, я булмаса, патшабикәгә охшатабыз. Төрле чараларга баргач, чит кешеләрнең безгә карап соклануын сизәбез ”, - дип елмаялар җыручылар.

"Җиңгәчәйләр" халык ансамбле

Видеоязмада Валентина Петровна мәләнчек киеп, яулык бәйләргә өйрәтә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт!