Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Керәшен халкының күренекле улы Игнатий Алексеев турында

Керәшен халкының күренекле улы Игнатий Алексеев турында

1929 жылнын 13 октябрендя "Киҥяш газиты"нын №38 (241) санында басылган язма.

Игнатий Алексеевич Алексеев Казан губернасы Чистай өязе (Татарстанның хәзерге Чистай районы) Ишәле исемле керәшен авылында туа. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлый (1895). Казанда үзәк-керәшен мәктәбен (1895—1897) һәм укытучылар семинариясен (1897—1901) укып тәмамлый.  Чистай өязе Түбән Никиткино земство училищесы, Ишәле мәктәбе укытучысы (1901—1908), Казан укытучылар институты студенты (1908—1911), Чиләбе шәһәр укытучылар институты (1911—1918), Казан рус-татар-керәшен семинарияләре (1918—1919) укытучысы, Өлкә партия-совет мәктәбе, ТКУ ассистенты, доценты (1926—1931), КФЭИ доценты (1931 елдан). Физика-математика фәннәре кандидаты (1940), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1951). Гражданнар сугышы ветераны. Фәнни-педагогик эшчәнлегенең төп юнәлешләре: математика укыту мәсьәләләре; дәреслекләр, методик кулланмалар төзү.

 

Алексеев Игнатий турында 1929 ел 13 октябрь санында Киҥяш газетасы түбәндәгечә яза:

 

25 жыл

Сентябрь айында иптяш Алексеев Игнатий Алексеевичнын учителлек эшеня 25 жыл тулды. Иптяш Алексеев 1881-нче жылны крестьян семьясендя тыуа. Казандагы учительский семинарияне бетереб, бер-ӓз ауыл шкулында укыткач, Казандагы учительский институтны бетереб, сугышка кадяр Чилябедяге учительский семинариядя преподаватель булыб эшлей. 1917–1918-нче жылларда иптяш Алексеевны без тагы Казанда кюрябез. 1917–1918-нче жыллар – кряшен миссионерларыныҥ чынныклаб ойошоб, айырым ойошма тӧзӧб, гязит чыгарыб, «кряшен айырым халык» диб жӧргян жыллар.

И.А.Алексеев тагы бераз иптяшляр белян (Р.Т.Каранаев ӓм б.) бу кряшеннярнен кара кӧчляре – миссионерлар: Егоров Т., Михеев, Герасимовларга карышы беренче тауыш кютяреб, алар белян кӧряшя башлый. Иптяш Алексеевныҥ тырышыуы буйынча кряшенняр эше миссионерлар кулыннан алыныб, совет хӧкӧмятеня жакшы караган интеллигенция кулына кючя.

Бу тӧркӧм интеллигенция кряшен мясялясеня ачыклык кертмяся дя, аны аны дӧрӧс жулга куйа алмаса да, анын пайдалы жагы шушы миссионерлар белян кӧряшеӱдя, миссионерларны жиҥеӱдя була..

1918-нче жылнын август айлары. Казан чехлар кулында. Иске миссионерлар (Егоров ӓм б.) ипт. Алексеевнын алар белян кӧряшкянен онотмойлар. Егоровлар тырышыуы, кюрсятеӱе буйынча Алексеев чехлар тараплый тӧрмягя алына. Тик жайлы сябябляр буйынча гына Алексеев иптяш тӧрмядян чыгыб исян кала. Чехлар Кызыл ӓрмия алдында чыдый алмый чигяляр.

Иптяш Алексеев тагы эштя. Кряшеннярнен семинариясен короу эше ипт. Алексеевнын байтак кӧчӧн, багытын ала. Ул анда кайнаб эшляб, иске кряшен шкулы урнына  жаҥа шкул салыу да кюб пайда китеря.

Педкурсы (1919–1921-нче жыллар). Иптяш Алексеев курсыда ӓм кряшенняр арасында княгяляр чыгарыу эшендя. 1922-нче жыллар. Партия кряшенняр арасында эшляӱдя аларны татарларга жакыннаштырыб, аларны хужалык ӓм бютян жаклардан алга жибяреӱне кюздя тота.

Кряшен интеллигенциясенен кюбесе, баштарак, бу мясялягя карышы. Ипт. Алексеев бу эшкя беренче жакын килеб, укытыу эше белян геня тӧгӧл, ӱзенен татар (гаряб) билгеляре белян жазган княгясе блян кряшен шкулларында татар жазыуын ӱткяреӱгя кюб жярдям итя.

Шушы жыллардан башлаб иптяш Алексеев Совпартшколада, Кряштехникум, тӧрлӧ курсыларда, Рабфакта, ТКУ-да преподаватель булыб эшляб килеб, шулук багытны тӧрлӧ княгяляр, методика кулланмаларын ӱз канаты астыннан чыгарыб, кряшен, татар шкуллары ӧчӧн кюб пайда китеря.

Меня шушы кыска гына, ӧстян геня саналыб киткян иптяш Алексеевнын 25 жыллык хезмятен искя алыуны сорой, анын тырыш хезмят интеллигенциясенен бер хадерле агзасы икянен кюрсятя.


А.Григорьев 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев