Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кызыл туй ( Икенче бүлек)

1929 жыл 8 мартында "Киҥяш газите"нын № 9 (212) санында басылган язма

Урам хабярляренеҥ барыда чын булмаса да, кырыкка бере чын булыб чыга. Пауал белян Пидуч каугасы да чынга алмаша ахыры.

Бу эш ӱткян атна кӧннӧ була. Сизар Пилкясе жаҥа гына чиркяӱдян кайтыб жамагатын жыйыб чяй эчеб утыра. Пидуч никтер бик кюҥелсез, Пилкя аны-мыны сизмей. Ачык чырай белян геня чиркяӱ хабярлярен сӧйляб утыра.

– Шӧкӧр Аллага, халык кюб булды чиркяӱдя. Балаларга дары эчереӱе дя кюб булды. Булгандыр утыз-кырык бала… Пидуч! Бӧгӧн синеҥ тауыш ӓкеренеряк эшетелде: ӓлля ауырыйсыҥмы? Бик матур жырлый торганыйыҥ, дей. Пидуч, сизелер-сизелмяс кеня иреннярен кылыйтыб кӧлдӧ дя:

– Жук, бер тӧшӧм дя ауыртмый, диде.

– Суҥ ник ӓкерен жырладыҥ?

Пидуч уйга тӧштӧ.

– Ник дяшмейсеҥ? Ней булды сиҥа. Ул арада беряӱ ишекнеҥ тоткасын эзлей… Ишек ачыла…

– Пауал! Шыршык Пауалы!

Пилкя дядяй белян Унич тютейнеҥ жӧряге шыу итеб китте.

– Ӓйдя, Пауал, Павел Иваныч дирергя киряк инде сине. – чинауник булганыҥ диб эшеттем… Ӓйдя, Павел Иваныч, чяй эчяргя…

– Нейдей чинауник, Пилкя дядяй? Казер чинауниклар жук бит инде. Бу бер. Икенче, минем кем икянне белясеҥ ня баса: Шыртык Иван малайы бит.

– Анысы инде, Пауал… Прузванжысыз кеше ӓз була. Мине дя ӱзем жукта кеше ӓлля кем диб, жӧрӧй торгандыр. Шыртык Ибан малайы булсаҥ да, сине Шыртык Пауал дигян кеше жук. Синеҥ исемеҥ, ӱзеҥ белясеҥ микян, Кисмякче Пауал була. Бӧтӧн ауыл сине шулай диб жӧртя. Ӓм ӓйтсяляр дя жарый шул, койоб кына куйасыҥ бит кисмяклярне! Бу кадяр шома, бу кадяр чиста жасарсыҥ икян!

– Ряхмят, Пилкя дядяй, мактауыҥа. Жя, жаманнарлык жирляремне дя ӓйтеб кюрсят инде. Мужы алдыга кӧндя пайда булыр.

Пилкя дядяй кӧлӧб куйды.

– Жаманнар жирляреҥнеме?.. Мин сине, Пауал энем, белмейем, син жяш кеше. Алай булса да синеҥ исемеҥ халык теленя меня башлады инде. Тӧрлӧ кеше тӧрлӧсӧн ӓйтя: беряӱ мактый, беряӱ жаманнаб та куйа.

– Жя, жя, Пилкя дядяй, дӧрӧсӧн геня ӓйтеб бирче!

– Сине кеше, Павел Иваныч, алласызлыкка, коммунислыкка жазылган икян дейешяляр. Чын булса, ошатмаган жирем шул гына булыр. Чындырмы, жуктырмы – кешедян эшеткянне геня ӓйтям…

Бу сюзлярдян суҥ, ӱз сюзеня ӱзе ойалган шикелле, Пилкя кюзе белян жасаган чяйгя геня карый. Пауал, тоймастын, кюзен Пидучка жилпеде дя кӧлӧмсӧряб жибярде. Алайда ул да, бютянняр дя ней ӓйтергя белмейче торалар. Бик читен була шуныҥ ише чакта. Мыны тойоб, Унич тютей ирен ӓрляргя тотонды:

– Эй, Кодайым, утырасыҥ катыннар шикелле! Ӱзеҥ эшетмягяч, ӱзеҥ белмягяч, ӓйтмейляр аны урам сюзен! Алласыз булса да бер эш эшлятя алмассыҥ. Дӧньясы шуҥар ӓйлянгян инде. Ӱз балаларыбыз да ӓлля ничек буласы, белер хял жук…

Шуннан ары Пауал да сюзен башласы булды. Тик хужа сюзен бюлде.

– Жя, Пауал, чяйдян! Жя, меня карчык пирук та пешергян, атна кӧн итеб. Ӓле жаҥа гына чиркяӱдян кайтыб утырганыйык… Ӓй, карчык! Бар ӓле, теге нястяне дя чыгарчы: бяйрям хакына Павел Иваныч белян берярне жибярябез. Меня чаналар жасатасы да бар… Оста кеше сыйлаганны жарата бит ул… Жарый, ряхмят, энем: атаҥ кюк жакшы эшлейсеҥ. Сюзегездя торасыз, жакшы эшлейсез.

Унич тютей почмакка кереб киткяч:

– Пилкя дядяй, мин дя сиҥа эчемдяге уйымны бераз аҥнатыйым ӓле, диде Пауал.

– Жарый, жарый, Пауал, ӓйдя, ӓйт. Мин ӱз уйымны ӓйттем бит, син дя ӓйт инде…

– Мине сез, Пилкя дядяй, тормошом жагыннан бераз белясез. Мактаб та куйдыҥ ӓле. Дӧрӧс, мин эш кешесе. Кӧндӧз кисмяк-космак, арба-чана белян кӧн ӱткярям, кичен изба-читальнягя укырга жӧрӧйӧм, «Киҥяш» газитен укыйбыз, «Яҥалифкя» ӧйрянябез. Без мыны да зур эшкя саныйбыз. Дӧрӧс, чиркяӱгя без жӧрмӧйбез, пуп-пунямярне дя бигюк сӧймӧйбез. Ну, бу турдан без кайчан булса да бер алдагы кӧннярдя сӧйляшербез… Мин ӓле коммунист тӧгӧл, алай булсада ӱземне жаҥа кеше диб саныймын. Шушы арада «Жаҥа жул» колхозына жазылырга исяблейем ӓле.

– Суҥ, жарый инде. «Жаны телягян жылан ите ашаган» дигян сюз бар. Ай, карчык, бигряк матур килясеҥ! Ӓйдя, Павел Иваныч, эчкяряк кереб утыр: берярне катыйык ӓле. Кюбтяннян сине сыйласым килеб жӧрӧйдер эйе. Ряхмят ӓле кереӱеҥя…

– Мин, Пилкя дядяй, сыйланыу исябе белян кермядем, тик жомош тӧшкяч кеня кердем…

Бу сюзлярне эшетеӱ белян ӧстялнеҥ тюбянге башында утыра торган Пидуч, бурлат кюк кызарды да, урыныннан тороб почмакка кереб китте.

– Минем, Пилкя дядяй, жомошом бик зур… Ничек башларга гына белмейем…

– Жомош, Пауал, тӧшя ул. Сиҥа да тӧшяр, миҥа да… Жя ӓле, меня бу жомоштан башлыйык. Кюб тӧгӧл. Ӓле кунагына кюря ӓзеряк сакланган ыйы…

– Жук, Пилкя дядяй, миннян булмый. Тямен дя жаратмыйым, исен дя.

– Шулайук мы? Син айса бигеряк «ишанга кул биргян кеше кюк» икянсеҥ…

– Мин, Пилкя дядяй, ӧйлянергя исяб итядер эйем…

– Бик жарый, бик жарый, Павел Иваныч. Жяшеҥ житкяндер инде?

– Жегерме икедя инде, Пилкя дядяй.

– Кара, мин сине унсигез-унтугызда гынадыр диб уйлыйдырыйым. Жяшеҥ бар икян инде. Кыз суҥ билгеляндеме инде?.. Жя, Пауал, берне геня жибярче, ӓле: кунак эчмягяч, миҥа да эчеб утырыу килешле булмас. Жя ӓле! Сауытына кире салмабыз инде. Жя ӓле берне геня бик ихлас кюҥелем белян сыйлыйым, жя!

– Жук, Пилкя дядяй, кыстама да, булмый да. Эчкянем ӱк жук, сӧймӧйем дя!

– Меня бер кеше! Суҥ атаҥ да ӓзмяз тоткалый бит?

– Туты тоткалый шул. Аныҥ белян дя ӱбкяляням кайчакта… Мин, Пилкя дядяй… Пидучыгызны алмакчы буладырыйым…

Пауалныҥ бу сюзлярен эшеткяч, Пилкяляр, ирле-катынны икесе дя, кӧл кюк агарыб киттеляр. Öстял арасындагы балалар да аларга карашыб абтыраб утыралар.

Пилкя кулындагы самагунны ӧстялгя начылый куйды: куллары да, иренняре дя дер-дер киляляр. Öй тынды. Беряӱ дя сюз ӓйтмей. Унич тютей дя урыныннын кубыб почмакка Пидуч жанына кереб китте.

Утыра торгач, Пилкя ауызын ачты:  

– Мин сине туйга акча сорарга килгянсеҥ диб уйлаган ыйым, син жук жомош белян жӧрӧйсеҥ икян ӓле, энем, диде.

– Жук жомош тӧгӧл бу. Пилкя дядяй, бик зур жомош. Дӧрӧсӧн ӓйткяндя, бу жомош эшлянеб беткян дирерлек: Пидуч белян без кюбтян сюз куйыштык инде. Ӓле тик рятле эш – ряте белян кюҥелле булсын, ӱбкясез-сабкасыз булсын, диб, журый ӱзем килдем.

– Пидуч! Чык ӓле мында: кил, атаҥ белян анаҥ алдында сӧйляшейек… диб кычкырды Пилкя.

Бюлмя тактасы артыннан кызарыныб Пидуч чыга. Аныҥ артыннан аппак агарган тӧс белян Унич тютей.

– Пидуч, ӓйт ӱз телеҥ белян: миҥа китяргя риза мы син?

– Риза, дей Пидуч, тюбян караб.

Бу сюзне эшеткяч, Пилкя дядяйдя ӓдям тӧсӧ дя калмады.

– Ӓ-ӓ, риза мы!? Вон! Казер ӱк чыгыб китегез ӧйӧмнян! Вон!!

Шулай акыра Пилкя дядяй.

Дәвамы бар.

Хикәянең башын бу сылтама аша укып була: "Кызыл туй"

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев