Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Маңгаемда минем сүрәкәм, Ике яңагымда чигәчәм...

Маңгаемда минем сүрәкәм, Ике яңагымда чигәчәм...

Керәшен хатынының баш бәйләве бик катлаулы, дөресрәге, катлы-катлы. Бу традициянең бик борынгыдан, мәҗүсилектән үк килгәне бәхәссез, дип йогынтысы гына дию дөрес булмас. Чөнки әле бүген дә мәҗүсиләр бар бит. Христиан динен кабул итеп тә, мәҗүсилекнең кул йолаларын саклап калган мари удмурт, чуваш халыкларын гына алыйк. Болар рәтенә күпмедер дәрәҗәдә мәҗүсилекләрен саклап калган керәшеннәрне дә кертер идем.

Сүзем керәшен хатын-кызларының баш киеме - сүрәкә турында бүген. Бер-берсенә азрак охшаш, исемнәре дә бер төсле булган баш киеме - өч халыкта бар. Русларда - сорока, мариларда - сорака, керәшеннәрдә - сүрәкә.

Кем-кемнән алганын анык кына исбатлаучы юк әле, чөнки алар, ничек кенә карасаң да, бер-берсеннән шактый аерылалар. Керәшеннәрнең сүрәкәсе - үзенең бизәлеше, бары тик хатыннар баш киеме (кызлар кимәгән) булуы, мөстәкыйль баш киеме булмыйча, баш бәйләүнең бер комплекты гына булуы белән аерыла.

Чөнки баш бәйләү комплекслы. Бу комплекс үз эченә мәләнчек, жилкәлек (чигәчә, яңак), сүрәкә һәм ак яулыкларны (түгәрәк яулык, хатыннар яулыгы, чуклы шәл) алган. Керәшен хатыны, сүрәкә кигәнче, башта чәчләрен мәләнчек дип аталган махсус чүпрәк калпак астына җыйган. Керәшеннәрдә өч төрле мәләнчек бар. Алабуга керәшеннәренең мәләнчеге калаклы, калак – башның түбәсе турына туры килә. Чистай керәшеннәрендә мәләнчек калагы маңгай өстендә, сүрәкәне кидертеп куяр өчен. Өченче төр мәләнчек – калаксыз, әмма аның да маңгай турысы дүртпочмаклы, каты була. Калакларның катылыгы өчен калын каен тузы кулланганнар.

Мәләнчек өстеннән сүрәкә кигәннәр, сүрәкәнең ике "канаты" була (колак өстеннән каплап куела), гадәттә, алар базардан сатып алынган ука позумент белән бизәләләр. Сүрәкәнең  маңгай өлеше махсус ука (көмеш) җепләр белән чигелә. Андый чигү, бизәү күрше халыкларда юк. Сүрәкәнең "койрык" дип аталган өлеше, баш түбәсен каплап, арканың яртысына хәтле салынып тора. “Койрык”ны күп чагында төрле төстәге тасмалар белән бизәгәннәр яисә корамалардан җыйганнар. Информаторлар әйтүенчә, имеш, күз тиюдән саклану чарасы. Югыйсә, сүрәкә бер вакытта да үзе генә киелмәгән, аның, өстеннән, борынгырак заманнарда чалма ураган кебек, бистәргә охшаган "ак яулык" дип аталучы озын ак тукыма ураганнар. Ак яулыкны күбрәк өлкән яшьтәге хатын-кызлар бәйләгән. Аның баш-башлары кызыл hәм кара ефәк жепләр белән борынгы чигү алымы (түгәрәк яулыктагы кебек) белән чигелгән була. Ә Чистай керәшеннәре махсус тегелгән "хатыннар яулыгы" дип аталган япма ураганнар. Соңрак, базарларда күпләп фабрика яулыклары сатыла башлагач, керәшен хатыннары да сүрәкә өстеннән чуклы фабрика яулыкларын почмаклап бөкләп ябына башлаганнар.

Сүрәкә керәшеннәрдә үзенең формасы буенча ике төрле. Беренчесен язып үттем, икенче төре ярым кояш формасында, андыйлар Алабуга керәшеннәрендә. Алабуга сүрәкәсенең “канат”лары юк, “койрыгын” – “чукул” дип йөртәләр. Бу сүрәкәләр, информаторлар әйтүенчә, туй сүрәкәләре генә. Ә башка вакытларда Алабуга керәшеннәре “баш яулыгын” (чукул) гына япканнар. Бәйрәмнәрдә чукул өстеннән маңгай укасы, баераклары, өлкән-дәрәҗәлеләре – тәңкәләр тезелгән маңгай тәңкәсе кигәннәр.

Җырак әбейнең сөйләве буенча, элек хатын-кыз мәләнчексез, сүрәкәсез кеше арасына чыкмаган. Сакланып калган сүрәкәләр арасында чигүләре гади генә яисә бик бай, катлаулы итеп чигелгәннәре дә бар. Сүрәкәләрне теләсә кем чикмәгән. Осталар булган, шулардан маңгай өлешен чиктереп алганнар, ә сүрәкәнең калган өлешләрен – “канатларын”, “койрыгын” һәркем үзе эшләп бетергән. Шунысы да кызыклы, Казан, Зәй, Мамадыш якларында киң таралган сүрәкәләрнең яигеше төрле-төрле, ә Алабуга төбәгендәге ярым кояш сүрәкәләр барсы да бертөрле. Шулай ук төрле төбәкләрдәге түгәрәк яулыклар да бизәлешләре белән аерылмыйлар. Ә инде бары көмеш ука белән генә чигү дә, күрәсең, борынгыларның ышануларына бәйледер. Көмеш яман күзләрдән, көчләрдән саклый, сәламәтлеккә уңай тәэсир итә, дип раслаганнар...

Бүген инде алда язылып киткән баш киемнәре музейларда, сандык төпләрендә генә. Күпсанлы керәшен фольклор ансамбльләре үзләренә кием тектергәндә, әбиләребез сандыкларына да күз салсыннар, керәшеннәрнең үзенчәлеген мөмкин кадәр дөресрәк итеп халыкка күрсәтсеннәр иде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев