Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Керәшен думбырасы нинди булган?

Керәшен думбырасы нинди булган?

Милли уен кораллары хакында

Борынгы керәшен дубырасы белән, фольклор ансамбльләрендә катнашучылар да, укытучылар да, милли сәгатькә битараф булмаган энтузиаст-романтиклар да кызыксына. Керәшеннәрнең думбырасы булу турында беркем дә шик белдерми. Тик ул нинди булган: өчпочмак карынлымы, түгәрәкме, яисә көрәксыманмы? Аның сабы озын булганмы, яисә кыскамы? Чын керәшен думбырасы ничә кыллы булган: икеме, өчме? Ул кыллар эчәгедән, яисә тегәрҗеп, тимер чыбыктан ясалып тарттырылганмы? Сораулар бик күп, тик аларга ачыклык кертү өчен мәгълүмат кына әлегә аз. Бу сорауларга төгәл җавап тапмыйча, керәшен думбырасын күңел тутырып куллана башлап та булмый шул.

Керәшен думбырасы традицияләрен өйрәнү өчен бүген бердәнбер юл – өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу, аларның элеккеге заманда думбыра турындагы истәлекләре белән танышу. Мин, мәсәлән, башлыча думбыра турында әнием Анна Федоровна (1927-1979) сөйләүләреннән ишетеп белдем. Әниемне туганнар арасында Тукран Аннасы дип белгәннәр иде. Ул исенә төшергәнчә, 30 нчы елларның уртасында Зәй районы Пидәр авылында, өйләренең чарачасында түгәрәк карынлы думбыра эленеп торган. Тукран ыруыннан булган әнинең бабасы Җилсәй улы Федор (1879-1945) җае чыкканда, шул думбыраны көйләп, бию, такмак көйләре уйнаган һәм үзенең оныкларын җырлап биетә торган булган. Истә калганы буенча, ул думбыра чама белән 70-75 см булган. Әлеге тегәрҗеп кыллар – итек тегәр өчен киндердән эрләнгән һәм балавызланган ныкча җептән шомартылып эшләнгән.

Кызыксынып киткәч, шунысы ачыкланды: барлык керәшен авылларында XX йөзнең 40 нчы елларына кадәр керәшен думбырасында уйнаганнар һәм аны үзләре ясаганнар да. Мәсәлән, Зәй районы Югары Баграж авылында 1917 елларда да думбыра уены киң таралганлыгы турында җырак әбием Елизарова Татьяна Андреевна (1906 елда туган) сөйли иде. Аның әйтүе буенча, аларның авылларындагы думбыра карынының формасы грушасыман, бөтен агач кисәгеннән уелып ясалан булган. Гомуми озынлыгы, чама белән, 70 см. Бу авылда думбыра үзе генә дә, сызгычлы кубыз (скрипка төре) һәм гөслә ( көслә) белән ансамбльдә дә кулланылган. Бу өч коралның кыллары да эчәгедән ясалган. Авылда иң оста уенчы һәм мондый ансамбльләрне оештыручы булып Аксак Спиркә исемле кеше танылган.

(Дәвамы бар)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев