Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Катыннар турында сюз

Катыннар турында сюз

Киҥяш газиты 27 июль 1925 жыл. Кряшен поэзиясе тарихыннан.

Сезнен турдан уйга тӧштӧм,
Эй, кыйбатлы катын-кыз:
Тормош ӧчӧн бик киряк сез,
Алтын сезнен кулыгыз.

Урныгыздан иртюк тороб,
Кичке тюшяк жяйгенче,
Кырмыска кюк эшлейсез сез,
Ӱлеб жиргя кергенче.

Бала табыу, бала биляӱ,
Идян-сяке чисталау,
Киндер сугыб жӧйляр тегеӱ,
Сыу китереӱ, мал карау.

Аш пешереӱ, чяй кайнатыу,
Тауык-чебеш туйдырыу,
Мунча жагыу, керляр жыуыу,
Чыбык-чабык сындырыу.

Былар барда сезнен ӧстя,
Ӓм кирякле зур эшляр,
Сезнен куллар тейгян жирдя
Рятле була бар тӧшляр.

Ауыр эшляр эшляргя дя
Сезгя туры килгялей.
Бигряк мына тол катыннар
Зур нужалар кюргялей.

Атын жигеб жул да жӧрӧй,
Сукасын да сукалый,
Бураннарда кар да кӧрӧй,
Утынын да жаргалый.

Печян чаба, кӧлтя кертя,
Зур кабчыклар кютяря,
Кюб чагында, ауыр эшляб,
Саулыгын да бетеря.

Укыб белем алганнары
Баш белян дя кюб эшлей,
Ӓм тырышыб, белеб эшлей, –
Кюб ирляргя бирешмей.

Ышкулларда, детдомнарда
Бюлнислярдя, Нарсудта, –
Байтак кына катын-кызлар
Кюбтян эшлей Советта.

Эй кыйбатлы катын-кызлар,
Советларнын жулдашы,
Коммуниз(ы)м нигезенен
Ышангычлы нык ташы!

Жяшя, матур кызыл чячяк,
Татлы жимеш, баллы май!..
Ашар икмяк ничек киряк,
Тормош ӧчӧн сез шулай.

Дусыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шаккаткыч,ни гомерләр артта калган ,без ишетеп,сойлэшеп ускэн сузлэр. Тик ,шул сузлэрне керэшенчэ язылмасын укырга туры килмэде моңа кадәр.Мина бик ошый керэшенчэ язмаларыгыз.Укып барам. ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мэня гел мамалар яшягян еллар турында инде. Сугыштан сонгы авыр еллар булган