Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Изге Николайнын бер кызга ӓйткян ӱгете

Изге Николайнын бер кызга ӓйткян ӱгете

Кодрят кылыучы изге Николай, аны Санта Клаус, Сантый Микулай диб тя беляляр. Ул ак сакаллы карт кюб калыкларга таныш. Бу ак сакаллы изге картны мосолманнар да таный ӓм аны Хызыр Ильяс диб беляляр

Кодрят кылыучы изге Николай, аны Санта Клаус, Сантый Микулай диб тя беляляр. Ул ак сакаллы карт кюб калыкларга таныш. Бу ак сакаллы изге картны мосолманнар да таный ӓм аны Хызыр Ильяс диб беляляр. Тормошларына ауырлык килгяндя ул кешеляргя гел булыша, бюлякляр таратыб жӧрӧй. Анын изгелекляре турында кюб историяляр бар. Меня аларнын берсе: Изге Николай бер жарлы кешенен семьясын бик зур жазыктан коткара. Жарлынын ӧч кызы була, нужага кюря ул ӱз кызларын тяннярен сату итя торган эшкя бирясе була. Ӓлеге заман калада изге Николай архиепископ булыб кызмят итя торган чак икян. Ходай аҥа бу кеше турында белгезя. Изге Николай бу семьяны коткарырга карар кыла ӓм атасыннан калган алтын тяҥкялярне тӧйӧнчӧккя сала да караҥгы тӧннӧ жарлынын тярязясеня ыргытыб китя. Кызларнын атасы тӧйӧнчӧкнӧ иртя белян табыб ала ӓм мыны Христос ӱзе аҥа бюляк иткян диб уйлый. Бу малга ул олы кызын жакшы кешегя кейяӱгя биря. Булышлыгы жакшы уҥыш китергяненя Изге Николай бик сӧйоня. Кешегя кюренмейче жарлынын тярязясеня тагы бер алтынны тӧйӧнчӧк ташлаб китя. Бу малга теге кеше урта кызына туй уздыра. Ӓлеге жарлы жярдям итеӱченен кем икянен бик тя белясе киля. Ул тӧннярен жокламый, ӧчӧнчӧ кызына да теге булышыучы килмяс микян диб кӧтя. Изгелек кылыучы Николай ӱзен озак кӧттӧрмӧй. Тӧйӧнчӧктяге тяҥкяляр тауышын эшетеӱ белян бу жарлы урамга жӧгӧрӧб чыгыб архиепископны кыуыб житя ӓм изгене таныб ала. Изге Николайнын аягына жыгылыб башыра, кызларын куркыч җазыктан саклаб калганы ӧчӧн аҥа тау итя.

Изге Калада, Йерусалимдя бер  бай ӧйӧнӧҥ жакты тюрендя

Бер кыз иняля, тормош исяблей Изге Николай тӧсӧ алдында:

«Булырмы миҥа жанмаган кӧймя паный дӧнжянен  чигеня чыккан,

Утлы жылгадан жанмый ӱтялгян, жакты жомакка илтеб куялган?»

 

Изге Николай ӓйткян бу кызга: «жанмаган кӧймя  ник киряк сиҥа?

Инәлеб сора абпак кӧмӧшляр, энже-мяржянняр, кызыл алтыннар».

«Кодрят кылыучы Изге Николай, ник киряк миҥа абпак кӧмӧшляр,

Ник киряк миҥа энже-мяржянняр, болар ӧстӧня кызыл алтыннар?»

 

Аҥнаткан аҥа Изге Николай: «абпак кӧмӧшляр – синеҥ арыулык;

Энже-мяржянняр – синеҥ кюз жяшеҥ; кызыл алтыннар – синеҥ матурлык.

Бу байлыкларныҥ белсяҥ кадерен, бирелер сиҥа бар телякляреҥ:

Мяҥгелектяге жакты жомак та, бу жирдя кӧткян жакшы тормош та».

 

Фото:Sunhome.ru
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев