Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Геннадий Макаров: “Безнең тел һаман читтә кала бирә”

Геннадий Макаров: “Безнең тел һаман читтә кала бирә”

Керәшен теле темасына сөйләшүне дәвам итеп, Казан дәүләт консерваториясе доценты, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровка мөрәҗәгать иттек

— Иң беренче чиратта, керәшеннең туган теленең хәзерге хәлен ачыкларга кирәк. Беренчедән, ул аралашу функцияләрен саклый алган тере тел, әмма ул татар мәктәбе һәм әдәби татар теленең көчле йогынтысы аша үткән. Икенчедән, ул заманында үзенә хас язма нормалары булган әдәби тел. Бу әдәби телдә иман китапларын хәзерге көндә дә укыйбыз, кулланабыз; бу телдә ХХ йөз башында газета-журналлар чыккан, тәрҗемәләр, шигъри, әдәби әсәрләр дөнья күргән, бу телдә театрларда спектакльләр уйнаганнар. Керәшеннәр хәзер татар әдәби телендә сөйләшә, әмма элеккеге телләре дә бүгенге көндә кыйммәтлеген югалтмаган рухи мирас байлыгын тәшкил итә. Ул хәзер замандашларыбыз өчен этник үзаңнары өлкәсендә сакраль вазифа функцияләрен үти. Ул чиркәү-дин теле, һәм сәнгатьтә, сәхнәдә кулланыла торган, тарихи тамырларны өздермичә саклый торган изге тел.

Бүгенге Россиядә телләргә мөнәсәбәт мәсьәләсен карыйк. Телләр һәм диалектлар Россиядә бик күп, һәм дәүләт сәясәте аларның яшәешенә һәм үсешенә кискен каршы чыкмый. Шул ук вакытта, ярдәм итеп, күтәреп тә алмый. Дәүләтнең туган телләргә нейтраль мөнәсәбәте азчылык этник төркемнәрнең күңелен, әлбәттә, төшерә, патриотик хисләрне сүлпәнләндерә. Һәм, киресенчә, әгәр халык дәүләт тарафыннан үз телләренә яклау, саклау сагышларын күрә икән, аның патриотик хисләре арта. Шуңа күрә, тел мәсьәләсе ул дәүләт күләмендәге бик зур һәм җитди проблема.

Керәшеннәрнең иске теле вакыты узды инде, дип, бу мираска нокта куярга ярамый. Чөнки кешенең эчке күңеле шул мираска, сәнгатькә шактый нык бәйләнгән. Барча телләрне бер, яисә ике телгә генә кайтарып калдырсак та дөрес булмас иде. Бүгенге дөньяда телләр арасында көчле конкуренция, көрәш бара, һәм без моны ачык күрәбез. Күп телләр тарихи сәхнәдән төшеп югалалар. Татар теле дә хәзер авыр хәлдә. Аны ныгытыр өчен, “әйдәгез, керәшеннәр, татар телен булса да саклап калыйк, бетәбез бит, без бергә көчлерәк”, дип, әдәби телне генә кайгырту сизелә. Ә үзебезнеке һаман читтә кала бирә. Кимү ягына таба баручы русларның да үз идеологиясен алга сөрүе ачык күренә: чуваш, мари, мордва, удмуртларны һәм башка азчылыкларны да руслаштырып, рус мәдәниятен ныгытырга омтылалар. Бу идеологиягә дәүләт тә каршы килми. Менә шушындый шартларда без, керәшеннәр, нишләргә тиеш соң?

Халыкны язма сәнгать телебез белән таныштырып бару - дәүләткүләм кирәкле чара дип саныйм. Чөнки патриотик хисләр буш урында тумый. Россиядә яшибез икән, без үз илебезне якларга да тиешбез. Керәшен теленә уңай караш тудырсак, халык та үзенең бу илгә кирәклеген тоячак.

Без татар, рус теленә каршы түгел, тик үз мирасыбызны да саклап калырга омтылабыз. Мондый гамәлнең башлангычлары да бар инде. Төрле фестивальләрдә конкурсантлар алдында үз төбәге сөйләшен куллану таләбен куябыз, халык телен сәхнә аша пропагандаларга тырышабыз. Газета да бу эшне үз битләрендә матур гына алып бара. Кайберләр моны “Бу гомум татар мирасы, без бит бергә”, дип күрсәтеп, шуның белән керәшенне үз араларында эретергә, дәрәҗәсен киметергә омтыла. Керәшеннәрнең мәдәнияте ул гомум Россия халыкларының мирасы да, дип өстәргә кирәк.

Без үзебезне, мәдәни йөзебезне, мирасыбызны, үзенчәлекләребезне саклый ала торган халык. Шулай дип исәпләргә нигезебез бар. Беркемгә карамый, үзлегебезне борынгы киемнәребез, йолаларыбыз, җырларыбыз, музыка коралларыбыз, телебез аша күрсәтәбез, һәм аларны сакларга омтылабыз.

Людмила Белоусова сөйләште

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев