Туганайлар

Кряшенняргя ӓйтер сюз

Геннадий Макаров

Керәшеннәр өчен нәшер ителгән “Кызыл Ӓлям” газетасының чыга башлавына 100 ел тулу уңаеннан, бу басма битләрендәге кайбер материаллар белән укучыларыбызны таныштыра башлыйм. “Кызыл Ӓлям” редакциясенен газит чыга башлау уҥайыннан, беренче санындагы калыкка ӓйтелгян сюзе, “Кызыл Ӓлям” газиты, №1 – 3 октябрь 1919”.

Бу газитне кряшен калкы сӧйӧнӧб-кыуаныб куллана алыб укыр, диб уйлыйбыз. Казан каласында басылыб чыга торган Кряшен газитенен тукталыб, чыкмый башлауына инде бер жылдан артык багыт узды. Ул газит, жакшымы, начармы, кряшен калкына, ак ӧстӧндя кара таныган кешеляргя дӧнья халлярен аҥнатырга тырышадырыйы. Калык ӱз илендя, жя чит жирлярдя булган эшлярне ӓз-мяз белеб торадырыйы. Шул газит жабылгач, шушы кӧнняргя хатле кряшен теле белян басылыб бютян газит чыкмады. Шуҥар кюря кряшен калкы бер жылдан артык дӧнья хален, ил хабярлярен белмейче тордо дейсяҥ дя жарый.
Безнен кряшенняр урыс теле белян жазган газитне бик аҥнаб та бетермейляр, шунныктан урыс газитляреня жазылыб, акча тюляб алыуны тартмыйлар. Ӱз телеҥ белян жазылган сюзляр, ӱз телеҥ белян ӓйтелгян уйлар аҥны да була, кюҥелгя дя сеҥя.
Казанда басылыб чыга торган “Кряшен” газите бик зурайыб чыга башлаганыйы. Ул газиткя жазыучылар калыкка ӓрбер турдан жазарга тырышаларыйы, тик ул газитнен кӧнняре исябле булды, гумере ӓз булды.
Аны Казанны чехословаклар алгач туктаттылар, айыблы кешене ӧтӧрмянгя жабкан кюк итеб, жабыб куйдылар. Нейлектян ул газитны жабканын, нейлектян аны туктатканын кюб аҥнатырга туры килмей. Ул ӓрбер кешегя айырым ачык кюренеб тора. Патша багытында кряшенчя тел белян басылыб газит чыкмады. Кряшенчя, чуашча жазылыб чыккан газитляр калыкны жактыга таба алыб барырлар диб, патша андый газитлярне калыкка укырга рӧхсят бирмяде. Шулай чехословаклар да, кряшен газите алар кюҥленя ошарлык сюзляр жазмаганга кюря, аны туктатыб жабыб куйдылар.
Казан каласын чехословаклар алгынчы, алар Казанга кереб урыннашкынчы, кряшен газитен эшлятеб бастырыб чыгарырга акча Казандагы исполнительный комитет биреб тордо. Исполнительный комитет булышыб, акча биреб тормаса, калыктан жыйылган акча белян гня газит чыгарыб тора алмасыйды. Анын эшеня дя, кагазына да акча бик кюб киряк. Жаҥа башлыклар калыкка ӱз теле белян басылыб чыга торган газитляр киряк, ул газитляргя акча биреб булышыйык диб уйламадылар. Шуҥар кюря чехословаклар Казанда торган багытта газит чыкмады.
Казанны чехословаклар кулыннан Красная армия алгачында Кряшен газите чыкмады. Чехословакларны Казаннан куалаб чыгаргач, ӓрбер калыкка ӱзеня бер организация ачарга рӧхсят бирелде. Чуашлар, чирмешляр ӱзляреня Казанда отдел ачыб, газит дя княгяляр дя бастыра башладылар, тик кряшеннярнен гня Отделлары, жя бютян тӧрлӧ организацияляре булмады. Шунныктан кряшенчя газит дя, княгя дя басылмады. Бютян калыклар шушы жыл арасында бик кюб эшляделяр, урысчадан ӱз телляреня кючереб, калыкка кюб княгяляр тараттылар. Калыкка дӧнья хален аҥнатыб, иген игеб, бакча жимешен утыртыб, умарта корто асыраб, кӧн итеӱ турларын да жазыб, княгяляр чыгарыб, калыкнын белемнеген арттыра бардылар. Советская власть, крестьяннярнен, рабочийларнын ӱзляре сайлаб куйган кешеляре калыкка белемнек таратырга княгя, газит чыгарырга акча кюб тараталар.
Казер Казанда кряшеннярнен организацияляре бар. Бу организация Под`отдел кряшен при Отделе по делам национальностей диб ӓйтеля. Инде кряшен эшлярен шул Под`отдел башкарыб торор. Под`отдел кряшенчя газит дя, княгяляр дя чыгарырга тырышыр.
Газит калыкка бик киряк. Бу жылларда дӧнья ӧстӧндя тора торган калыклар бар да болганыб торалар, кайсы жакка ӓйлянеб карасаҥ анда сугыш. Безнен патшалыкта да, чит жирлярдя дя тынычлык бетте. Шулай дӧнья болганыб, ут кюк жаныб торганда, калыкка дӧнья хален белмейче тороуы ыҥгайлы тӧгӧл. Газит алмыйчы, газит укымыйчы чит жирлярдя булган эшлярне дя белеб булмый, ӱз жиребездяге эшлярне дя аҥнамыйбыз. Тиря жакта сугыш, кан тюгеля. Жаҥа закуннар, жаҥа эшляр эшлянеб чыгалар. Газит укый торсак, жаҥа закуннарны белеб, жаҥа эшлярне аҥнаб торорбыз.

Теги:
Поделиться:
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 февраль 2019 - 20:48
    Без имени
    Хаман бер балык башы 100ел элекке тугел бугенге керэшеннэргэ эйтелэсе сузлэр бит!Узгэрмэгэч узгэрмибез икэн!!!!Шаккаткыч😕😕😕
Реклама