Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Блог

«Бячлей ӓтей шкулы»

1929 җылда "Киҥяш" газитынын № 22 (225) санында басылган язма.

Баштук исемем ӓйтейем ӓле сезгя: мин – Дануш атлы кеше, Жармалай малайы, Имян-Кискянеке булам. Укырга мин бик жяштян жӧрӧй башладым. Ӓтейляр без жяш чакта бик татарсымаклар ыйы. Мосолманга да чыгар-чыкмас кына калдылар. Мине укырга бирмясяляр, чистый мосолман булыб беткян кешеляр эйе. Сӧйгян иптяшем Миҥнеш укырга жӧрӧй башлагач, ӓтейляргя ӓйтеб караган ыйым:

– Ӓтей! Миҥнеш укырга тӧшкян, бик матур княгя алыб кайткан: кызыл тышлы… Букбар княгясе… дидем. Ӓней кӧля башлады. Аҥар караб, абтыраб, ӓтей дя кӧля. Мин дя кӧлям. Ӓнейнен ник кӧлгянен ӱзем дя белмейем.

– Букбар княгясендя жюнне нястя жук анда, улым, шуҥа кюря дя «букбар» кушканнар аҥар. «Арба, чана, кязя, чаба» дидей укый бер кӧн Чтапан Ибаны. Жук, улым: Миҥнеш жӧрся жӧрсен, син жӧрмяссеҥ: баба-ӓбейеҥ риза булмаслар сине укырга жӧртсяк, диде ӓней.

Безнен жортта ӓней командир эйе. Ӓтей жыуаш эйе, ӓней сюзеннян чыкмый торган ыйы. Бабай белян ӓбей, кюрямсеҥ, татарсымак булганнар. Кюбтян ӱлгян булсалар да, мин урыс укуы укыганга риза булмаслар, имеш. Минем бабай-ӓбей ризалыгында ич жомошом жук, – жылый башладым.

– Э-хе.. Миҥнешнеҥ кызыл тышлы княгясе бар, минем иптяшем дя жук инде, – диб жылыйым.

– Жылама, улым, жылама. Иптяш бютян дя табылыр. – Ӓня Микулай Рамазаны белян уйнарсыҥ. Укырга жӧрсяҥ бай бумассыҥ: бабай-ӓбейеҥ бяхиллегеннян коро калырсыҥ, – диде ӓтей дя.

Икенче кӧнно иртя белян Миҥнешкя эяреб укырга тӧштӧм дя, кызыл тышлы букварь, кара такта, сары кагазлы грипел алыб мендем дя! Ӓтей белян ӓнейнеҥ исляре китте.

– Ай, Алла!.. Меня качкын! Без сине Оло тауда шыуа торгандыр диб уйлыйбыз тагы: ник тӧштӧҥ? Киафыр! Бар тӧшӧрӧб бир кире букбарыҥны! – диб кычкыра ӓтей. Мин тагы жылыйым. Шкулда миҥа бик ӓйбят тейде. Кюҥелле: иман жырлыйлар, уйнарга чыгаралар, кыҥгырау чылтыратыб керергя кушалар… Кӧн ӱткяне тойолмады да.

Мин жылаудан туктаб, пешкян бяряҥге ашаб, Оло тауга шыуарга чыгыб киткяч, ӓней белян ӓтей жяш бабайны киҥяшкя чакырганнар: нишлятясе, укытасымы мине, жукмы.

– Энем, килен! Жӧрсӧн. Укысын шунда букбарын. Укыр-укыр да туяр. Жазмыштан узмыш булмас. Укысы килмяся, сез кыусагыз да бармас. Укысын. Укыгын кешеляр дя пуп булмый. Ӓня Сайфулла: учителлеген ташлады да казер старшина булыб жӧрӧй. Катыны намаз укый, ураза тота… Шундый киҥяш биргян жяш бабай. Шуннан мин укыучы булдым. Ауыл шкулын бетереб «Бячлей ӓтей шкулына» да кердем. Бячлей ӓтей шкулына да ызгыш-талаш белян геня жибярделяр. Аны да рятляберяк ӓйтеб бирейем ӓле. Укырга мин бик оста булдым. Икзамен ӓйткяндя «Кодай иманы» ничягя бюленгяннярен, «Утче наш»ны жаҥгышмый ӓйтеб бирдем. Тик задачыны гына эшлей алмадым. Ӓлля ниткян «бассейн, три труба» дидей бетергян эйе шунда. Бик усал инспиктыр ӓйттерде. Раман дядяйнен (учителнен) мине Бячлей ӓтей шкулына бик жибярясе киля. Минем дя бик барасым киля.  Казанда укысы бит, Казанда!..

Ахры Раман дядяй жиҥде: алдаштырыб-чалгаштырыб мине Казанга жибярергя  ӓтей-ӓнейне кюндерде.

II.

