Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Әлмәт районы Кәләй авылы курайчылары

Милли уен кораллары хакында

Зәй (Эзей) суы буенда урнашкан керәшен авыллары көтүче ир-атларның курайларда уйнаучылары турында бик кызыклы мәгълүмат бар. Шуларның берсе, чыгышы белән Әлмәт районы Кәләй авылыннан булган курайчы Асылгәрәй турында. Бу вакыйгалар Бишмунча авылы аксакаллары истәлекләрендә сакланып калган. Гомер буе көтү көткән бу көтүченең керәшен исемен монда инде хәтерләмиләр. Ул гасыр башында булган гадәт буенча һәм элеккеге керәшен картларына хас, чал кергән көрәксыман сакал-мыеклы, авызыннан сирәк төшергән таш челемле кеше буларак истә калган.

Әмма чын могҗиза булып аның курай уйнавы саналган. Ул күп көйләр белгән һәм аларның ни сәбәпле чыгарылуы, нинди вакыйгага бәйле булулары, кемнәргә багышланулары турындагы тарихлар һәм риваятьләр сөйли торган булган. Аның уйнаганын ишетү зур мәртәбәгә саналган. Бишмунча авылы кешеләре бу көтүче картны һәм аның гаиләсен яратканнар, хөрмәтләгәннәр. Авылның теләсә кайсы өендә дә аларга урын һәм ачык йөз булган. Соңрак, авыл белән өмә оештырып, аңа йорт салырга булышканнар. Сугыш алды еллары авыр булса да, мөмкин кадәр булышырга тырышканнар, хәлләрен белергә еш килгәннәр. Курайда оста уйнаучы бу көтүченең авылга килеп чыгуы 1921 елгы ачлык белән бәйле. Ул елны бу авылга Кәләйдән берничә гаилә керәшеннәр сыенганнар. Ашлык уңмаган булса да, Бишмунча халкы көздән бик күп итеп алабута әзерләгән һәм аның оныннан икмәк, аш пешереп, ачлык үлеменнән котыла алганнар. Килгән керәшен гаиләләре икенче елга үз авылларына кайтып киткәннәр, әмма Асылгәрәй Бишмунчада яшәргә кала, картайганчы шушында яши, 1939 елны 76 яшендә вафат була.

Чыгышы белән керәшен авылыннан булган оста курайчы һәм көтүче Асылгәрәйнең репертуарын күз алдына китерү бик кыен, әмма аның эчтәлеге Зәй суы тирәсендәге керәшен авылларында гына түгел, гомумән, барлык татар авыллары арасында популяр вокаль һәм махсус инструменталь курай көйләреннән гыйбарәт булган, дип фаразларга мөмкин. Мондый көйләрне кузаллау өчен күренекле татар композиторы һәм фольклорчысы Солтан Габәши тарафыннан Әлмәт төбәгендәге Кама Исмәгыйл, Нәдер, Кәшер кебек татар авылларында 1931 елда үткәрелгән фольлор экспедициясе барышында теркәлгән курай көйләренең нота язмалары белән танышу бераз мөмкинлек бирә. Анда, җыр көйләреннән тыш, фәкать уен коралында гына башкарыла торган, табигать күренешләренә, төрле кош-кортлар, киекләрнең үз-үзләрен тотышын, аерым шөгыльләрен чагылдырган, халык күңеленә нык уелган тарихи вакыйгаларга багышланган инструменталь көйләр булган.

Бу төбәк керәшеннәрендә курайда уйнау көчле булганлыгы турында Кәләй авылы халкы әле хәзер дә хәтерләрендә саклый. Сугыш алды елларында (1941 елга кадәрле) авыл халкы җырлаганда, биегәндә курай яисә урмаен курае дип йөртелгән буйлы озын флейталарда уйнау гадәти күренеш булып исәпләнгән.

Мәсәлән, бу авылда яшәүче Анастасия Павловна Брагина (туган елы - 1927) сөйләвенчә, аның әтисе Логов павел Семёнович (1870-1943) көздән үк курай көпшәләре бәйләмен әзерләп мунча себеркеләре белән бергә өй түбәсенә элеп куя торган булган.Бу курайларда ул бәйрәмнәрдә төрле керәшен җыр-көйләрен уйнаган, бию такмакларын уйнап биеткән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев