Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Иона пагамбяр княгясе

Иона пагамбяр княгясе

Амафин улы Иона Ходайдан куркыб Фарсиска кача

1 БЮЛЕМ

Иона Фарсиска кача. Дауылны тынычландырыр öчöн Ионаны диҥгезгя ташлыйлар.

1. Бер кöн Амафин улы Ионага Ходайнын сюзе була:

2.  “Тор, Ниневиягя – бöйöк калага бар, андагы жаманнык кылыуларнын чиктян узганныгы Миҥа кадяр килеб житте”, диб äйт.

3. Иона ися курка, анда барырга телямей äм Ходайдан жыраккарак качыйым диб, Иоппиягя китя. Анда Фарсиска китя торган диҥгез кöймясе таба, кючереÿ хакын тюлей дя кереб утыра. Шулай итеб Ходайдан жыраккарак китер öчöн Фарсиска жулга чыга.

4. Äммя жул барышында Ходай дингездя кöчлö жил кубтара. Шундый оло дауыл була, кöймя меня-меня уалам диб тора.

5. Кöймячеляр куркуга тöшя, äрбере дя ÿз аллаларына жалбаралар, кöймяне жиҥеляйтер öчöн андагы жöклярне дингезгя ташлый башлыйлар; Иона ися кöймя тöбöня тöшöб жата äм тирян жокога тала.

6. Кöймя башлыгы тöшöб äйтя: “Син ник жоклойсын? Тор, ÿзеҥнен Аллаҥа жалбар; бялкем безне кызганыр да, хараб булмабыз”.

7. Шуннан дингезчеляр бер-береня äйтя: “Жирябя салыйык та, бу каза безгя кем аркасында жибярелгянен белейек”, диб. Жирябя салалар, жирябя Ионага чыга.

8. Шунда аҥа äйтяляр: “Äйт безгя, бу каза безгя синеҥ аркада тöштöме? Синеҥ эш-ÿняреҥ нейдей, кайсы жактан килясеҥ? Синеҥ илеҥ кайда, äм син нейдей калыктан?”

9. Иона аларга äйтя: “Мин – еврей, дингезне äм корылыкны бар иткян, кюктяге Ходай Алланы кадерлейем”.

10. Дингезчеляр, анын ÿзе белдергяненчя, Ходайдан качканныгын аҥныйлар. Аҥа äйтяляр: “Нигя кылдыҥ син мыны?”  Äм кешелярнен котлары алына, алар оло куркыулыкка тöшя.

11. Дингез жарсыуы ич тя туктамый. Äм аҥа äйтяляр: “Дингез тынычлансын öчöн синен белян ней кылыйык?”

12. Ул äйтя аларга: “Мине дингезгя ташлагыз, – дингез тынычланыр, мин белям, бу оло дауыл сезгя минем аркада тöштö”.

13. Диҥгезчеляр коро жиргя житейек диб ныгытыб ишкяк ишяргя тырышыб карыйлар, äммя булдыра алмыйлар, дингез аларга карышы äмян жарсый.

14. Шунда алар Ходайга тауыш биреб дяшяляр: “Эй Ходай, Сиҥа инялябез, бу кешенен җаны аркасында хараб булмыйык. Анын канын айыбсызга безнен öскя салма. Эй, Ходай! Ӱзеҥя жараулы булганча кыласыҥ, шу”.

15. Ионаны дингезгя атканнан сун дингез жарсыуыннан тына.

16. Кешеляр Ходайдан котлары чыгыб, оло куркуга тöшя äм Ходайга корман китеряляр, адарыналар.

 

2 БЮЛЕМ

1. Ходай оло балыкка Ионаны жотарга куша; Иона бу балык карынында öч кöн äм öч тöн була.

2. Иона ÿзенен Ходай Алласына балык карыныннан иняля:

3. “Эй Ходай, кысынтыда Сиҥа эндяшям, Син мине эшетсяҥ эйе; Ӱлеляр иле карынныннан Сиҥа жылаб жалбарам, Син минем тауышымны эшетсяҥ эйе.

4. Син мине тиряннеккя, дингез тöбöня иҥдердеҥ, Агымнарыҥ белян мине чырматтыҥ; Синеҥ суларыҥ сарды äйлянямне, Синеҥ тулкыннарыҥ кюмде минем öстöмнӧ.

5. Мин Синеҥ жöзöҥнян кире кагылдым, Äммя, Синеҥ изге келяÿ öйöҥнö тагы кюрсям эйе.

6. Сыулар тынымны каплады, Тöбсöзлöк мине бикляде, Дингез ÿляме башымны чырмады.

7. Тау асларына кадяр тöштöм, Жир мине мянгегя сöргöнгя бикляде; Äммя, эй Ходай Аллам, Ӱлеляр иле чокырыннан жанымны коткарырсаҥ ыйы.

8. Тыным хялсезлянгяч, Эй Ходай, Синеҥ турыда искя тöшöрдöм, Инялгянем Сиҥа, Синеҥ изге жортоҥа ирешсен эйе.

9. Буш, жалган потларны кадерляÿчеляр Ӱзлярен Рахимнеляреннян кире боралар шул,

10. Шöкöр итеп Сиҥа корман китерермен, Адарынганымны кылырмын. Коткарылыу Синнян килер, эй Ходай!”

11. Ходай балыкка бойорок бирде äм ул Ионаны коро жиргя косыб чыгарды.

 

3 БЮЛЕМ

1. Аннары Ионага икенче табкыр Ходайнын сюзе була:

2. “Тор, Ниневиягя, бöйöк калага бар äм äйткянняремне ирештер”.

3. Иона Ходай сюзе буйынча торды äм Ниневиягя китте. Ходай алдында Ниневия шундый зур кала, öч кöн жöрöб äйлянерлек.

4. Иона äр кöннö кюбме жöрöй алганча кала буйынча белгезеÿ жасаб, äйтеб жöрöй башлый: “Тагы кырык кöннян сун Ниневия жимереля” – диб.

5. Ниневия кешеляре Аллага ышандылар: уразага кереÿлярен белгезеб äм олосыннан кечесеня кадяре кабчыктан кейенеб жӧрӧй башладылар.

6-7. Бу сюз Ниневиянен падшасына кадяр житя, ул тяхетеннян тороб, падша кейемнярен сала äм кабчыктан кейенеб кöлгя утыра, äм Ниневия падшасыннан äм анын тюряляреннян бойорок чыгара: кешеляр, терлекляр, ÿгезляр, сарыклар берсе дя ашамасын, утлауга жöрмясен, сыу эчмясен,

8-9. Бöтöн кешеляр, мал-туарлар кабчыктан каблансын. Äрбере Аллага öннярен тöбяб инялсен, начарлык жулыннан, жаманнык кылыуларыннан кире боролсон, бялкей, ул заман Алла рахимнек кюрсятер äм Ӱзенен утлы ачыуын жяйелдермяс äм без хараб булмабыз”, диб.

10. Алла аларнын эшлярен, бозоклок жулдан кире кайтканнарын кюря, аларны кызгана äм алдан äйткян бяляне жибярмей калдыра.

 

4 БЮЛЕМ

1. Мыҥа Ионанын кюҥеле сюреля äм ул ÿртяля.

2. Ул Ходайга иняля: “Эй, Ходай! Мин бу турыда äле ÿз илемдя булганда äйтмядем меней? Шуҥа кюря дя мин Фарсиска качырга телядем. Белдем мин, Син – игелекле äм арыулыклы, кюбтюземне äм кюбрахимне, жаза биреÿдян кызгана торган Алла.

3-4. Эй Ходай, казер жанымны алчы, минем öчöн ÿлем – жяшяÿдян жакшырак”. “Син миҥа чыннаб та нык ÿртялдеҥме?” диб äйтя Ходай.

5. Иона кала кабкасыннан чыга äм кала äлянясенен кöнчыгыш жагына килеб урыннаша, ÿзеня чардак короб анын кюляткясеня утыра äм кала башына ней буласын кöтя башлый.

6. Ходай Алла Ионанын öстöня кюляткя сала торган, анын кюҥелсезлектян арындырыу öчöн бер ÿсемнек ÿстеря. Иона бу ÿсемнеккя бик сöйöня.

7. Äммя икенче кöннö таҥ жарылганда Алла шулай итеб тöзöй, бер корт ÿсемнекне кимеря äм ул корой.

8. Кояш кютярелгяч, Алла эссе кöнчыгыш жиле жибяря. Кояш Иона башын пешеря башлый, ул äлсерей äм ÿзеня ÿлем сорый: “Миҥа ÿлем жяшяÿдян жакшырак”, дей.

9. Äм Алла Ионага äйтя: “ÿсемнек öчöн син шундый нык ÿкенясеҥ меней?” Ул äйтя: “Бик ÿкеням, ÿлясе килгянгя тикле”.

10-11. Шунда: “Син ÿзеҥ кöч куйыб ÿстермягян, бер тöндя ÿсеб чыккан äм бер тöндя жукка чыккан ÿсемнек турында кызганасыҥ да, äммя бöйöк кала Ниневиядяге уҥ кулыннан сул кулын, жакшылыкны жаманныктан айыра алмаган жöз жегерме меҥ кешене, кюб терлеклярне Мин ничек кызганмыйым? – диб äйтя Ходай.

фото moyhram.ru сайтыннан алынды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев