Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Думбырада башкару сәнгатенең музыкаль стилен өйрәнү

Милли уен кораллары хакында

Керәшеннәрнең мирасындагы иске көйләрне тәңгәл итеп борынгы думбырада башкару өчен башта аларның нигезләрен өйрәнеп белү шарты бар. Башка зур кыенлыклар да юк түгел. Беренче чиратта, бу көйләрнең яңгырашлы язмалары булмавы. Шуңа күрә ретроспектив анализ аша думбырада башкару алымнарын тергезү юлын куллану чарасы гына кала. Димәк, үтеп киткән традицияләрне яңартсак та, алар инде икенчел сыйфат статусын гына алалар шул. Алдагы саннарда думбыра турында тарихи һәм этнографик мәгълүматлар китерелде. Сәнгатебезнең мәдәни-тарихи усеш поэзияләренә таянып анализланган нәтиҗәләр дә тәкъдим ителде.

Борынгы керәшен думбырасын тергезү юлының иң гади юлы - ул хәзерге заман рус халык балалайкасы сәнгатен автоматик рәвештә керәшеннәрнең традицион мәдәнияте күренеше итеп игълан итү һәм керәшеннәрнең думбыра көйләрен башкару алымнары вариантлары итеп аларны гади балалайка позициясеннән чыгып тикшерү була алыр иде. Билгеле ки, фабрикада эшләнгән балалайкаларны керәшеннәрнең музыкаль көнкүрешендә еш очратып була. Яисә, киресенчә, керәшен думбырасын казак-кыргызларның думбыра сәнгате күзлеге аша гына фикер йөртү дә эшне ялган гадилеккә этәрер иде. Әлбәттә, мондый юл керәшен һәм, гомүмән, Урта Идел буе халыклары думбырасының реаль тарихи үсеше гамәлиятен үзгәртергә һәм гадиләштерүгә китерер иде.

Һичшиксез, керәшеннәрдә сакланган борынгы көйләрне үз заманында сарык эчәгесеннән яисә балавызланган тегәрҗептән эшләнгән ике кыллы классик төрки думбырада башкарылган дип фараз итеп була. Яңа вакыт дәверенә хас әсәрләрне исә (такмаклар, русчага тартым кыска көйләр), русларның ХIХ йөз азагы ХХ йөз башына хас балалайкага охшаган, тимер яисә эчәгедән эшләнгән өч кыллы думбыраларда башкарганнар.

Кыллы уен коралларының төп һәм хәлиткеч параметрлары аларның мензуралары белән, ягъни яңгырашта катнашкан кыл озынлыгы һәм гриф үлчәмнәре белән бәйле. Керәшен думбыралары буенча җыелган этнографик материаллар белән танышу күрсәтә ки, элекке заманда үз куллары белән ясалган думбыраларның тотка озынлыклары, кагыйдә буларак, фабрикада эшләнелгән балалайкаларныкыннан озынрак булган. Ул думбыраларның гомуми озынлыклары 70-75 см чамасында булып, алар башка төрки халыкларның думбыралары һәм борынгы рус домраларының үлчәмнәренә якын булган.

Думбырада башкару алымнарын өйрәнү өчен безнең тарафтан тәҗрибә-сынау максаты белән көрәксыман корпуслы һәм озынрак саплы, чама белән мензуралары иске керәшен думбыраларныкына туры килгән берничә уен коралы ясаган идек.

Иске гадәттәге думбыра корпусы калыпларын, кыл тавышының уңай күрсәткечләрен табу тәҗрибәләре керәшеннәрнең өлкән буын вәкилләре белән киңәшләшү ярдәмендә инде башланды һәм бүгенге көнгәчә дәвам ителә. Мәсәлән, минем беренче киңәшчем һәм тәнкыйтьчем Югары Баграж авылы тумасы, 1906 елда туган, минем җырак әбием Елизарова Татьяна Әндрей кызы булды. Тимер кыллы думбыра яңгырашы аның тарафыннан һич тә кабул ителмәде. Күп кенә белгән кешеләр сөйләгәнчә, балавызлаган тегәржептән яисә ефәк җептән тартылган кыллар уйналганда, шулай ук сарык эчәгеннән ясалган кыллар урынына 0,6-1 мм калынлыктагы капрон кыллар тарттырылган чакта, аларның тавышы элекке думбыраларга, аларның йомшак яңгырашына якын була ала. Фәкать шундый яңгыраш кына уңай кабул ителде дә.

Элекке заманда думбыра гәүдәсенең бер генә конкрет калыпта булганлыгын тәгаенләү мөмкин булмады, чөнки думбыра калыбының вариантлары турында җыелган мәгълүматлар аларның күп төрле булганлыкларын раслады гына. Ул төрләр, нигездә, озынча түгәрәк кысалы, көрәксыман кысалы һәм өчпочмак кысалы калыпларга кайтып калалар. Шулай итеп, кораллар ясау тәҗрибәсе аларның калыбын, кыл тавышы тембрларын барлау мөмкинлеген бирде. Болар исә, керәшен думбырасында сугу, чиртү кебек халыкта бүгенге көнгәчә балалайка уйнауда сакланган борынгы алым атамаларын һәм алымнарын яңа күзлектән чыгып кабул итү, тою; алар өстеннән билгесезлек пәрдәләрен күтәрү, борынгы уйнау алымнарын реконструкцияләү, яңадан тергезү юлларын ача төште.

Магнитофонга язып алынган һәм авыл халкы сүзләре буенча элекке заманда думбыра озатылышы белән башкарылган керәшен көйләре үзләренең музыкаль-стилистик параметрлары белән гадәти халык көйләреннән аерылмыйлар. Керәшеннәрнең «думбыра көйләрен» берничә төркемгә аерырга була, шулардан: а) әйтмешле, лирик җырлар, б) бәетләр, в) такмаклар, г) биюләр.

Йомгаклап шуны әйтеп була: керәшеннәрнең узган ике йөз ел эчендәге думбыра-балалайка тра-дицияләренең үзгәреше керәшен мәдәнияте сыйфатларының үсеш юлын ачык чагылдыра. Ул башлыча төрки-нугай думбыра сәнгате белән якыннан чагыштырырлык хәләтеннән, аның эшләнеш, башкару элементларының акрынлап рус мәдәниятенә хас балалайка сәнгатенә якынлашу процессын күрсәтә һәм бүгенге көнгә ул традицияләр инде бөтенләйгә юкка чыгуга таба барганын да куреп була. Шулар белән бергә, югала барган традицияләрне кире кайтару тенденциясен дә күреп була, иске этник сәнгатькә хас думбыра сәнгатен сәхнә аркылы тергезү теләге дә көчәеп бара.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев