Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кыз биреӱ [Димчеляр бяйете]

Кыз биреӱ [Димчеляр бяйете]

Киҥяш газиты (№6) 6 февраль 1927 жыл

Бу кешеляр кемняр икян, жят-жят атлаб баралар?
Карышы булган кешеляр, туктаб караб калалар.

Бу кешеляр – димчеляр: жӧрӧйляр кыз димняргя –
Кызлар димняб, туйлар жасаб, самагункы эчяргя.

Кызнын жортона баралар, тотоналар димняргя,
Димней, димней утыралар, тӧшӧб шыбыр тирляргя.

Бу димчеляр ней сӧйлӧйляр? – кеяӱнен булганныгын,
Чабатаны матур жасаб, мӧгӧзляр чыгарганын.

Шулай димняб утырганда, тагы керя бер димче;
Кергян димче – загяр димче, димчелярдян беренче.

Жаҥа димче, жаҥа жактан, бютян кеяӱгя димней.
Каян таба ӓйтер сюзен, минем уйга да килмей.

Кыз атасы мыҥар чаклы утырганыйы тыҥнаб,
Тик утырыб эш булмас, диб, былай ӓйтте гел чыннаб:

«Житяр инде сӧйлядегез, миндя ӓзряк сӧйлӧйӧм.
Кумышканы жаратсамда, пешереӱен сӧймӧйӧм.

Кызым минем житкян инде, бирмейем диб тормойом.
Бяйясен гел житкезсягез кызны сездян тотмойом!»

Мыны шеткяч, жаҥа димче, ипляб кеня былай дей:
«Алай булгач, Пауал дядяй, калыныҥны сал инде».

– «Калын булыр меня нястя: жакшы тыҥнаб торогоз –
– Жя, син, карчык, тик тормале: ӧстял ӧстӧн корогоз!

– Калын булыр: пустау тун, пустау жилян, бер жастык,
Аннан былай жакшырак сорт – кырупчатка бер кабчык.

Туйны уздырырга ӓле кумышкысы да киряк.
Анысын мин кюб деймейем, житяр шунда биш чиляк.

Кырык тяҥкя акча булыр, унсигез сумы кӧмӧш.
Миннян сезгя калын шушы, сездя инде казер эш.

Ирексезляб мин бирмейем, кайсы кюня – шул ала.
Берегез дя кюнмей икян, кызым быйылдан кала».
* * *
Ӓлдя булса кайсы кеше кызын сата мал итеб.
Сатыб биргян кызы жӧрӧй чыра агач кюк кибеб.

Алда да эш былай барса, тыныч тормош тиз булмас,
Ауылларда айрылышыу кимемяс ӓм туктамас.

Кюбтян инде багыт безгя кызга ирек бирергя:
– «Кемне сайлаб, кемне дейсяҥ, син шуҥар кит» дирергя.

Гр.Н. Смирнов

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык, юмор белэн язылган.