Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Кряшен шкулынын беренче жыллары

Кряшен шкулынын беренче жыллары

Кряшен шкулы официальный ряӱештя 1864 жылны ачыла. Анын укытыу эше 1863-нче жылда башлана.

Бу жылны анын ӧч укыучысы була: ӧч ир бала. Былар барысыда Мамадыш ӧязенен Чеябашы ауылыннан булганнар. Бу укыучылар ӱз укытыучылары белян бергя Духовный Академия артында, пудвалда бер бюлмядя тороб укыганнар. Укытыучылары: Чиябашыннын Василий Тимофеев исемне, ауыл шкулын гына бетереб чыккан жяш кряшен булган.

Иҥ башта укытыу эшен алыб барырга бер тӧрлӧ дя акча булмаган. Каян киряк алай акча табыб, бу балаларны туйдырыб, ӧйрятеб торганнар. В.Тимофеев ӱзе ул чакта Духовный Академиядя студентларны татарча сӧйляшергя ӧйрятеб, практикант булыб торган.

Бу беренче укыу жылы турыннан Н.И. Ильминский (В.Тимофеевнын башлыгы, шкулны ачкан кеше) былай диб жаза: «Без ауыллардан кряшен балалары Казанга атылыб килерляр диб уйлаган ыйык, алдандык: алар килмяделяр. Алай булсада икенче жылны укыучылар саны жегерме кешегя житя. Мыннан суҥ шкул жылдан жыл тиз ӱся башлый. Шкул ӧчӧн Духовный Академия тирясендя айрым фатир да алалар. Бер ике-ӧч жылдан суҥ шкул ӧчӧн бер кюпис  айрым жорт та сала (элекеге кызлар шкулы, ул жорт жук) 1870 жылга казнадан кряшен шкулы ӧчӧн таш жорт салыб бетеряляр. Бу жылларны укыучылар саны ӱсеӱ турында мындый сифырлар кюрсятеб китяргя мӧмкин:

1863–64 жылны ӧч укыучы була;

1864–65 жылны 20. Шулар арасында бер кыз;

1865–66 жылны 40 ир бала, 2 кыз;

1866–67 жылны 60 ир бала, 5 кыз;

1867–68 жылны 70 ир бала, 8 кыз;

1868–69 жылны 80 ир бала, 13 кыз;

1869–70 жылны 86 ир бала, 15 кыз.

 

1870–71-нче жылны укыучылар саны 117 кешегя житя. Шулай итеб шкулнын тиз геня багытта ӱскянен кюрябез.

Бу жылларны кряшен шкулы ауыл шкулы (начальный шкул) ряӱешендя геня эшлягян. 1878 жылдан башлаб ул 2-х классный шкулга ӓйляня. 1883-нче жылны анын ӧчӧнчӧ классы, 1901-нче жылны дюртенче классы ачыла. Шушы жылларны ул белемне второклассный церковно-учительский шкуллардан ким бирмяде. Бераз ӱстерелеб тя биря башлады. 1908-1909-нчы жылларны анын жанында образцовый шкул да ачылган ыйы.

Беренче жылларны укытыу татар телендя бара. Ильминский нын кряшенняр ӧчӧн жазган княгяляре белян кулланганнар (ден княгяляре).

1867-нче жылдан башлаб кряшен шкулынын ауыл жирендя тармаклары кюреня башлый  (Братский шкуллар ачылалар). Бу шкуллар иҥ башта Ӓрняштя, Чеябашында ачыла. 1867-нче жылны Апазда ачыла. Шушы тармаклар киткяннян суҥ Казандагы кряшен шкулы «Кряшен шкулларына баш шкул» диб атала башлый. 1913–14 жылны айрым кряшен ауылларындагы шушындый шкуллар саны 300-гя житя. Кряшен шкулы баштан ук частный шкул ряӱешендя ачыла. Жабылганчы да ул шул сызык белян бара. Аҥар акча тӧрлӧ жактан килеб тора: падша жамагатыннан башлаб, айрым кюписляргя тикле. 1913– 14 жылгы шкул отчетында 15 тӧрлӧ акча киля торган урын кюрсятеля. Иҥ кюбе министерстводан (6000 тяҥкя), Миссионерский Обществодан (3450 т.), Щетинкин кюпистян (2360 т.) килеб торган. Шулай итеб шкулнын хужалары кюб булган. Берсе дя акчаны житярлек бирмягянгя кюря, ул читен халдя торган (укыучылары чабатаны ташлый алмыйлар).

Укытыу эше турында шуны ӓйтеб китябез: ден ӧчӧн кӧряшче шкул итеб ачылганга кюря, анда денгя ӧйрятеӱ иҥ нык куйылган булды. Мыҥа бяйлянеб чиркяӱ жырыуы ӧйрятеӱе дя жакшы куйылган ыйы. Кряшен шкулы булсада, кряшен теле айырым ӧйрянеӱе мында булмады. Бу ана теленя чиркяӱ жыры, иманнардан башка урын бирмягяннекне кюрсятя. Бар ӧйрятеӱ урыс телендя бара ыйы. Бу урысландырыуга тырышканны кюрсятя. Укытыучыларнын белемнеге жугарыдан булмады. Кюбесеня кряшен шкулында Учительский Семинарияне бетергянняр ӧйрятяляр эйе.

Бу инде Кряшен шкулынын Семинариягя жакын булганныктан да килядер, чӧнки Кряшен шкулы революциягя тикле Казандагы Учительский Семинариянен Директорына буйсыныб тордо. Шкулны укыб бетергян укыучыларга учителлек кагазын Семинария Советы бирядер эйе.

Кряшен шкулы бялякяй геня шкул булсада, аны бик кюздя тотканнар. Мыны без Кряшен шкулын кюрергя килгян кешеляр исемняреннян белябез. Тӧрлӧ ӓркяняйляр, оло чинны тюряляр-попечителляр, министрлар, падша жамагатынын кешеляре мыҥар жиш-жиш килеб торганнар.

В.Г. [Василий Горохов]    

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев