Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кызыл туй (Өченче бүлек)

1929 жыл 8 мартында "Киҥяш газите"нын № 9 (212) санында басылган язма

III

8 март. Бу кӧннӧ кич «вечер» буласын бӧтӧн Корчантай беля. Анда «Кызыл туй» буласын да беляляр: Пауал белян Пидуч туйы буласын.

Кич, сягят алты. Шкул жорто шыгырым, – басыб торорга да урын жук. Алдагы почмакта озон ӧстял. Öстӧня, ашжаулык урынына кызыл постау жабылган. Öстялнеҥ иҥ башында кейяӱ белян кыз утыра. Икесенен дя кюкряклярендя кызыл тасмалар. Жан-жакларында ата-аналары, кардяш-ырыулары утыралар.

Меня вулыстан килгян кеше кыҥгырау чылтыратыб, катын-кызлар бяйряменя багышланган утырышны ача. Президиум сайлана. Доклад укыла. Докладтан суҥ Пауал белян Пидучны Загс княгясеня жазалар. Кызыл туйны ачык диб белдеряляр. Сюзляр сӧйляня. Барыннан да бигеряк Пауал сюзе халыкка ошой.

– Иптяшляр! Корчантай ауылында Кызыл туй диб эшеткянняре дя жук ыйы. Меня инде Кызыл туйны ӱзебез кюрябез. Бу бездя жаҥа кюренеш. Кюб кешеляр бездян гайеб тя итяляр, ачыуланалар да. Ӓтей белян ӓней дя, бабай, ӓбей дя мыҥар карышы торганнар ыйы. Казер, кюрясез, «Дим диҥгез кючеря» дейляр, алар да аҥнадылар (Пилкя кӧля), алар да Кызыл туйда утыралар.

Минем белян Пидуч арасында да, буласы тормошобызда жаҥалыклар булыр. Без искечя «Ир – баш, катын – муйын» дигян ӓйтмешне тормош нигезе итмябез, ӓ жаҥа тормошка нигез корорбоз. Илебездя Совет власы булгач, жамагат эчендя дя шулук «киҥяшляшеб эш кылыу» тормош нигезе булырга тейеш.

Радио тыҥнаб, декламацияляр тыҥнаб, тӧрлӧ кюҥелле уйыннар-жырлар белян тагы бер-ике сагят гумер узгач, сагят уннарда халык ӧйляреня таралды. Пидучка казер «Вон!» диб кычкырыучы жук.

Хикәянең башы: "Кызыл туй"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев