Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

«КЕРӘШЕННӘРНЕҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА», (К ВОПРОСУ О ПРОИСХОЖДЕНИИ КРЯШЕН) - З.Н.Кириллова, Казан федераль университеты

«КЕРӘШЕННӘРНЕҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ МӘСЬӘЛӘСЕНӘ КАРАТА», (К ВОПРОСУ О ПРОИСХОЖДЕНИИ КРЯШЕН) - З.Н.Кириллова, Казан федераль университеты

Мəкалəдə керəшеннəрнең барлыкка килүенең фəнни концепциясе карала. Автор керəшеннəр формалаштыруда төрле этник төркемнəр, беренче чиратта, төрки һəм фин-угыр халыклары катнашканын ассызыклап күрсəтə. Керəшеннəрнең этнотерриториаль төркемнəренең классификациясе китерелə, аларның мəдəни үзенчəлеклəре анализлана

Идел һəм Урал буенда яшəүче татарларның субконфессиональ төркемен тəшкил итүче керəшеннəрнең барлыкка килүе хакында фəндə берничə төрле фикер урын ала. Беренче фикер буенча, аларның барысы да – христиан динен кабул иткəн татарлар [8, с.247]. Бигрəк тə совет чоры фəнендə керəшеннəр элек мөселман булып, Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алганнан соң христианлаштырылган катлау буларак тəкъдим ителə. Əмма бу проблеманы берьяклы гына хəл итү булыр иде, чөнки төрле территориягə таралып яшəүче керəшеннəр теллəре ягыннан да, гореф-гадəтлəре, кием-салымнары буенча да бер-берлəреннəн бик нык аерылып торалар.

Керəшеннəрнең этник тамырлары буенча икенче фикер беренчесенə кискен рəвештə каршы чыга: хəзерге керəшеннəрне IV–VI гасырлардан башлап XIV гасырга кадəр христиан динен кабул иткəн болгарлар яки нугайларның дəвамчылары дип саный, аларның беркайчан да ислам динендə булмавын дəлиллəргə тырыша. Бу фикернең актив тарафдары М. Глухов үзенең «Tatarica» һəм «Судьба гвардейцев Сююмбеки» дип исемлəнгəн китапларында керəшен атамасының килеп чыгышын санскрит телендəге кер (тау) һəм кытай телендəге чин (кеше) сүзлəре белəн бəйли. Аның фикеренчə, урта гасырларда Төрки каганат таркалганнан соң оешкан Кериядə яшəгəн кераит кабилəлəрен хəзерге керəшеннəрнең бабалары дип атарга мөмкин. Бу кабилəлəр хакында М. Кашгарый сүзлегендə дə (1073), иран тарихчысы Рəшид-əд-дин (XIII г.) хезмəтлəрендə дə языла. X гасырдан кераитлар мəҗүсилектəн несториан төрендəге христианлыкка күчəлəр. Язулары уйгур алфавитына нигезлəнə. Монгол яуларыннан соң Урта Азия һəм Көнчыгыш Европага күчеп китəлəр. Нугайлык һəм казакларның нигезен салалар, Казан ханлыгында да күбесе казак сословиесендə була һ.б. [4, с.328].

Чыннан да, төркилəрнең бер өлеше IV–V гасырларда ук христиан динен кабул итүе фəндə билгеле. Күренекле татар галиме Р. Əхмəтьянов моны түбəндəгелəр белəн дəлилли: Византия чыганаклары күрсəтүенчə, Византия императорлары тарафыннан төрле һун-болгар кабилəлəренə миссионерлар җибəрелə, Библия дə болгар теленə тəрҗемə ителə; хəзерге Казахстан һəм Кыргызстан территориялəрендə V–XII гасырларга караган шактый күп санлы христиан каберлеклəре һəм алардагы төрки телдə язылган башбаталар сакланган, əлеге төркилəр несториан христианлыгында торганнар; кайбер гарəп чыганакларында IX–X гасырларда Идел болгарларының бер өлеше христиан булуы хəбəр ителə [2, с.55]. Лəкин шунысы бар: бу христианлашкан төркилəр белəн хəзерге керəшеннəр арасындагы бəйлəнеш тарихи документлар белəн нигезлəнми [5, с.24].

Русларның керəшеннəрне формалаштыруда катнашы булмау, Казан ханлыгы җирлəре басып алынганчы ук андагы халыкның кайберлəре христиан динен тотулары, хəтта керəшеннəрнең аерым халык булып исəплəнергə хаклы булулары идеясе тарихта ике тапкыр: XX йөз башында һəм ахырында зур көч белəн кабынып китə.

Керəшеннəрнең барлыкка килүе хакындагы өченче фикер түбəндəгедəн гыйбарəт: аларның бер өлеше ислам диненнəн христиан диненə күчкəн татарларны, аерым алганда, аның нугай-кыпчак катламын тəшкил итə, ə калганнары исə татарлашкан фин-угыр халыкларыннан (удмурт, мари, мордва) һəм төрки халыкка кертелгəн чуашлардан килеп чыккан яисə бу халыкларның көчле йогынтысын кичергəн [5, с.27–29; 3, с.47]. Бу фикерне дəлиллəү өчен, керəшен татарларының бүленешенə мөрəҗəгать итик.

Керəшеннəрне, яшəгəн территориялəренə, тел һəм сөйлəм үзенчəлеклəренə нигезлəнеп, 5 төркемгə бүлеп карыйлар: Казан арты керəшеннəре, Түбəн Кама тирəсендə яшəүче керəшеннəр, Нугайбəк керəшеннəре, Тау ягы керəшеннəре һəм Чистай керəшеннəре [1, б. 7–23].

Казан арты төркеменə (икенче төрле Казан-татар төркеме дип тə атыйлар) Татарстанның Питрəч, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистəсе, Саба, Балтач, Кукмара районнарында һəм Киров өлкəсенең Малмыж районында яшəүче керəшеннəр керə. Бу төркем чагыштырмача борынгырак булып исəплəнə һəм, күп санлы галимнəр фикеренчə, элек-электəн шушы территориядə яшəгəн җирле халыкны тəшкил итə. Этник составы ягыннан аны ике катламга бүлергə мөмкин: төрки чыгышлы катлам һəм фин-угыр катламы. Борынгы төрки кабилəлəр белəн уртаклык күпчелек авыл исемнəрендə дə күренə: Тəмте – тəмтезе яки тəмтеде кабилəлəре исеменнəн килеп чыккан; Берсут – бер сулы, бер суга ия кабилəлəр мəгънəсен аңлата; Янсуар, Нырсуар, Иксуар атамаларында суар – су кешесе (ар – кеше, ир), ə Керəшен Казысы авылы исемендə каз элементы казар, хазар кабилəлəре атамасыннан килеп чыккан дип санала. Моннан тыш, нугайларның да əлеге төркемне формалаштыруда катнашуы мəгълүм. Фин-угыр катламының күрсəткечлəре: Казан арты төбəгендə күп кенə керəшен авылларына нигез салучылар удмуртлар һəм марилар булган; удмуртлар белəн бəйле авыл исемнəре – Чепья, Дырга, Юмья, Чура – удмуртларның ыру-кабилə атамаларыннан алынган; шулай ук борынгы марилар белəн бəйлəп карала торган пор сүзе ярдəмендə ясалган авыл исемнəре дə очрый (мəсəлəн, Поршур авылы). Ташкирмəн авылы халкын исə мордвадан һəм чуашлардан татарлашкан керəшеннəр тəшкил итə [5, с.26; 1, б.7–8].

Керəшеннəрнең алдагы төркеме – Түбəн Кама тирəсендə яшəүче керəшеннəр, икенче төрле аларны Алабуга керəшеннəре дип тə атыйлар. Əлеге төркемгə Татарстанның Алабуга, Тукай, Түбəн Кама, Əлмəт, Зəй һ.б. районнарында, Башкортостанның Бакалы һəм Шаран районнарында һəм Удмуртиянең Грахов районында яшəүче керəшеннəр керə. Н. Воробьев, Д. Исхаков һ.б. галимнəр фикеренчə, Алабуга керəшеннəре оешуда нугайлар, угырлар, татарлашкан удмурт һəм марилар катнашкан [5, с.27–28]. Башкортостандагы керəшеннəр исə рус, чуаш, мари, мордва һəм удмурт авыллары чолганышында яшилəр, кайбер авыллары татар телендə сөйлəшүче, əмма христиан динендəге мари һəм чуашлардан формалашкан. Болар, əлбəттə, тел-сөйлəмдə дə, гореф-гадəт һəм киенүдə дə үзенчəлеклəр хасил итə. Керəшеннəрнең өченче төркеме – Чилəбе өлкəсенең Нагайбəк һəм Чибəркүл районнарында гомер итүче нугайбəклəр дə этник тамырларының катлаулы булуы белəн аерылып торалар. Күп кенə документлар буенча, аларның борынгы бабалары Арча татарлары һəм нугайлар булган, шулай ук аларга мəҗүси фин-угыр халыклары вəкиллəре һəм Урта Азиядəн килгəн, фарсы, гарəп, бохарлы, каракалпак дип исемлəнгəн төркемнəр дə кушылган [5, б.28; 1, б.18].

Нугайбəклəр 1939 елга кадəр үзлəрен аерым халык (народность) итеп яздыралар, моңа аларның күп гасырлар буе казак гаскəрлəрендə хезмəт итүе һəм башка татарлардан аерылып яшəве дə этəргеч бирə.

Керəшеннəрнең дүртенче төркеме – Тау ягы яки Мəлки керəшеннəре – Татарстанның Чуашстан белəн чиктəш булган Апас һəм Кайбыч районнарында яшилəр. Аларның килеп чыгышы хакында да берничə төрле фикер бар: 1) чувашлардан татарлашкан керəшеннəр; 2) чуаш йогынтысын кичергəн керəшеннəр; 3) төркем формалашуда чуашлар да, татарлар да катнашкан. Н. Воробьев бу хакта үзенчəлекле фикер əйтə: төркем татар һəм чуашлар өчен уртак булган гомуми болгар тамырыннан бу ике этнос əле аерылмаган вакытта формалашкан [1, б. 20]. «Керəшен» үзатамалары бары XX гасыр башында гына урнашып җитə, ə аңа кадəр исə күпчелек документлар да, бу төркем үзе дə чуаш этнонимын куллана. Шул ук вакытта кайбер авылларның бер төркем кешелəре XVIII–XIX гасыр документларында «керəшен татары» дип язылган. Матди культурада һəм тел үзенчəлеклəрендə чуашлар белəн дə, мишəрлəр белəн дə уртаклыклар күп [9, с.21–22].

Бары керəшеннəрнең соңгы төркеме – Чистай керəшеннəренең генə килеп чыгышы хакында фикер төрлелеге хөкем сөрми. Татарстанның Чистай, Алексеевск, Нурлат, Лениногорск районнарында һəм Самара өлкəсенең Келəүле районында яшəүче əлеге төркем христиан динен кабул иткəн мишəрлəрдəн формалашкан, шунлыктан аларны мишəр керəшеннəре дип тə атыйлар. Шул ук вакытта кайбер авылларның чуашлар белəн катнаш булуын, төркем оешуда Каманың уң ягында һəм Казан артында яшəүче керəшеннəрнең дə катнашуын əйтеп узарга кирəк.

Керəшеннəрнең күпчелек төркемнəре формалашуда башка халыкларның да катнашуы яки аларның бик көчле йогынтысы керəшеннəрнең кием үзенчəлеклəрендə дə күренə. Мəсəлəн, шуларның кайберлəре: ир-ат һəм хатын-кыз күлмəклəрендə XIX гасыр ахырына кадəр, чуваш, мари, удмурт киемнəрендəге кебек үк, эзəр (пута) булу; кəзəкилəрнең рус, чуваш, мари һəм удмурт киемен хəтерлəтүе; Урта Идел буенда яшəүче рус һəм фин-угыр халыклары белəн уртак əрмəк өс киеменең киң кулланылуы; Мəлки керəшеннəрендə хатын-кыз баш киемнəренең (такыя, тастар, кашпау һ.б.) чуаш традицион киемнəре белəн тəңгəл килүе; Алабуга керəшеннəрендə хатыннарның түгəрəк яулык дип аталган, ике катлы нəкыш төшерелгəн, чуклар һəм тəңкəлəр белəн бизəлгəн киеменең удмурт яшь киленнəренең сюлек баш киеменə бик нык охшашлыгы һ.б. [6; 7].

Йомгаклап əйткəндə, татар халкының үзенчəлекле төркемен тəшкил итүче керəшеннəрнең этник тамырларын ачыклау – гаять катлаулы мəсьəлəлəрнең берсе. Күренгəнчə, бу хакта бер-берсеннəн шактый аерыла торган карашлар яшəп килə. Алдарак тасвирланган беренче фикер проблеманы артык гадилəштерүгə китерə, керəшен дип аталган төркем формалашуда, болгар һəм нугай-кыпчак катламыннан тыш, фин-угыр халыкларының һəм чуашларның да катнашуы игътибардан читтə кала. Барлык керəшеннəрнең дə инде меңелдан артык христиан динен тотуы һəм төп татар массасыннан аерылып торган халык булулары хакындагы фикер шулай ук икенче чиккə ташлану рəвешен ала, аерым үзенчəлеклəр белəн булса да, татар телендə сөйлəшүче төркемне татар халкыннан читлəштерүгə китерə, ə христиан динен кабул иткəн болгар яки нугайларның хəзерге керəшеннəр белəн бəйлəнеше тирəн фəнни тикшеренүлəрне талəп итə. Безнең уебызча, өченче фикер мəсьəлəне тулырак ачарга ярдəм итə, керəшеннəрнең гаять катлаулы этник тамырларга ия булуын дəлилли.

Əдəбият һəм чыганаклар

1 Баязитова Ф.С. Керəшеннəр. Тел үзенчəлеклəре һəм йола иҗаты. – Казан: Матбугат йорты, 1997

2 Без бер тамырдан: Керəшен татарларының этногенезын һəм этнографиясен өйрəнү буенча урта гомуми белем мəктəплəре өчен уку ярдəмлеге / Төз.: Н.В. Максимов. – Казан: Мəгариф, 2002

3 Воробьев Н.И. Этнические группы татар Среднего Поволжья и Приуралья. – Итоговая научная сессия КИЯЛИ АН СССР за 1963 г. (Краткое содержание докладов). – Казань, 1964

4 Глухов М.С. Таtarica. Энциклопедия. – Казань: Ватан, 1997

5 Исхаков Д.М. Керəшеннəр. Тарихи-этнографик очерк. – Идел. – 1994 – №6. – Б. 23–31.

6 Мөхəмəдова Р.Г. Керəшен татарлары киеме. – Казан: Сүз, 2005

7 Мухаметшин Ю.Г. Татары-кряшены. – М.: Наука, 1977

8 Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты, 2005

9 Татары. – М.: Наука, 2001

Сведения об авторе: Кириллова Зоя Николаевна – к.филол.н., доцент Института филологии и искусств Казанского (Приволжского) федерального университета (Казань, Российская Федерация); zkirillova@yandex.ru

Источник: Кириллова З.Н. Керәшеннәрнең килеп чыгышы мәсьәләсенә карата / З.Н.Кириллова // Кряшенское историческое обозрение: сб. ст. - Казань, 2015. - С. 14-20.

Фото: kpfu.ru

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев