Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Ирнә, Зичә, Игәнә буе төбәге курайчылары

Милли уен кораллары хакында

Урман курае турындагы истәлекләр Татарстанның Зәй, Ирнә, Зичә елгалары буйлап урнашкан керәшен авыллары халкының хәтерендә яхшы сакланган. Зәй районының Урта Баграж авылында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр урманда үскән кура көпшәсеннән ясалган курай коралын гадәти күренеш итеп исәплиләр. Тавыш тәрәзәле һәм ике уен тишеме булган, урман курасыннан эшләнгән курайда әле 1950 елларда да уйнаганнар. Шулар арасында, мәсәлән, ике туган Трушка Микулай һәм Бабил (Кандрабаев Николай һәм Вавил). Алар узган гасыр азагында туганнар һәм 60 еллар уртасына кадәр яшәгәннәр.

Бу сәнгать монда тиз генә юкка чыкмаган. Әле 60 елларда да Сарсаз-Баграж авылында Олы көн бәйрәмендәге күңел ачу уеннары вакытында яшь егетләр озын урман кураенда уйнаганнар. Мәсәлән, күкәй тәгәрәтеп уйнаганда Торна Микулае (Журавлев Николай, туган елы 1949) бик матур итеп урман кураенда уйный торган булган. Курай уйнаучыларны авыл халкы яратып тыңлаган.

Курайчыларның «концерт чыгышлары» Торыйсын, Питрау көннәрендә, бигрәк тә Нардуган уйнаганда оештырылганнар һәм күп санлы тыңлаучыларны җәлеп иткәннәр.

Кабан Бастрык авылында озын ''урман кураен" чыңкый курай дип атыйлар. Ул курайда исә бәйрәмнәрдә Начтый Питере (Брицов Петр, 1940 - 1995) оста уйнаган. Ул үзенең курайларын, урманда үскән курадан тыш, сазлыкта үскән көпшәләрдән дә ясаган.

Курыстан ясалган ике бармакчалы сыбызгыны, мәсәлән, Зәй районы Зичәбаш авылы керәшеннәренең музыкаль көн-күрешендә кулланганнар, тик ул монда нугай, яисә нугай курай атамасы белән билгеле. Бу коралның буе чама белән 50 - 70 см, юанлыгы 25 - З0 миллиметр булган.

Нугай атамасының килеп чыгышын, беренче карашка, "нугай" халкының этнонимы белән бәйләү мөмкин. Чынлап та, Урта Азия халыклары Казан татарларын "нугай" дип атыйлар. Нугайлар тарихы урта гасырдагы Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларының тарихы белән тыгыз элемтәдә булып, анда яшәгән халыклар бер-берсе белән нык  укмашкан. Шуңа күрә "нугай” курае дигән атаманы татар курае дигән сүз белән алмаштырып булыр иде сыман. Әмма 6у болай булмаска да мөмкин икәнлегенә ишарә итә торган мәгълүмат бар. Каюм Насыйриның бай эчтәлекле һәм хәзерге телдән төшеп калган күп кенә сүзләр, атамаларның мәгънәләрен биргән «Ләһҗәи татари» исемле аңлатмалы сүзлегенә игътибар итик. Монда ул нугай дигән сүзгә түбәндәге аңлатма бирә: бер мәгъруф нәбатдыр, балалар [аңардан] сыбызгы ясарлар; фарсыларда нәй диерләр. Шушы ук сүзлектә нәй дигән атама исә - сыбызгы, нугай курай төре дип аңлатылган. Димәк ки 6у ике версиянең, ягъни нугай курай атамасы нигезендә нугай этнонимымы, яисә нугай исемле үсемлек атамасыннан чыкканмы икәнлеген төгәл ачыклау өчен алдагы көндә тирәнрәк тикшеренүләр таләп ителә. Сыбызгыларның башка төрләрен курыс көпшәсеннән генә түгел, махсус киптерелеп куйган өрәңге әзерләнмәләреннән дә кору ысулы белән кыргыч җайланмаларында ясаганнар, эчләре исә борауланып, яки кызган тимер белән яндырылып тишелгән. Мондый сыбызгыларны элек базарларда, ярминкәләрдә сату өчен дә күпләп эшләгәннәр. Музыкаль көнкүрештә дүрт һәм алты бармакчалы сыбызгылар, нугай курайлар да кулланганнар. Аларның буе чама белән 30 - 40 см һәм диаметры 25 - 30 мм булган. Миңа әтием Макаров Михаил (1921 елда туган, Сарман районы Керәшен Чыршылысы тумасы) тарафын-нан керәшеннәр арасында кулланыла торган традицион сыбызгылар ясавын күреп тору бәхете насыйп булды. 1960 еллар ба-шында Әлмәт шәһәре тирәсендә артил белен урман кисү эшләренә барган идек. Күрәсең, музыкага кызыксынуым булганга күрә, әти миңа дүрт һәм алты тишемле ике сыбызгы ясап бирде.

Сыбызгының тавыш югарылгы белән бәйле көйләнеше төрле булырга мөмкин.

Ул сыбызгы ясаучыларның көпшә үлчәмнәрен (озынлыгын, җуанлыгын) нинди итеп сайлаганлыгы белән бәйле. Моннан тыш, бармакчалар арасындагы үлчәмнәр дә сыбызгы ясаучының зәвыгыннан һәм тәҗрибәсеннән чыгып билгеләнгән, чөнки халыкта темперацияле көйләнеш төшенчәсе әле булмаган һәм, аерым төбәкләргә хас, колакка ятышлы булган атураль тавыш тезмәләре генә кулланылган.

Чистай төбәге курайчылары

Билгеле булганча, Каманың сул ягындагы Шушма суы төбәгендәге керәшеннәр мәдәнияте формалашуда (Чистай районы) шактый өлештә мишәр  компоненты да катнашкан. Шундый бер авылда хатын-кызларның мәгълүматлар белән дә курай уйнау традицияләре турында мәгълүматлар язылып алынды. Мондый мәгълүматлар әлеге төбәктә казан татарлары, керәшеннәр, мишәрләргә этник төркемнәрендәге хас курай традицияләренең борынгы тамырлары булганлыгы турында фараз итәргә мөмкинлек бирә.

Әлмәт районының мишәрләр яшәгән Түбән Абдул авылында булганда, авылның бер өлеше элеккеге заманда Степановка исемле керәшен авылы булганлыгы ачыкланды. ХIХ йөз азагында алар исламга чыкканнар икән, әмма керәшен бабаларын да онытмыйлар. Бу авылның өлкән яшьтәге кешеләре мондагы хатын-кызларның курай уйнаганнарын хәтерлиләр. Түбән Абдулда яшәүче (1906 елда туган) Галимова Зөләфкәр үзе дә заманында курайда уйнаганын сөйләде. Аның курае алда әйтеп үткән керәшеннәрнең нугай курайлары кебек бер үк ысул белән эшләнелгән, әмма кураенда дүрт бармакча тишеме булган.

Югарыда китерелгән мисалларның типиклыгын бу төбәктәге башка керәшен авыллары тормышыннан алынган мәгълүматлар белән дә ныгытып булыр иде һәм керәшен курайларының конструктив төзелеше татар халкының башка этник төркемнәрендәге курайлары белән уртак булганлыгы турында нәтиҗә ясарга була. Керәшеннәрдәге курай сәнгатенең аерымлылыгын фәкать стиль һәм башкарылган төрлелегендә күреп була.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев