Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

Читкә киткән угыл турында хикәя

Читкә киткән угыл турында хикәя

Библия сюжетыннан

Борон заманда бер бай жяшягян
Иерусалим дигян калада.
Балаларына бай бик сӧйӧнгян,
Ике улы да ӱcеб буй житкян.

Беркӧннӧ ӓйткян кече баласы:
«Бюлеб бир, ӓтей, минем ӧлӧшнӧ».
Тыҥнаган ата сюзен улынын,
Тигезляб бюлгян барлык байлыгын.

Биргян ӧлӧшӧн ике улга да,
Ӱбкялятмягян кече улын да.
Кечесе ӧйдян малын абчыккан,
Китеб чит илгя жяшей башлаган.

Улы байлыгын бик тиз туздырган,
Ата исемен улы таптаган,
Рахят жяшейм, диб, жазыкка кергян,
Жазыклы жулда азыныб жӧргян.

Ходайдан чигеб, жаманнык алган,
Ӱзеннян-ӱзе жазыкны сӧйгян:
«Жактыдан артык караҥгы телим,
Арыулык биргян берней телямим.

Зур кайгы миҥа, зур жазыклыга,
Арыу ӓмялем ич булмаганга!
Ходай алдына ничек барыйым,
Изгеляр белян ничек торыйым?

Ӓтейгя кайтыб мин башырыйым
Ӓм дя, ӱкенеб, мин жалбарыйым:
«Ӓтейем, аҥна ӓйткян сюземне,
Жазыкларым кюб, кичче ӱземне».

Ӱкенгян кюҥлен кюргяч улынын,
Атасы алган кайткан баласын.
Кюз жяше белян ӓйткян атасы:
«Бар жызыгыҥны алыб жолорым».

Олы улына ӓйткян атасы:
«Кече энен ул, кире какмамын!»

Фото: regnum.ru

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев