Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кызыл туй

1929 жыл 8 мартында "Киҥяш газите"нын № 9 (212) санында басылган язма

Безнеҥ Корчантайда Шыртык Иван исемне кеше бар. Бютян ауылда «шыртык» диб кемне ӓйтя торганнардыр, ӓ безнеҥ ауылда «шыртык» исемен бик шаян, сюзгя оста, кӧлдӧрӧргя оста, ӓзеряк жалганчы, ӓзеряк кеше ӱртяӱче, чайа, ӱткен кешегя биряляр. Шыртык Иван да шундый ук кеше. Ул жалан ачык чырайлы. Кемгя булса да дяшмей узмас. Ололарга тӧгӧл балаларга да  бер-бер кӧлкӧ сюз ӓйтеб уза.

Шыртык Иван кырык жяшлярдя, кӧн тормошо – жарлы дирерлек. Аты булса, сыйыры булмый, сыйыры булса, аты булмый. Хяйер, быйыл аты да, сыйыры да бар дирергя киряк: сыйырына кушынды бер кырыкмыш алыб жибярде. Иван эчя торган кеше тӧгӧл. Ӱняре дя бар: кисмяк тӧбляӱче, арба-чана жасаучы. Эшсез торганы бик сейряк. Баласы-чагасы кюб: дюрт кызы, ике малайы бар. Шушы бер-ике жыл эчендя оло малайы Пауал бик кеше теленя меня башлады: кисмяк эшеня атасыннан да оста, аннары бик эшчян, жазыуга-сызыуга да бик оста, дейляр.

Тик, тора торгач, бу жегетнеҥ дя «жаман атын» чыгардылар: «укый торгач, Алла жук, ӓхирят жук, пярей-жен жук» диб жӧрӧй башлаган икян дейешяляр. Идяшкя барыб комсомоллыкка жазылыб кайткан икян, диб тя сӧйляшяляр.

– Тагы ӓле, ул Сизар Пилкясе кызын килешкян диб тя сӧйляшяляр!

– Анысы жук сюздер ля: Сизар Пилкясе аҥар кыз биряме суҥ!

– Биряме диб… казерге жяшляр ата-ана биреӱен кӧтӧб тормойлар: жаратса китяр дя барыр. Кючтя дядяй Анныйын нишлятте, – бӧтӧн карендяш-рыуын шак катырды. Бирсягез дя китям, бирмясягез дя китям: жаратам, – жараткан кешегя китеӱ – миҥа дӧнья кадяре алтыннан да артыгырак, диб ӓйтте, дей. Шуныҥ кюк Пидуч та китяр, – нишлярсеҥ? Дӧньясы шуҥар ӓйлянгян инде: ойат жук, намыс жук, ата-ана бахиллеге димей, кябен димей… Шундый кауга урамда…

Сизар Пилкясе дигянем – ауылыбызда «бер карт» диб ӓйтерлек кеше: бер теляктян калмый, уразасын тота, тяре жӧргяндя пуп-пунямярне хӧрмятлей. Меня шул Пилкянеҥ кызы Пидуч – Шыртык Иван Пауалы белян жаратышыб жӧрӧйляр икян. Берсе – алам, икенчесе – китям, диб сюз куйышканнар, имеш.

Кеше сюзе инде, – мин эшетмягяч. Чындырмы, жалгандырмы…

Дәвамы бар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев