Туганайлар

Кряшенняргя

Геннадий Макаров

Керәшеннәр өчен нәшер ителгән “Кызыл Ӓлям” газетасының чыга башлавына бер гасыр вакыт үткән, әлеге басма битләрендә дөнья күргән кайбер материаллар белән таныштыруны дәвам итәм.

Кряшен туганнар! Безнен ӓммебезнен дя кюз алдында, кайсыбыз гына булса да, казер нейдей кӧннярдя торганыбызны аҥныйбыз. Патша тоткононнан, анын коллогоннан котолоб жакты дӧнӧйягя чыгыб, норло кояшлы кӧнняр тыуганны кюреб сӧйӧнябез. Бу жаҥа кӧннярнен тормошо казергя кайный, актарыла. Баштук башланган тулкыннары белян элекеге бар жыйылган ӓшякене жыуа. Без меня шул тулкыннар тукталгач, диҥгез ӧстӧндя дауылдан ары матур кюренешляр ачылган кюк, рахят багытлар килер диб кӧтябез. Бу тормош килеб чыгыу белян, элекеге ӱзенен тыуган теле белян кычкырыбрак сӧйляшергя дя курыккан, патша тюряляреннян ӱз турыларыннан киряк булган эшлярне ачарга роксят ала алмаган ыуак калыклар, аны кочаклаб алдылар. Алар ашыгыб-ашыгыб баштан ук эшкя тотондолар. Кыш артыннан жазгы кӧннярдя тӧрлӧ кошлар тӧрлӧчя, ӱз-ӱзенчя сайраб эйямне тауышлары белян ауаны тутырыб, тыҥнаб тороучы кешелярнен кюҥелен эретеб, дӧнӧйяне матур итеб кюрсяткян кюк, бу калыклар да ӱзляренен аҥны матур телляре белян элекеге кысанныктан, кайгыдан ауыртыб беткян жӧрякляренен моҥон алмаштырыб жаҥа жиҥел, матур кӧйляр кӧйляргя тотондолар. Инде казер аларнын ӱзгяреӱеня искитярлек. Бер чыуашларга гына карасаҥ да, танымаслык булганнар. Тик безнен бер кряшен калкын гына шушы жаҥа тормошнын тауышы уйатыб житкезя алмады, кряшен калкы аман жокомсораб утыра ӓле, бютян калыклар бераз эшляб бара инде, безнекелярнен эшлягян эшляре бер дя жук диб ӓйтергя жарый.

Туганнар! Былай жарамый, ӓммебезгя дя эшкя тотонор багыт житте. Эш – ул безнен бурычыбыз. Безгя аны эшляргя жӧгӧрӧб уйнаб жӧрӧӱче кряшен балалары куша, безнен каныбыз, кряшен жӧрягебез куша.

Ӓле мыҥгынчы бер басылыб чыккан кряшен княгясе дя жук, алар инде кюб булырга тейешле эйе. Безнен ӧчӧн чит калык кешеляре сагышланмас, ӱзебез ӧчӧн ӱзебез тырышырга тейеш. Мыннан ары ак ӧстӧндя кара таныган бер кряшен дя тик утырырга тейеш тӧгӧл, бер кӧннӧ дя ӓрям уздырырга жарамый. Тотонойок ӓммебез дя, бар кӧчӧбӧз белян, кайнасын кряшен тормошо.

Укыучылар, ауыл учительляре, учительницалары! Урысчадан калыкка пайдалы княгяляр кючерергя тотоногоз, озаклатмыйчы Казанга, Подотделга жибярегез. Подотдел бастырыр, кючергян ӧчӧн кызмятегез хакы да тюлянер. Бигеряк казергя спектакльгя куйардый ауыл тормошоннан алынган пьесалар киряк. Кем ӱзе сайлый алмаса, Подотделдан сорасын, сезгя нейдей княгяляр кючерергя жараганны жазарлар. Шушы гяжитебезгя ӱзегезнен уйларыгызны жазыгыз, нейдей кряшен ауылында нейляр эшляня, нейдей халляр бар, ӓммесен дя гязитебезгя жибяря торогоз. Без барыбыз да шушы гязит арткылы кряшенняр арасында ней булганны, ней киряклеген белеб, беребезнен хасерятен беребез тойоб, бер жамагат шикелле торорбоз.

Чебыш (Матвей Чебышев (1880 – ?) Мамадыш өязе Колышчы авылында туган, укытучы һәм священник, “Кызыл Ӓлям” газетасы белән хезмәттәшлек иткән) - (ред.) (№ 9; 21 ноябрь, 1919 жыл.)

Теги:
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов:
Реклама