Август айынын актык кӧнняре. Урак беткян, кӧлтя беткян. Сабан ашлыгы суга калык. Иртягя Казанга чыгасы. Раман дядяй мине Ӓляксейне, Ӓндрейне ӱзе белян, ӱз атына утыртыб алыб бара. Иртяге кӧн кайчан тыуар икян – шул хатле Казанны кюрясе киля! Иртягясен иртюк минем колакка сулкылдаган тауыш эшетеля:

– Улым… Улым.. Тор, бябекяйем, тор… Эй, жоко бик киля. Эшетмягянгя салынам: тагы ӓзеряк жоклатырлардыр кюк тея.

–  Тор, бябейем, тор! Раман дядяҥ килеб житмясен, – Казанга барасыҥ бит, балакайым…

Казан дигян сюзне эшетеӱ белян сикереб торган ыйым, меня ӓней сулык-сулык жылый. Ӓтей ӧйдя жук. Тютей дя жылый. Жӧрягем шыу итеб китте.

Öстялдя чара-табак белян эссе бутка тора. Жакшылаб шымарткан, уртасында чокорлаб май салган. Тары буткасы – бу да кюз алдында тора. Ӓней белян тютей жылыйлар да жылыйлар. Ник жылыйсыз диб сорамыйым: мине эжялляб жылаганнарын тоям. Раман дядя дя килеб житте. Ӓтей дя анын белян.

– Ник жылыйсыҥ, Пикла тютей?

Эй, Раман!.. Сигез айга китя бит… Ӓлля бар гумер, ӓлля жук гумер…

– Тукта ӓле, Пикла тютей, жылама: Данушыҥны алмыйчын кайтарыб жибярсяляр, меня шул чакта жыларсыҥ, – дей Раман дядяй.

– Жук, алырлар, – дей ӓней: бик ӓйбят тӧш кюрдем, дей. Ул арада ӓней жылауыннан туктады да.

– Бӧгӧнгӧ иртянге тӧшӧмдя, бик чиста салкын чишмя икян, дим. Чишмя буйында кечкеня геня пичкя жата. Эй, безнен пичкядер ӓле бу, дим. Пичкяне алам да сыу  тулсын диб чишмянен шарлама жиреня алыб куям. Пичкя эченя челтеряб сыу ага башлады… Белемнек чишмясе бу. Раман, иш-алла, Данушны алырлар, – дей.

III

 Ӓнейнен тӧшӧ рас булды: мине Бячлей ӓтей шкулына алдылар. Бячлей ӓтей икзаминны ӱзе ӓйттерде. Бяхетемя тагын ук «Кодай иманын» сорады. Раман дядяйне озатканда мин бик жылаб калдым.

Укыу башланмаган ӓле. Малайлар барда ишек алдында бачкыч тӧбӧндя жыйылганнар. Таш-пулат эченнян уйын тауышы киля. Шул катле моҥно, шул катле матур уйный. Сузыб, сузыб кына уйный. Минем анын ише уйынны ич эшеткянем жук. Гармун дисяҥ гармун тюгел… ӓлля нейдей уйын. Ӱзяклярне дя ӧзя инде: тагы жыласыларым киля. Жыламыйчы начылый тюздем.

– Нейдей уйын у-ул?.. диб сорады бер малай бютяннярдян.

– Физгармония… Тимофей Егорыч уйный, – диб аҥнатты бер иске укыучы. Шулай диде дя, – Си-не данный-бы-ы-з… диб, фисгармонияга кушылыб нечкя геня тауыш белян жырлый да башлады.

Анын тауышы жӧрягемне жарды. Кюзляремнян жяшлярем герляӱек кюк ага башлады: ӓней белян ӓтей, тютей белян кечкеня сеҥнем Миҥ-Сылыу исемя тӧштӧ. Раман дядяй артыннан чыгыб жӧгӧрӧрлӧк булдым.

Алай да фисгармония тауышы бетте. Ӓзеряк торгач ишектян Тимофей Егорыч килеб чыкты да, бачкычтан тӧшӧб, безнен жаннан ӱтеб китте. Бар малайлар да бюрек салыб башырышыб калдылар. Чыктык кабка тӧбӧня. Эскямиягя тезелешеб утырдык. Узган-барганны караб утырабыз. Кюҥел аман бик бойок. Жамансы. Меня бер малай, курыккан тауыш белян, – Гурий киля, Гурий киля! – диде. Ул арада кабкадан ӧстӧня соро пустау кейем кейгян бер малай килеб чыкты. Кара гына тӧслӧ, 10–11-дяге малай. Безнен жанга килде дя туктады.

Ну-ка, Гуря, поздравь-ка новичков с приездом! – диде мыҥар бер иске укыучы. Анын шулай дейеӱеня, меня теге малай берян-берян жаҥакларыбызга чат-чӧт чалтырата башлады. Миҥа да эляктерде берне. Кюздян утлар кюренде, дурак!..

Д. Жармалаев

    

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев